Матбугат күзәтүе

  • Ватаным Татарстан Армия пионер лагере кебек? 15 май көнне республикадан 150 егетне армиягә озаттылар. Махсус эшелонга утырып, алар Ерак Көнчыгышка юл тотты. Шул уңайдан Татарстан Хәрби Комиссариатының җыелу пунктында “ачык ишекләр көне” узды. Хәрби Комиссариатның җыелу пунктында “ачык ишекләр көне” чакырылыш саен уздырыла. Анда иҗтимагый оешма вәкилләре генә түгел, армиягә китәсе егетләрнең әти-әниләрен дә чакыралар. Әйтергә кирәк, алар күргәннәрдән канәгать. Бигрәк тә егетләрнең әтиләре гаҗәпкә кала. “Безнең вакытта мондый шартлар юк иде, – ди алар. – Хәзер пионер лагере кебек икән бит”. Башкалар алдында сер дә бирергә теләмиләр. Барысының да

    Чәршәмбе, 16 Май 2012
  • Шәһри Казан Татарстанга - премия Татарстанга сәламәтлек саклауны үстерүдә иң яхшы күрсәткечләре өчен 600 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру кысаларында иң югары күрсәткечләргә ия булган төбәкләргә өстәмә акча бүлеп бирү тәкъдиме шушы көннәрдә генә Россия Хөкүмәте Президиумында РФнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикованың докладыннан соң хупланды. Төбәкләр арасында Татарстан беренчелекне алды. Акча бүлеп бирү өчен, төбәкләр түбәндәге критерийлар буенча билгеләнде: сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы; 2011 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, кече яшьтәгеләрнең үлем күрсәткече кимү

    Сишәмбе, 15 Май 2012
  • Апас Мегафермага нигез салына Апас районы Иске Әнәле белән Дүртиле авылы арасындагы кырда 10 май көнне 1200 баш сыерга исәпләнгән мегаферма төзү эшенә керештеләр. Төзү эшләрен Ижевск шәһәренең ООО “Сельстрой” оешмасы башкара. “Мондый күләмле, заманча төзелештә 80 кеше эшләячәк, аны көзгә тәмамлап, ноябрь аенда терлекләрне торакка кертәчәкбез. Безнең төп материал бетон булачак, аңардан нигезләр, силос траншеялары, су базлары һ. б.лар эшләнәчәк. Бу максатлардан тиздән бирегә бетон ясау заводы да урнаштырылачак”, – диде оешманың төзелеш эшләре директоры С.Кравченко. Район башлыгы Р.Заһидуллин тиздән бирегә асфальт юл салыначагын әйтте. Эш барышы белән танышу максат

    Сишәмбе, 15 Май 2012
  • Безнең гәҗит Яшен сугып үтергән Мәскәүдә яшен сугудан 25 яшьлек Казан кызы үлгән. Юлия Костюкның дус егете белән урамда йөргән һәм телефоннан сөйләшкән вакыты булган. Яшен кызның йөрәгенә эләккән һәм янбашыннан чыккан, дип хәбәр итәләр хастаханәдә. “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнне көтмичә егет кызны машинасына салып больницага алып киткән. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган, ул аңына да килмичә вафат булган. Шәһри Казан Кайсы динне сайларлар бит Быел мәктәпләргә кертеләчәк «Дин культурасы нигезләре һәм дөньяви этика» («Основы религиозных культур и светской этики») предметы хакында күптөрле фикерләр йөри, мәгълүмат алмашу бара. Ул Россия мәктәп

    Дүшәмбе, 14 Май 2012
  • Хезмәт даны (Кукмара районы) Кукмара үзәгендә - янгын 6 майда Кукмараның Ворошилов урамындагы 10нчы йортта янгын чыгып, ут ялкыны 626 квадрат метр мәйданга (түбә өлеше һәм бер фатир) зыян китерде, моннан тыш биредәге 44 фатир яшәү өчен вакытлыча яраксызга әйләнде. Ут икенче катта ялгыз яшәүче Равил Шакировның фатирында кичке сәгать 10 тулганда чыга. "Равил тәртипсезләнеп йөрүче кеше түгел, тәмәке дә тартмый. Эштән кайтып йоклаган булгандыр ул. Аның фатиры аша йорттагы ут чыбыклары бик күп үтә, алар бик тузган инде, ут шуннан чыккан булырга тиеш", - дип фаразлый биредә яшәүчеләр. Халык шундый фикердә булса да, янгынның нидән килеп чыкканын хәзергә тикшерү бара, Казаннан махсус экспе

