Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьлек картлыкка каршы: Нәни Принц, Погба хаҗи һәм Килиан малай Месси картны җиңделәр

Дөнья чемпионатында тагын бер көтелмәгән борылыш. Франциянең яшь командасы зур өметләр багланган Аргентинаны җиңде. Аргентина футболчысы, «Барселона» һөҗүмчесе, әллә никадәр титуллар җыйган Лионель Месси командасы чемпионаттан төшеп кала. Интертат футбол матчының кагыйдәләре белән дә таныштыра.

news_top_970_100
Яшьлек картлыкка каршы: Нәни Принц, Погба хаҗи һәм Килиан малай Месси картны җиңделәр

Аргентина командасы: картлар

Иң башта Аргентина командасы турында. Латин Америкасы илләрендә спортка мөнәсәбәт билгеле: җәйләр озын һәм җылы монда, халык кайнар һәм нык. Халкы да бакча казып бәрәңге утыртуга караганда туп тибүне яхшырак күрә. Футбол яшәү рәвеше кебегрәк бер әйбер.

Аргентина командасының капитаны һәм иң көчле уенчысы Лионель Мессиның титулларын саный башласаң да, күпкә китәр иде. “Барселона” командасының һөҗүмчесе, ФИФАның “Алтын тубын” рәттән өч тапкыр беренче тапкыр алган футболчы. 2010 елда дөньяның иң яхшы футболчысы дип табылды ул.

Лионель Месси җитәкләгән команданың яхшы уйнаячагына күпләр ышана иде. Стадионны тутырып җанатарлары килде, Аргентинадан 80-90 еллардагы футбол легендасы -  1986 ел чемпионы Диего Марадона Үзе килде.

Берәр чит ил кешесе булса, шулай бит инде. Месси дип шашып, Казанның бер стенасына аның рәсемен дә ясап куйдылар.


Болары команданың плюслары. Минуслары болай: Аргентина командасы картаеп баручы команда. Командадагы күпчелек 30 яшьләр тирәсендә, 34 яшьлек уенчы да бар. Аннары Аргентина җыелмасында психологик атмосфераның начар булуын әйтәләр. Месси, үзенең дәрәҗәсенә таянып, баш тренер белән даими каршылыкка керә. Кайбер футбол белгечләре әйтүенчә, командада Мессиның сүзе баш тренерныкына караганда әһәмиятлерәк санала. Билгеле, бу команданың бер сулышта эшләвенә комачау итә.

Аргентина җыелмасы саклануны кулайрак күрә торган команда. Күбесе саклануда, ә Месси абзый, имеш, туп кертүче. Имеш, диям, чөнки ул бу уенда бер туп та кертә алмады.

Аргентина соңгы чемпионатта икенче урын алган команда. Димәк, алар көчлеләрдән.

Франция: яшьләр


Франция командасы – Аргентинаның капма-каршысы. Яшьләр җыелмасы. 31 яшьлек өч бабайны санамаганда, калганнар 20-25 яшьлек егетләр. Килиан Мбаппега исә нибары 19! Малай! Кайбер әти-әниләр 19 яшьлек малайларын төнлә йомыш йомышларга урамга чыгарырга да куркалар, ә бу Франция командасының иң көчле уенчысы.

Франция командасының стратегиясе – һөҗүм итү.

Командада Франция гражданнары булса да, күпчелеге чыгышы белән Африкадан. Гарәпләр, кара тәнлеләр. Чын, тарихи французлары аз. Франция командасының 70 проценты намазлы дип әйтсәк тә, ялгышмабыздыр. Ә Поль Погба дигән егетләре чемпионат алдыннан Хаҗ кылып кайтты. Погба Хаҗи дип әйтергә була аны.

Нәни Принц

Антуан Гризманн дигән бер уенчылары бик перспективалы. Ул милләте белән дә француз. Кушаматы – Нәни Принц. Антуан де Сент Экзюпери белән адаш булганга шулай йөртәләр. Зур спортның Нәни Принцы дип тә атыйлар аны.

