Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов: 1917 елның 22 июле – татар тарихындагы мөһим даталарның берсе

2020 елда Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тула. Әмма аның оешуы 1920 ел белән генә башланмый, чишмә башы инкыйлабка кадәр барып тоташа. 1917 ел татарлар арасында дәүләтчелеккә карата булган карашларны өскә чыгара. Ул елда татар һәм мөселманнар өчен берничә төп вакыйга була. Алар белән Intertat.ru укучыларын тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов таныштырды.

news_top_970_100
Тарихчы Айрат Фәйзрахманов: 1917 елның 22 июле – татар тарихындагы мөһим даталарның берсе

1917 елның 22 июле – татар тарихындагы мөһим дата

 
1917 еллардагы төп вакыйгаларның берсе — Бөтенроссия мөселманнары съездлары. Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, алар булачак Татар автономиясен формалаштыруда зур роль уйный.

– Аларның беренчесе 1917 елның маенда Мәскәүдә уза. Халык территориаль автономияне булдыра ала дигән резолюция кабул ителә. Россия дәүләте, һичшиксез, федератив-демократик дәүләт булырга тиеш, дигән фикер яңгырый. Федератив дәүләт эчендә исә төрле автономияләр урнашырга тиеш була. Шул исәптән, Иделдә һәм Уралда яшәүче мөселман халыклары автономиясе дә.

Июль аенда Казанда тагын 2 съезд оештырыла – Бөтенроссия хәрбиләр съезды һәм Бөтенроссия дин әһелләре съезды.

Соңыннан алар бергәләшеп икенче Бөтенроссия мөселманнары съездын да үткәрә.

22 июльдә үткәрелгән бердәм утырышта милли-мәдәни автономия игълан ителә. Бу – безнең өчен бик зур дата һәм аны рәсми рәвештә бәйрәм даталарына кертәсе иде. Чөнки татар халкының хәзерге дәүләтчелек тарихы шул көнне башланып китә.

Милли мәҗлес – Идел-Урал мөселманнарының милли парламенты


    Милли-мәдәни мөхтәрият игълан ителгәч, 1917 елның 20 ноябрендә Милли мәҗлес җыела. Шуңа бәйле рәвештә, Идел-Урал мөселманнарының милли парламенты барлыкка килә, дияргә була, ди тарихчы Айрат әфәнде.

– Бу милләт формалашуга бик нык тәэсир иткән вакыйгалар. Чөнки 1917 елда татарлар аерым сәяси милләт буламы, әллә зур мөселман сәяси милләтенә керүче бер төркем генә булып калырмы икәне әле хәл ителмәгәнлеге мәгълүм.Съездларның үткәрелүен татарларның хәзерге дәүләтчелек тарихының башлануы дияргә мөмкин, – дип саный әңгәмәдәшебез.

Өлкәннәр курыкканда, яшьләр тәвәкәлли

Милли мәҗлес 1917 елның 20 ноябрендә үткәрелә. Аның рәисе итеп Садри Максуди (1878-1957) сайлана. Анда татар халкының күп кенә атаклы шәхесләре катнаша.

1917 елның башыннан алып бу вакыйгаларда зур рольне татар яшьләре уйный башлый. Әлеге исемлектә Ильяс Алкин (1895-1937), Галимҗан Шәрәф (1896-1950) бар. Алар җирле автономияне булдыруда зур көч куйган шәхесләр.

Өлкән буын — Садри Максуди, Гаяз Исхакый (1878-1954) татар халкының җирле автономияне булдырырга сәяси көче юк дигән фикердә булган һәм татарлар өчен, беренче чиратта, милли-мәдәни автономия кирәк, дигән.

Яшьләр исә милли-мәдәни автономия белән генә чикләнеп булмый, татар һәм мөселман халыкларына үзләренең җирле автоном республикалары кирәк, дип саный.

Милли мәҗлеснең беренче утырышыларыннан ук сүз татарларның үз хакимият органнарын булдыру хакында бара. Диния нәзарәте, финанс нәзарәте, милли хәзинә, ягъни казна һәм мәгариф органы барлыкка килә. Шулай ук, 1917 елда, Казан, Уфа губерналарында бик күп мөселман комитетлары булдырыла. Һәр өяздә, һәр шәһәрчектә мөселман комитетлары була. Әлеге комитетлар, үз чиратында, дәүләтчелекнең нигез ташы санала.

– Милли мәҗлеснең беренче көннәреннән үк Идел-Урал штаты хакында сүз алып барыла башлый. Штат – инглиз сүзенең калькасы, ягъни дәүләт дигәнне аңлата. Әмма Америкадагы штатларга охшаган дәүләти оешма хакында сүз бармый. Комиссия оештырыла, аның башында Галимҗан Шәрәф тора. Ул Идел-Урал штатының 5 төрле проектын булдыра һәм штатның төрле чикләрен билгели. Проектлар фәнни яктан да, статистик яктан да тирән уйланып ясала. Галимҗан Шәрәфка ул чакта 21 яшь, Ильяс Алкинга 22 яшь кенә була, – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Милли мәдәниятме, җирле автономияме?

