Язмалар дата буенча җыелган: Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Татарстанны чит ил эшмәкәрләре таный башлаган. Моңа Швейцариянең Давос шәһәрендә узган икътисади форум да дәлил. Хәзер чит илдә Мәскәү, Петербургны гына түгел, Казанны да беләләр.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • фото - prav.tatarstan.ru

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Халыкка мәгълүматны җиткерүдә объективлык һәм һөнәри осталык мөһим, дип саный Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Мәгълүмат чаралары тармагының эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышында ул журналистларны бергә эшләргә чакырды.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Бөгелмә авазы Торак төзелә – шәһәр яңара 27 гыйнварда Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның чыгышыннан күренгәнчә, узган елгы йомгакларга караганда, республикада сафка бастырылган торак күләме буенча, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышып, Россия күләмендә дүртенче урын алган. 26 гыйнварга торак төзелешенең еллык планы 6 процентка үтәлеп, 137,3 мең квадрат метр өлгертелгән. Шуның 42,4 мең квадрат метры – социаль ипотека программасына, 45 мең квадрат метрга якыны – күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 50 мең квадрат метры азкатлы төзелеш

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • “Телебез - иң авырткан җиребез” дип зарланучы халык шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин мең мәртәбә хаклы булып чыкты. Еллар узган саен ул авырту көчәя, телнең сызлавы бугазга төер булып утыра, күкрәк куышлыгына төшеп, йөрәкне сызлата.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Федор Шаляпин исемендәге чираттагы халыкара опера фестивале ачыла. Казанда утызынчы тапкыр уздырылучы әлеге фестиваль опера сәнгате дөньясында зур вакыйгалардан санала.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Татарстан яшьләре Янчыгыбызны җиңеләйтмәкчеләр РФ финанс министры Антон Силуанов Россиядә тере акчалар йөртүне бетерү турында закон проекты эшләнергә мөмкин дип белдергән. “Безнең илдәге гомуми акчаның 25 проценты хәзер тере акча рәвешендә йөри. Алга киткән илләрдә бу күрсәткеч нибары 7 процент тирәсе генә”, – дигән ул. Аның сүзләренә караганда, казнага салымнарның тиешенчә җыелып бетмәвенең төп сәбәбе дә шунда икән. “Әгәр бөтен эре сатып алулар, бөтен хезмәт хаклары банк карталары аша гына башкарылса, салымнарны без тулысы белән җыя алыр идек”, – дип өстәгән министр. Тере акчаны пластикка алыштыруда экспертлар да, белгечләр дә бернинди начарлын күрмиләр.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • “Рубин”ның баш тренеры командадан китмәде. Дөрес, моңа кадәр ябык команда булып саналган коллективтан төрле имеш-мимешләр чыгуы юкка түгел сыман.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012
  • Мөселман радиосы – традицион ислам кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның, экстремизмга һәм террорлыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы. Моннан тыш ул халыкка Ислам турында дөрес мәгълүмат җиткерү өчен бик мөһим диелә isxak.ru сайтында.

    Чәршәмбе, 01 Февраль 2012

Яңалыклар

СОРАШТЫРУ

Чаллыда фонтанда ток сугудан башка малайны коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковка орден бирү кирәкме?

Блоглар

Архив

« February 2012 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29