Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милләт үз тарихын белергә тиеш: Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзелде

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Ата-бабаларыңны, нәсел тамырларын белү – татар халкында борынгыдан килгән матур гадәт. Ул нәсел җепләре торак пунктлар, авыл һәм шәһәрләр, табигать һәйкәлләре тарихлары белән тыгыз үрелеп бара. Шуңадырмы, нәсел җебен барларга керешүчеләр еш кына авыл тарихларын да өйрәнеп, җыелган мәгълүматларны туплап, киләчәк буынга җиткерергә тырыша.

news_top_970_100
Милләт үз тарихын белергә тиеш: Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзелде
Тамырларын белергә, татар тарихын торгызырга, өйрәнергә омтылучылар шушы көннәрдә Казанга I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтаена җыелды. Анда Россиянең  33 төбәгеннән 250 делегат катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган създның төп максаты – төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Россия күләмендәге берләшмәсен булдыру. Нәтиҗәдә, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, аның советы төзелде. 
 
Һәвәскәр тарихчылар Татарстан Фәннәр  академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашындагы “түгәрәк өстәл”ләрдә фикер алышты. "Дөнья тарихында Алтын Урда" китабын тәкъдим итү кичәсендә булды. 
 
– Төбәкчеләрне бергә җыю җиңел эш түгел, – ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков. – Съезд оештырганчы  берничә форум уздырдык. 2014 елда – Башкортстанда, 2015 һәм 2016 елларда – Казанда, 2016 елның көзендә Уфада төбәк тарихын өйрәнүчеләрне туплаган идек. Әлеге җыеннар вакытында төбәк тарихчыларының эш программасы тикшерелгән иде. Тарихчыларыбыз Россия төбәкләрендә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә очрашып, күрешеп тора. Менә шуларны хәзер Казанда очраштырып бердәм оешма төзү зарурияте туды, ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче җәмгыять булачак.
 

Илбашы фатихасы белән

  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникованың республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән татар төбәк тарихын өйрәнүчеләргә җиткергән сәламләү сүзләреннән күренгәнчә, төбәк җитәкчесе дә бу эшне хуплый.
 
"Төбәкне өйрәнүчеләр алып бара торган эшләр хәзерге тарихи яссылыкта аеруча зур әһәмияткә ия. Глобальләшү шартларында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, аларны киләсе буыннарга җиткерү мәсьәләләре - иң җитди проблемалар рәтендә. Россия киңлекләрендә меңләгән татар авылы урнашкан. Һәрберсе тирән тарихка ия, үзләренең мәшһүр затлары һәм аларның кылган гамәлләре белән танылган. Кая гына барып урнашмасын, халкыбыз һәр җирлектә төпле, нык тормыш  кора белүе, милли үзенчәлекләренә тугры булуы белән аерылып торган. Авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәте бүген көчле дулкын булып күтәрелде. Бу - чорыбызның бик матур күренеше. Әлеге эзләнүләр татарлар тарихын баета, тулыландыра. Аерым милләттәшләребезнең нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү дә матур күренеш. Безнең бүгенге гамәлләребез иртәгә тарих булып калачак. Аларны яңа буыннар кызыксынып өйрәнер. Шул рәвешле, татар тарихы чылбыры да беркайчан өзелмәс дип өметләнәм", – диелә Президент мөрәҗәгатендә. 

Чыганаклар бик аз

  Свердловск өлкәсеннән корылтайга килгән Илдус Хуҗин “Татар тарихы. Альтернатив караш” дигән китап язган. 
 
– Тарих белән күптәннән кызыксынам. 15 ел дәвамында мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укыттым. Татар тарихы мифка әйләндерелгән, уйлап чыгарылган. Шуны аңладым: татар тарихы бөтенләй андый түгел. Менә шул мифны юкка чыгарасым килеп, китап яздым. Безнең якта татар авыллары бик күп. Әмма аларны өйрәнүчеләр бик аз, чөнки чыганаклар юк дәрәҗәсендә, – ди Илдус Хуҗин. 
 
“Минем халкымның үлмәс тамырлары” дигән китап авторы Мәдинә Ракунова исә – Чиләбе өлкәсеннән делегат. 
 
– Рус телендә язылса да, мин китапка татарча шигырьләр, җырлар, такмаклар да керттем. Китапка 10 ел чамасы мәгълүмат тупладым. Безнең авыл элек чеп-чи татар авылы булган. 1915 елда чуен юлы үткән, 1924 елда район үзәгенә әверелгән. Шуңа да анда күпләп руслар күчеп килгән. Хәзер авыл халкының биштән берен генә татарлар тәшкил итә. Алар безнең тарихыбызга салкын карашта, татарларның монда килеп урнашуын, авылга нигез салуын таныйсылары да килми. Борынгы бабаларыбыз йомышлы казаклар, ягъни чик буен саклаучылар булган. Мин шул хакта яздым. Китапны язуы авыр түгел, чыгаруы мәшәкатьлерәк, – ди китап авторы. 
 
Басмада шәҗәрәләр дә урын алган. “Безнең тамырлар –  Казаннан. 1652 елда бабаларыбызны Самараны сакларга җибәрәләр. Алар Мача елгасы буенда 90 елдан артык гомер кичерә. Аннан соң ул чикләр үзенең әһәмиятен югалта һәм алар авыллары белән башка урынга күчеп китеп, кабат 100 ел чамасы яши. Россия империясе яңа җирләрне басып алуын дәвам итә һәм кабат төзегән бистәләрен калдырып, татарлар Чиләбе ягына күчәргә мәҗбүр була”, – ди Мәдинә ханым Мача авылында татарларның барлыкка килү тарихы хакында. 
 