Франция соңгы елларда яхшы нәтиҗә күрсәтмәде. Көндәшләрен баш белән сөзәргә яраткан Зинедин Зидан атлы гарәпләре бар иде аларның, 1998 елда Францияне чемпион ясаган иде. Зидан картаеп китте аннары. 2006 елда икенче урын булганнан соң, Франция соңгы елларда аска тәгәрәде. Әмма соңгы елларда бу ил җыелма команданы яңарту өчен күп тырышты.

Африканнарына рәхмәт әйтсеннәр инде французлар! Французлар алар дигән булып, Африка уенчыларын үз командаларына тутырып яталар.

Яту белән тату Месси


Яту белән тату Месси

Шулай итеп, бу яшьлек белән картлыкның бәйгесе булды дияргә була. Уен башлануга ук кешеләрнең күзләре Мессига төбәлде: кирәкләрен бирә инде бу хәзер. Әмма... бу ни хәл, бу ни эш? Болай булмаска тиеш!

Месси дигәнебезнең бер дә чабарга ашкынып тормый. Яту белән бик тату булып чыкты бу абзый. Әллә картаеп киткән, әллә татар ашлары йортында бәлеш бөкләп чыккан  - бер дә чабасы килми моның. Моның фанатлары йодрыкларын чәйни, Месси аягында тубып әвәләп йөргәнне күреп, ах-ух киләләр, ә теге чапмый гына бит. Мин тагын бер сәбәбен әйтә алам – яхшы уенчыга чытыр чабарга мотивация юк. Акча җитәрлек абзыйның, дан шөһрәтне җыйган, әнә, яшьләр йөгерсен хәзер диядер. Ә командасында яшьләр юк! Бөтенесе дә “яшьләр йөгерсен” дип йөри торгач, бик каты итеп чаптырып килгән бер кара тәнле французны төртеп ектылар. Шуның өчен пенальти билгеләнде. Нәни Принц типкән иде, капкачы бер якка сикерде, туп – икенче якка. Гол!!! Менә сиңа Нәни Принц!

Шуннан соң гына уянып китте аргентиналылар. Дөресрәге, кайберләре уянды. Месси барыбер уянмады. Атлап йөрүен дәвам итте.

“Талант не пропьешь” диләр бит руслар. Аргентиналылар да кызып уйнап китте, гол керттеләр. Анхель Ди Мария исемле футболчы кертте. Татар җөмләсе кебек исеме.

- Кем кертте голны? – дип сорыйсың кырыйда утырган Мария исемле кыздан.

- Анхель, - ди Мария.

Менә шундый кызык исемле инде испан халкы. Бездә “Мәгъмүрә” исемле ирдән көләрләр иде, боларда – гадәти күренеш.

Аннары тагын берне. Әмма матур түгел голлары. Классик голлар.

Аннары инде Франция уянып китте. Башта бер голны Павар кертте. Шундый матур гол – аяк очы белән эләктереп кенә чөйде кеше арасыннан тупны. Павар – Франциянең туып килүче йолдызы, бәлки ул да киләчәктә легенда булыр. Аннары 19 яшьлек Мбаппе рәттән ике гол! Берсе бик матур булды – карга санап торган капкачының аяк яныннан гына выжт!

19 яшьлек Килиан уңда

Уен азагында Месси да бераз чаба башлады. Хәтта бер тапкыр капкага да типте әле. Әмма кертә генә алмады. Француз капкачысының кулына турылап тибә тупны. Кырыйга тибәргә кирәк иде бит! 

Ул кырыйга типкәч, кырыйда утырган спорт журналисты абзый йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Минем каршыда торган су шешәсе ауды да алга су түгелде. Ярый кола алмаганмын әле, ябышкак чалбар белән кайтып китәсе була иде. Ул өстәлгә сукканга карап Месси турырак тибә башлыймы инде? Вәт җүләр. Шулай гына футболда җиңеп булса, мин көн буе өстәл кыйнап кына утырыр идем.

Уен бетәм дигәндә Аргентина керткән бер гол исәпне тигезли алмады. 4:3 – Аргентина, чемоданнарын тутырып, кайтып китә.

Мессиның күзләре алышынган иде җиңелеп кереп барганда.

Яшьлек картлыкны җиңде. Франция – җиңүчеләр!