Милли мәҗлес кысаларында ике фракция булдырыла. Аларның беренчесе төрекчеләр фракциясе. Алар күбрәк милли-мәдәни автономия хакында сүз алып бара. Аңа күбрәк өлкән буын вәкилләре керә.

Икенче фракциягә исә күбрәк яшьләр, социалистлар керә. Әлеге туфракчылар фракциясе җирле автономия хакында сүз йөртә.

Нәтиҗәдә, Галимҗан Шәрәфның бер проекты кабул ителә, ул үз эченә бик зур территорияне ала. Сүз татарлар хакында гына түгел, башкортлар, чуваш, мари, удмурт халкы хакында да бара. Әле милләтләрнең формалашкан чоры гына була һәм татарлар, башкортлар да искәрмә булмый.

Кабул ителгән проект Казан һәм Уфа губерналарын, Самара губернасының, Нократ губернасының берничә өязен эченә алган зур территория була.

Милли мәҗлеснең соңгы көннәрендә Казанда мөселман хәрбиләре съезды җыела. Аның башында Ильяс Алкин тора. Икенче Хәрби съезд Милли мәҗлестә булган тенденцияне дәвам иттерә.

– Гыйнвар ахры – февраль башында зур-зур бәхәсләр куба. Автономияне ничек тормышка ашырырга, нинди формада төзү хакында сөйләшүләр үткәрелә. Ул чакта Бөтенроссия күләмендә большевиклар төпләнә. Октябрь инкыйлабыннан соң аларның күпмегә килгәне әле мәгълүм булмый, – ди Айрат Фәйзрахманов.

Идел-Урал штатын игълан иткән очракта, нинди формада булуы хакында бәхәсләр куба. Ул парламент республикасы, яисә Советлар нигезендә формалашкан республика булырга тиешлеге мәгълүм. Галимҗан Шәрәф совет формасын яклый. Проект буларак Идел-Урал штаты советлар нигезендә формалашкан автономия булырга тиешлеге билгеле.

Икенче Хәрби съезд кысаларында большевиклар тарафыннан сул фракция барлыкка китерелә. Анда Мирсәет Солтангалиев яклы кешеләр исәпләнә. Бу — Идел-Урал штатына каршы булган көчләр. Чөнки аларның фикере бу съезда кабул ителми һәм алар икенче Хәрби съездан китәләр һәм сезнең карарларыгызны инкарь итәбез, аларны кабул итмибез, диләр.

Инкыйлабның кызган чагы: кулга алу, үтерүләр...

1918 елның 28 февралендә икенче Хәрби съезд Ильяс Алкин, аның белән булган кешеләр кулга алына һәм Идел-Урал Республикасы, кызганыч, игълан ителми. Шулай ук ул көнне атаклы шәхесләрнең берсе Гайнан Вәисов (1878-1918) үтерелә.

– 1918 елның 28 феврален инкыйлаби вакыйгаларның иң югары ноктасы, дип әйтергә була. Шул вакытта гражданнар сугышы башланып китәр иде, әмма кулга алынган кешеләр, мөселман частьләре әгъзалары гражданнар сугышы өчен бер сәбәп булырга теләми һәм тыныч тактикага нигезләнә. Алар Казанның Иске бистәсендә штабларын булдыра, Идел-Урал штатын игълан итәләр, әмма ачык көрәшкә керми, – дигән фикердә Айрат Фәйзрахманов.

1918 елның мартында Казанда ике хакимият органы була. Татар бистәләрендә Идел-Урал штатын игълан иткән көчләр урнаша, Казанның башка өлешендә әлеге республиканы танымаучы большевиклар хакимлек итә.

Март азагында бу көчләр Петроградтан килгән матрослар тарафыннан куыла һәм Идел-Урал штаты гамәлгә ашырылмый.

Большевиклар март аенда Татар-башкорт Республисы төзү хакында үз проектларын тәкъдим итә. Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиевлар безнең милли мәнфәгатьләрне кире каккан диючеләр бар. Әмма алар идеалистик-коммунистик проект тәкъдим итүчеләр.

– Бу советлар формасына нигезләнгән республика булырга тиеш иде. Ул республика хакында хәтта үзәк газеталарның берсе “Правда”да язылган. Аны Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин имзалый. Гражданнар сугышы башлануга карамастан, 1918-1919 еллар дәвамында Татар-башкорт Республикасы хакында сүз алып барыла. Кызганыч, гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле рәвештә, бу идея тормышка ашырылмый. Гражданнар сугышы Идел-Урал территориясендә тәмамланганда да әлеге республика хакында да сүз була. Әмма 1919 ел азагында Татар-башкорт Республикасы төзелә алмый, аерым Татарстан, аерым Башкортстан Республикалары булырга тиеш, диелә, – ди А.Фәйзрахманов.

1920 елның маенда, Владимир Ленин тарафыннан имзалаган карарда сүз ТАССР хакында алып барыла. Әмма ул чорда да республиканың чикләре күрсәтелми: Уфа каласы, Бәләбәй өязләре бәлки, Татарстан территориясенә кергән булыр иде. Референдум булырга тиеш булса да, ул узмый кала. Ахыр чиктә, 1922 елда гына Татарстанның бүгенге чикләре билгеләнә, һәм татар өязләре булган кайбер территорияләр керми кала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100