Message
  • Страница которую Вы запрашиваете не найдена! Ошибка # 404

Чәршәмбе, 22 Февраль 2012 13:12

Транспорт хезмәте күрсәтү тикшерелә (Сарман)

Сарман

Транспорт хезмәте күрсәтү тикшерелә
Узган атнада Сарман районы Советында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең торышына багышланган киңәшмә булган. Аңа райондагы транспорт оешмалары, юл хезмәте, автостанция, ЮХИДИ, мәгариф бүлеге, үзәк хастаханә, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре чакырылган.
Транспорт тармагында Федераль күзәтчелек идарәсенең ТР буенча Дәүләт автомобиль-юл күзәтчелеге идарәсе муниципаль берәмлекләрдә халыкка  транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыруның торышын ачыклау буенча тикшерүләр уздырып тора.  Ул “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның төп принциплары турында”гы 131нче Федераль законга нигезләнеп башкарыла. Киңәшмәдә катнашып, күзәтчелек идарәсенең Кама буе бүлеге начальнигы Анатолий Жаренков районда тикшерүләрнең 14 февральдән  башлануын, алар барышында пассажирлар йөртүне оештыруның торышы контрольләнәчәген, район территориясендә юл иминлеге анализланачагын белдергән. Гражданнардан да әлеге мәсьәләгә кагылышлы тәкъдим, сораулар кабул ителә.


Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне премьер-министр үзе котлаган
Әлмәттә Ватанны саклаучылар көне 21 февральдә билгеләп үтелгән. Илебез сагында торган, тыныч тормыш турында кайгыртучы асыл ир-атларыбызны бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та килгән.



Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез исеменнән теләкләрен җиткереп, 23 февральнең үзгә бәйрәм - көчлеләр һәм батырлар бәйрәме булуын ассызыклаган, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, "кайнар нокта"ларда катнашучыларның бүген дә алгы сафта булуын, җәмәгать эшендә актив катнашуларын, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур тырышлык куюларын билгеләп үткән. "Хәрби һөнәр вәкилләрен лаеклы тормыш белән тәэмин итү дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган төп кайгыртучанлыкның берсе. Ветераннарның, хәрбиләрнең тормыш һәм матди шартларын яхшырту өчен күп төрле программалар эшли, чаралар күрелә", - дигән Премьер-министр. Мисал өчен, республикада 15 меңнән артык ветеран яңа торак алган.
Илдар Халиков республика уңышлары белән дә таныштырып үткән. Билгеләп үтелгәнчә, узган ел Татарстанда беренче тапкыр халыкның табигый үсешенә ирешелгән. Тулай төбәк продукты 1 триллион 250 миллиард сумлык булган. Традицион рәвештә Әлмәт төбәге сәнәгате дә югары нәтиҗәләргә ирешә. 2011 ел йомгаклары буенча уздырылган рейтингта Әлмәт муниципаль районы күп күрсәткеч буенча беренче урында. Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә 8 миллиард сум акча җибәрелгән. Республикадагы 3 югары технологик үзәкнең берсе - Әлмәттә. Узган ел мәгариф үсешенә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да зур игътибар бирелде. "Бәләкәч" программасы буенча гына да республикада 12 мең яңа урын пәйда булды. Торак йортларга капиталь ремонт ясау да актив бара. Икенче ел инде авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту дәвам итә. (И.Апачаева)


Бөгелмә авазы

Тарифлар арта
Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә – җылылык, салкын, кайнар суга тарифлар артмый, июльгә кадәр узган ел дәрәҗәсендә кала дигәч, халык бераз җиңел сулап куйган иде. Әмма башта декабрь счет-фактуралары килгәч, кеше башын бер катырса, гыйнвар аенда килгәне дә беразга гына булса да тынычландыра алмады.



Узган елның 7 декабрь санында Бөгелмә муниципаль районы халкына күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә, ягъни торакны тотуга тарифлар турындагы рәсми хәбәр җиткерелгән булган. Анда, мәсәлән, агымдагы елның 1 июленнән салкын һәм кайнар су, җылылыкны үлчәү өчен куелган гомумйорт исәп-хисап приборларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга (фатирның гомуми мәйданына карап түләнә) бәяләрнең артмаячагын күрдек. Бүген сезгә фатирларыбызга килә торган салкын һәм кайнар су, җылылык бәясенең 1 июльдән,1 сентябрьдән күпме торачагы турында рәсми хәбәрне җиткерәләр.
2012 елның 1 июленнән салкын суның 1 куб метры – 27,35 сум (1 сентябрьдә үзгәрешсез кала), җылылыкның – 1440,34 сум/Гкал (1 сентябрьдән – 1500,67 сум/Гкал), кайнар суның 1 куб метры  – 107,49 сум, электр энергиясенең 1 кВт.сы – 2,57 сум, газның 1 куб метры исә 4,01 сум (соңгы ике күрсәткечтә 1 сентябрьдән үзгәреш булмый) тәшкил итәчәк.
Искәрмә. 2010 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, муниципаль берәмлекләр тарифлар билгеләү хокукын югалткан. Чөнки бәяләр куйганда төгәлсезлекләр җибәрә торган булганнар икән. Хәзер ул тарифларны ТР дәүләт комитеты билгели. Ә инде лифтны карау, йорт янын җыештыру кебек хезмәтләргә түләүләрне җыелыш вакытында торак йортларда яшәүчеләр үзләре билгеләргә тиеш (сез әле үзегез билгеләп куйдыгызмы?) (Ә.Зарипова)


Яңа тормыш

Традицияне дәвам итеп
Узган шимбәдә Спас район Мәдәният йортында уналтынчы тапкыр “Игелек кылу безнең хәлдән килә” дигән хәйрия марафоны үткәрелгән. Әлеге чара барышында 466 мең сумлап акча җыелган.



Марафон берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә Мәдәният йорты залының тулы булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Фойеда комиссия акча җыеп торды, “Чайка” балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, кул эше осталары, шул исәптән инвалидлар ясаган төрле әйберләр сату күргәзмәсе оештырылган. Моннан кергән акча шулай ук марафон счетын тулыландырган.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 152 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 22 Февраль 2012 13:20

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)

Яңалыклар

СОРАШТЫРУ

Чаллыда фонтанда ток сугудан башка малайны коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковка орден бирү кирәкме?

Блоглар

Архив

« May 2012 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31