Месси Казанда ясатылган сурәтен аклый алмады. Нәни Принцныкын ясатырга кирәк булган! Плей-офф уеннарындагы беренче тупны ул кертте бит!


Уен турында

Гарәп илләрендәге кебек бу уенда да егылырга яраткан симулянтлар күп иде. Болары егыла да, оясыннан күзәтеп яткан карга баласы кебек күзләрен елтыр-елтыр китереп карыйлар – көндәшләренә кызыл карточка күрсәтмиләрме алай-болай? Күрсәтмәгәнен белгәч, торып чабалар. Җен кебек таза ул малайларга нәрсә булсын?

Теге Погба Хаҗи да шулай симулянтланып алды. Әмма туп кертә алмаса да, яхшы уйнады, шуңа күрә андый бәләкәй генә гөнаһын кичереп була торгандыр. Өстәвенә Хаҗи да бит! Шушы “Казан-Арена”да республика ифтары уза иде бит. Шул ифтарны бизәр иде Погба Хаҗи дип карап утырдым.

Бу уенның нинди нәтиҗәсе булды? Казанга Португалия уенчысы Криштиану Роналду килде. Хәзер Мессины да күрдек. Бәлки, киләсе уенда Бразилия капитаны Неймар да килер. Башкаларына ук өметләнә алмыйбыз инде, чөнки Казанда 6 июльдә соңгы уен була да, бетә.   

Нәрсә ул футбол чемпионаты?

Футбол чемпионаты иң кызып барган бер мәлдә кайбер укучыларыбызның: "Бездә нәрсә эшләп йөриләр ул, нинди мероприятие соң бу?" дигән сораулары булуы ачыкланды. Бу язмада шуны да аңлатып бирергә кирәк дип таптык. 

Интертат укучысы Сәлимәдән сорау:

- Футбол чемпионатына кемнәр эләгә? Нигә анда, мәсәлән, Казахстан юк?

Футбол чемпионаты 1930 елдан бирле 4 елга бер тапкыр үткәрелә. Олимпия уеннарыннан кала ул иң дәрәҗәле спорт уены санала. Башкача атамасы – футбол мундиале, татарларга “мөндиәл” дип әйтергә ярый. Бу футбол мөндиәле - 21нчесе. Бу чемпионат иске тәртиптә үткәрелә, 2022 елдан анда нинди илләр катнашачак, алар нинди тәртиптә уйнаячак икәнен башкача билгеләячәкләр. 

Бу чемпионатта 32 команда катнаша. Алар анда ничек эләгә?

Җир шарын, пиццаны кискәләгән кебек төрле өлешләргә “кискәләп” чыгалар. Аннары шушы кисәкләрдәге илләр үзара уйный. Иң күп очко (гол керткән дип укырга) шушы 32 команда мөндиәлгә чыга. 

Мәсәлән, Европа кисәге - федерациясе УЕФА дип атала. УЕФАга кергән 54 ил, 6 командадан торган 9 төркемгә бүленеп, үзара уйный. Иң шәп уйнаучылар чемпионатка эләгә. 

Башка континентларның да үз берлекләре һәм җиңүчеләрне сайлап алуның үз тәртибе. Көньяк Америкадан футбол чемпионатында 4 ил катнаша. Төньяк һәм Үзәк Америка илләреннән - 4 ил. Африкадан - 5, Азиядән – 5, Океания (Австралия янындагы утраулардан) бер ил дә юк. Аларга бирелгән лимит шундый. Океания илләренә 1 генә лимит бирелгән, әмма команда сайлап алу турында яхшы уйнаса гына эләгә алына.

Бу бүленешне карасак, аның бик үк гадел булмавына игътибар итәргә мөмкин. Чөнки дөнья чемпионатына һәр кисәктән эләккән командалар саны бертигез түгел.

Мәсәлән, УЕФАдан 14 команда (шул исәптән, чемпионатны кабул иткән Россия хуҗа сыйфатында) катнаша. Ә менә 53 команда кергән КАФтан - Африка футбол федерациясеннән 5 кенә. Нигә шулай? Чөнки футбол командаларының рейтингы бар. Лимит шул рейтингтан чыгып бирелә. Федерациядә яхшы уйнаган командалар күп икән, лимит та күбрәк.

