Язмалар дата буенча җыелган: Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Авыл хуҗалыгына ярдәм итү йөзеннән узган ел федераль үзәк Татарстанга 12 миллиард сум акча бүлеп биргән. Россия төбәкләренең берсе дә мондый саллы күрсәткеч белән мактана алмый.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • "...Чөнки Конституция хатын-кызларга сәламәтлекләренә зыян китерә торган авыр һәм шакшы эшләр башкаруны тыя". 1 февральдә  "Казан" милли мәдәни үзәгендә уздырылган "түгәрәк өстәл"дә Иран Ислам республикасының хатын-кызлар һәм гаилә мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Сәдигә ханым Хәҗази әнә шулай дип сөйләде.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Федераль космос агентлыгы (Роскосмос) һәм Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге космонавт булырга теләүчеләрнең яңа төркемен җыя.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә. Россия башкаласында. Президент ил икътисадының киләчәге, нефть, авыл хуҗалыгы тармагына бәйле утырышларда катнаша.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Безнең гәҗит Коррупция тирән Россия вице-премьеры Виктор Зубков, узган ел канунсыз рәвештә илдән читкә чыгарылган акчалар триллион сумнан да ким түгел, дип белдергән. «Вести недели» телетапшыруында Зубков шикле акчаларның 75 %ка якыны Латвия һәм Кыпрыска китүен әйткән. Башка илләрдән ул Британия, Швеция, Франция һәм Гонгконгны атаган. Әлеге «юылган» акчаларның бер өлеше Россиядә әйләнештә икәнлеген дә әйткән. Зубков финанс алдашуларына каршы эшче төркемнең башлыгы буларак, канун бозуда шикләнелгән ширкәтләрнең исемнәрен февраль уртасында игълан итәргә вәгъдә биргән. Сабан туе җитә Өченче Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәндә үтәчәк. Бөтенрусия тат

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Зәй офыклары Наркотикка үрелгәнче – уйла Узган ел Зәй районында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кузгаткан наркотиклар белән бәйле 17 җинаять эшенең 16сы ясалма наркотик әзерләү һәм аны саклауга кагыла. Әлеге җинаятьләрне ачу барышында 1616 грамм төрле наркотик матдә табып алынган. Алдагы ел белән чагыштырганда, табылган наркотиклар күләме шактый артык (2010 елда 771 грамм булган). 2011 елның көзендә бер авылда участок инспекторлары ташландык фермалар артында ниндидер кыргый үлән җыючы ике ир-егетне тоткарлый. Участок инспекторлары бирегә әлеге үләннең киндергә охшавы һәм алар тирәсендә таныш булмаган кешеләр кайнашуы турында хәбәр алгач килә. Тиз арада аны ачыклау эшенә керешелә. Экспе

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • 4 февраль көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында күптән инде матур традициягә әверелгән «Алтын башмакчык» бәйгесе үткәреләчәк.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • “Рубин”да бернинди отставка булмаячак. Баш тренер Корбан Бәрдыев белән клуб президенты Дмитрий Самаренки әнә шулай дип белдерде.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • Бүгенге көндә республикада 9,5 мең наркомания белән авыручы һәм 7 меңнән артык наркотик кулланучы исәпләнә. Наркомания юлына кереп китүчеләр саны һәр көнне 6 кешегә арта. Әлеге мәгълүмат Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең коллегия утырышында хәбәр ителде.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012
  • 3-23 февраль көннәрендә Оман Солтанатлыгың Маскат шәһәрендә Халыкара һөнәрчеләр фестивале уздырыла. Әлеге зур проектта быел беренче тапкыр Татарстан һөнәрчеләре дә катнашачак.

    Пәнҗешәмбе, 02 Февраль 2012

Яңалыклар

СОРАШТЫРУ

Чаллыда фонтанда ток сугудан башка малайны коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковка орден бирү кирәкме?

Блоглар

Архив

« February 2012 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29