 

 
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ,
Татар энциклопедиясе институты директоры:
 
– Тарих шулхәтле кызыклы, гаҗәеп нәрсә, шулкадәр чиксез дөнья ул, аның бөтен нечкәлекләрен аңлап җиткереп тә булмый. Әгәр дә профессиональ тарихчы билгеле бер теманы өйрәнә икән, ул аны үз күзлегеннән карый. Әмма  тарихның бөтен нечкәлекләрен күреп бетерә алмый. Шуңа да без татар тарихын өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тиеш, дип саныйм. Бу очракта профессиональ тарихчылар үзешчәннәр белән бергә эшләргә тиеш. Без бер-беребезне баетабыз. 

“Безне кытайлар өйрәнә”

  Көне-төне архивларда казынган, тарих битләрен бөртекләп җыйган һәвәскәр тарихчыларның туган якны өйрәнү эшенә үз карашы булса, профессиональ тарихчыларның фикере башкачарак. Алар тарихи вакыйгаларны глобаль киңлектә карарга күнеккән. Әмма шул ук вакытта, зур тарихны кыйпылчыклар тәшкил итүен дә инкарь итмиләр. 

Безнең тарихны Кытай тарихчылары күбрәк өйрәнә, ди Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов.
 
– Безнең тамырларыбыз тоташкан Урта Азия татарлары тарихы әле һаман да фәнни институтлар, Россия һәм Татарстан галимнәре тарафыннан өйрәнелмәгән. Бәлки моңа вакыт та җитмидер. Бу – битәрләү түгел, ә үкенеч. Алтын Урда дәүләтен төзүче буларак татарларның тарихын өйрәнү – бик зур эш, – ди галим.
 
Аның фикеренчә, Болгар музей-тыюлыгын торгызу белән мавыгып, без Болгар чорының татарлар тарихында бик аз өлешне алып торуын онытабыз. “Безгә Алтын Урда тарихын тирәнрәк өйрәнергә кирәк. Чөнки без дәүләт нигезен тәшкил иткән милләт булганбыз. Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләрне дә өйрәнү таләп ителә. Чөнки алар Россия империясе һәм хәзерге Россияне төзүдә зур өлеш кертә”, – ди галим.
 
Әгәр дә без тарихыбызны өйрәнсәк, белсәк, яшьләребезгә киләчәктә яшәве җиңелрәк булачак, дигән фикерен дә яңгыратты Камил әфәнде.
 
– Авылларыбызның тарихын өйрәнү көчебездән килә. Без халкыбызның тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итәбез. Тарихыбыз, телебез, яшәгән җиребез – безне этнос буларак күрсәтә торган нигез, – ди ул.

Мәдрәсәләр дә онытылмасын

  Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, төбәкләр тарихын өйрәнгәндә мәдрәсәләр тарихын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. 
 
– Татар тарихын өйрәнүдә профессиональ тарихчылар белән беррәттән үзешчәннәр дә үз өлешен кертергә тиеш. Төбәкне өйрәнүчеләр язган хезмәтләр милли үзаңны формалаштыруда да зур роль уйный. Төбәкне өйрәнү – гражданлык институтларын ныгытуда да мөһим. Бу – мөстәкыйль фикереңне җиткерү өчен җирлек әзерләү. Татар тарихын өйрәнү өчен фундаменталь хезмәтләр булырга тиеш, чөнки алар тарихны күзалларга ярдәм итә. Шул ук вакытта без, һичшиксез, төбәкләрнең дә тарихын өйрәнергә тиеш. Ул профессионаллар тарафыннан язылган хезмәтләргә өстәмә генә булып калырга тиеш түгел. Аларның тарихка үзгәрешләр дә кертүе ихтимал. Исламны гына алыйк. Дин татарлар тормышында бик зур урын алып торган. Әмма без ислам тарихын беләбезме дигән сорауга җавап бирүе кыен. Ислам тарихын өйрәнгәндә мәдрәсәләр бөтенләй читтә калган. Алар бөтен Россия буйлап чәчелгән һәм 99 проценты диярлек авылларда булган. Авыллар тарихын өйрәнгәндә, мәдрәсәләрне дә онытмаска кирәк, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
 

 
Шунысын да искәртик: корылтай уңаеннан Казанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр чыгарган 700дән артык китаптан торган күргәзмә оештырылды. Киләчәктә аларны берләштереп, татар тарихына багышланган энциклопедия төзиячәкләр. Корылтайга «Туган җир» журналының беренче саны да дөнья күрде.
 
– "Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте" оештыру белән беррәттән журнал нәшер итәргә дә уйладык, – ди Дамир Исхаков. – Ул "Туган җир" – "Родной край" дип аталачак һәм ике телдә дөнья күрер дип көтелә. 
 
Яңа журнал әлегә елга бер мәртәбә нәшер ителәчәк. Аны чыгару өчен тотрыклы финанслар булырга тиеш. Бу журналда башка төбәкләрнең тарихы яктыртылудан тыш, шушы авылларда яшәгән уңышлы эшмәкәрләр турында да материаллар урын алачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100