- Нигә Казахстан чемпионатка эләкмәде?

Казахстан, Азия иле булса да, УЕФАга керә (акча һәм теләк булганда, бар нәрсә дә мөмкин!). Ул Польша, Черногория, Дания, Румыния, Әрмәнстан белән уйнап, иң аз очко җыйды – бер илне дә җиңә алмады, икесе белән ничьяга уйнады. Билгеле мондый җиңелүчене – Сәлимә телендә “нуб” яки “лузер”ны чемпионатка якын җибәрмәделәр. Һәм бу дөрес тә – Казахстанны дөнья чемпионатына кертү “Татар моңы” бәйгесенә авылдагы урам концертлары ярышында җиңә алмаган җырчыны кертү белән бер булыр иде. Дөнья чемпионатына керәсең килә икән, бераз кызурак йөгерергә һәм тупны турырак тибәргә өйрәнергә кирәк.

Казахстанда УЕФАдан китеп, Азия илләре составына керергә дигән тәкъдимнәр яңгырый. Көчсезрәк илләргә каршы уйнап, чемпионатка кермәкче булалар. Әмма инде әйтеп кителгәнчә, Азиягә бирелгән урыннар саны азрак. Тегеләй дә ай, болай да вай. Әмма бу ысул Казахстан өчен проблеманы хәл итү юлы булырга мөмкин. Ә нигә Казахстан УЕФАда? Чөнки Азия берлегендә булып, гарәпләр белән туп тибеп йөрүгә караганда УЕФАда булу дәрәҗәлерәк. 

Футбол чемпионатына эләгүнең тагын бер юлы бар. Футбол чемпионатын кабул иткән ил автомат рәвештә финалга керә. Быел бу ил – Россия. Хуҗабикәгә менә шундый хөрмәт, почет һәм мәртәбә. Кабул итүченең пешереп-төшереп, кунаклар артыннан җыештырып йөргәне әрәмгә калмасын дип шулай эшләнелгән. Җиңелә икән, үкенечле түгел бу җиңелүнең килүе. Бөек җыр ул футбол мөндиәлен уздыру.

- Илеңдә туп тибәргә яраклы кеше булмаса, чемпионатта катнашып булмыймы?

    Ә инде илеңдә туп тибәргә яраклы кешеләр юк икән, икенең берсе. Бик озак тырышып, футболчыларны тәрбиялисең. Әмма бу озак. 

    Тизрәк ысулы да бар. Әзер футболчыларны сатып аласың. Элегрәк бу бик җайлы иде. 2000 елларга кадәр гарәп илләре шулай эшләде – Бразилия футболчыларын сатып алып, шәп команда ясыйлар. Әмма ФИФА чикләүләр кертте. Футболчының бер генә гражданствосы булып, ул үз иленең җыелма командасы өчен бер тапкыр уйнаган икән, аның икенче ил өчен уйнарга хакы юк. Әмма бу чикләүдә искәрмә бар.

    - Футболчының туган иле өчен уйнарга хакы бар.

    - Футболчының әти-әнисе туган ил өчен уйнарга хакы бар.

    - Биш ел буе яшәсә, шул ил өчен уйнарга хакы бар.

    Футболчылар шушы искәрмәләрдән файдалана. Аргентинада туган Каморанези башта Латин Америкасында уйнап йөрде. Үз ватанында салкын караш сизгәч, бабайсы Италиядән дигән хәйлә белән Италиягә китеп барды. Бөтенесе дә аның шыттырганын белә, әмма күз йомалар.

    Футболчының ике гражданствосы булып, 21 яшенә кадәр бер ил өчен уйнаган булса, 21 тулганнан соң ул җыелма команданы алыштыра ала.

    - Футболда чемпионатында көчле командалар гына катнашамы?
      Юк. Сайлап алу турында көчле команда көчле командаларга каршы уйнап, төшеп калырга мөмкин. Мәсәлән, быел Италия, АКШ, Камерун төшеп калды. Ә бу илләрнең командалары, мәсәлән, чемпионатка эләккән Согуд Гарәбстаны, Ираннан көчлерәк. Әмма Италия Испания, Швеция кебек көчле командаларга каршы уйнап төшеп калса, Согуд Гарәбстаны үзе кебек үк хәлсез Палестина, Гарәп Әмирлекләренә каршы уйнады да, чемпионатка чыкты.

