Чәршәмбе, 22 Февраль 2012 13:30

Үзенә үзе банкир (Ватаным Татарстан)

Ватаным Татарстан

Үзенә үзе банкир
Быелның ике аенда ялган акча белән тотылу очраклары 157гә җиткән. Мәсәлән, бу көннәрдә генә башкаланың бер кибетендә ялган йөз сумлык белән түләгән ир-атны тоткарлаганнар. Тикшерү вакытында аның фатирында мондый акча җитештерү “цехы” барлыгы ачыкланган: гадәти принтерда бастырылган акчаны ир-ат рәссам осталыгы белән “җиренә җиткергән”. Тикшерүчеләр фикеренчә, җинаятьче әлеге эшчәнлеген 2005 елдан бирле алып барган.

“Юкны сөйләмәгез...”
Россиядә балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары артмаган. Россия Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов әнә шулай дип ышандыра. Соңгы арада илдә күпкатлы йорт түбәсеннән сикергән яки элмәккә менгән үсмерләр турындагы хәбәрләр бер-бер артлы килеп тора. Астахов әйтүенчә, бу үлүчеләр саны күплегеннән түгел, ә балигъ булмаганнарга карата игътибар арту нәтиҗәсе. Хәзер бу хакта күбрәк сөйлибез, күбрәк язабыз, дип тынычландырырга тырышкан ул. Кичә исә Новгород өлкәсендә яшәүче тагын бер 18 яшьлек егетнең тугызынчы кат тәрәзәсеннән сикерүе мәгълүм булган.


Безнең гәҗит

Зур Коръән



Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасларны торгызу фонды Гиннес рекордлар китабы комиссиясеннән «Гиннес дөнья рекордлары сертификаты»н алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Сертификатта әйтелгәнчә, дөньяда иң зур басма Коръән – Казанда. Изге китапның зурлыгы – метр ярымга ике метр, авырлыгы –800 килограмм.
Хәзерге вакытта ул Казанның Кол Шәриф мәчетендә саклана.

Метролар төрле



Казанда җир өсте метросы төзеләчәк. Ул җир асты метросына караганда күпкә арзанрак. Проект быел әзерләнә. Яңа линия Юдино, Дәрвишләр бистәләрен һәм тимер юл вокзалын тоташтырачак һәм булган тимер юлны файдаланачак.


Татар заманы

Фирдәвес Әхтәмова вафат



21 февраль көнне Татарстанның халык артисты Әхтәмова Фирдәвес Каюм кызы фани дөньядан 73 яшендә китте. Фирдәвес Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1996 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Хаҗия Биби роле белән танылу алган мәшһүр артистка, соңгы елларда кинода төшү белән популярлык казанды. Ул баш ролне башкарган «Бибинур» фильмы, һичшиксез, актрисаның иң югары баскычы. Әлеге фильм әле дә иң яхшы татар телендәге кино уңышы булып кала бирә.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 166 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 22 Февраль 2012 13:34

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)

Яңалыклар

СОРАШТЫРУ

Чаллыда фонтанда ток сугудан башка малайны коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковка орден бирү кирәкме?

Блоглар

Архив

« May 2012 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31