    Дүшәмбе, 14 Май 2012
  • Вятка (Мамадыш районы) Табигатькә нетбуклар белән Икенче санлы лицей – электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика буенча да мастер-класслар, белем күтәрү курслары үткәрәләр. Узган җомгада “Мәктәп стеналарыннан чыгып уку” Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар. Нетбукларын күтәргән башлангыч сыйныф укучылары парталары артыннан паркка, урамга чыгып, пейзажлар төшерде. Түбән Новгородтан килгән супервайзер Наталья Кудимова районыбызның бер төркем укучылары һәм укытучыларының электрон белемен күтәрү өстендә эшләде. Әлеге

    Шимбә, 12 Май 2012
  • Ватаным Татарстан “Булгария” буенча тикшерү тәмам Россия Тикшерү комитеты “Булгария” теплоходы һәлакәте буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Комитетның Татарстандагы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 80 нән артык томнан торган эш материалларында гаепләнүчеләргә карата дәлилләр җитәрлек. Гаепләү теплоходның субарендаторы Светлана Инякина, “Россия елга регистры” идарәсенең Чулман участогы баш белгече Яков Ивашов, теплоход капитанының өлкән ярдәмчесе Рамил Хәмәтов, Ространснадзор Идел идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев һәм аның баш инспекторы Владислав Семеновка белдерелгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ әлеге кешеләрнең ялгыш гамәлләре аркасынд

    Шимбә, 12 Май 2012
  • Безнең гәҗит Госпиталь тарала 10 майда Казан шәһәрендәге хәрби госпиталь хезмәткәрләре митингка чыкты, чөнки бу госпиталь 2012 елның 1 июленнән таркатылачак. Бу митингта 200 кеше катнашты. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы госпиталь коллективын эшкә урнаштырырга вәгъдә итсә дә хезмәткәрләр моны проблемадан чыгу юлы дип санамый. Алар бу җирне саткан акча яңа госпиталь салдырырга җитәр иде дип исәпли. Пикетчылар 12 майга кадәр көн дә шулай җыелырга һәм Дәүләт Советы бинасы каршында басып торырга җыена. Икеле өчен асылынган? Җиңү көнендә Казанның Совет районындагы бистәләрнең берсендә 13 яшьлек малай асылынып үлгән. Әлеге эшне башкарганчы, ул этен ашатырга чыгуы турында әйткән. Күпмеде

    Җомга, 11 Май 2012
  • Кайбыч таңнары Ветеран өчен йорт төзиләр Кайбыч районындагы Бәрлебаш авылында зур төзелеш эше башланган.  Халык өчен бу бик тә сәер тоелган, чөнки яшьләр шәһәргә китү җаен карый, ә авылда өлкән яшьтәгеләр күбрәк. Бактың исә, монда авылның атаклы ветераны өчен йорт төзиләр икән. Төзелеш эшләре быел яз әле кар эрегәнче үк  башланып киткән. Хәзер анда су кертәсе, канализация үткәрәсе генә калган. Яңа йортта сугыш ветеранының улы Владимир Матренин яшәячәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бирегә килеп, төзелеш барышы белән даими кызыксынып тора. Кызы Нина, кияве, оныклары да булачак йортны күреп киткән. Өй туена Санкт-Петербургта яшәүче олы кызы да кайтырга җыена. Алар сугышта катнашк

    Җомга, 11 Май 2012
  • Шәһри Казан Казанның яр буе виллаларында кемнәр яши? Казан Кремленең төньягында Казансу тугаенда гаҗәеп матур «Яр буе сарайлары» («Дворцовая набережная») торак комплексы урнашкан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәһабәт бинасы шәһәрнең тарихи өлешенә караган бу кишәрлекнең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә. Торак комплекстагы йортлар проектында классика белән заманча стандартлар үзара оста яраклаштырылган. Диварлардагы кече архитектура – сыннар һәм бизәкләр озаклап хозур кылсаң да туйдырмый. Комплекс өч йортны берләштерә, Казансу ярларына кадәр зур территорияне бакча-сквер били. Биредә һәр тарафта зәвык һәм «аксөякләр» рухия

    Шимбә, 05 Май 2012
Страница 1 из 26

Яңалыклар

СОРАШТЫРУ

Чаллыда фонтанда ток сугудан башка малайны коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковка орден бирү кирәкме?

Блоглар

Архив

« May 2012 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31