      - Футбол чемпионатында көчсез ил җиңә аламы?
        Юк. Илләр башта төркемнәргә бүленеп уйныйлар. Җиңүчегә 3 очко бирелә, ничья - 1, җиңелсә - берни дә юк. Аннары иң күп очко җыйганнар үзара уйный башлый. Кем җиңелә, шул төшеп кала.

        Россия - бәхетле ил. Ул хәлсез командалар төркеменә эләкте. Россиядән тыш анда Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Уругвай бар. Россия 5:0 итеп Согуд Гарәбстанын, 3:1 итеп Мисырларны җиңеп, 6 очко отты һәм 0:3 итеп Уругвайга оттырды. 6 очко белән ул алдагы этапка уза. Әмма алда аны Испания көтә. Алар инде ураза тота торганнардан түгел! 

        - Футбол чемпионатының кайсы илдә узуын кем билгели?

          Футбол буенча дөнья федерациясенең французча атамасы Fеdеration Internationale de Football Association, ягъни FIFA. 1904 елда оешкан. Татарча аталса, ФБДФ булыр иде. Ул Швейцариянең Цюрих шәһәрендә урнашкан. Президенты - Джанни Инфантино. Исеме Җаный дигән татар сүзенә ошаган, хатыны да Ливан гарәбе.

          ФИФАга төрле илләр заявка бирә.  ФИФА җитәкчелеге шулар арасында яшерен тавыш бирү юлы белән сайлый. 

          - Футбол чемпионатын үз илеңдә уздырыр өчен нишләргә?

            Гадәти сайлауда ничек җиңәләр, монда да шуны ук эшләргә кирәк. Эшләргә, вәгъдә итәргә һәм актив агитация алып барырга. Бу илнең футбол стадионнары, кунакханәләре һ.б. инфраструктурасы булырга тиеш. Шулай ук гадәти сайлауларга хас күренеш тә юк түгел. Сайлау вакытында теге яки бу ил өчен ришвәт алуда гаепләүләр дә бар. 2018 ел мөндиәленең язмышы хәл ителгән сайлауда да ике кешене ришвәтчелектә гаепләделәр. 

            Әгәр илдә берәр нинди куркыныч хәл – эпидемия, сугыш чыкса, ул илдән чемпионат уздыру хокукы алына. 

            - Бу футбол чемпионатының миңа нинди файдасы бар? 

              Футбол чемпионаты искиткеч зур вакыйга. Аны уздыру өчен илләр чират тора, бу чират берничә ел алдан тезелә. Футбол - дөньядагы иң массакүләм спорт төре. Спортның башка төрләрендә шундый җанатарлар юк. Аргентинадан гына да Россиягә дистә меңгә якын кеше килгән! Җир шарының икенче ягыннан! Үзегез уйлап карагыз - тагын нинди мероприятие җир шарының икенче ягындагы дистә меңләгән кешене монда килергә мәҗбүр итә ала? Юк ул андый чара. Шахмат чемпионатына да аның кадәр кеше йөрми, никадәр популяр булса да, "Татар җырына" да Колумбиядән меңләгән кеше килде дип әйтеп булмый.

              Олимпиада иң дәрәҗәле уен дип әйтсәк тә, бу рәсми спорт рангы буенча шулай. Әйтик, Сочидагы Олимпия уеннарына 1,5 млн турист килгән булса, футбол чемпионатының төркем турнирларына (28 июньгә) 2 млн 178 мең кеше килгән инде. ФИФА 2,6 млн билет сатылганын әйтте. 

              Футбол чемпионаты Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Чемпионат тарихында аны ике тапкыр үзендә уздырган илләр саны дүртәү генә – Мексика (1970, 1986), Франция (1938, 1998) Бразилия (1950, 2014) Германия (1974, 2006).

              Шул сәбәпле, футбол чемпионаты якын арада безгә әйләнеп килмәячәк. Бу - бәхәссез. Бу футбол чемпионаты гомеребездә беренче һәм соңгысы да булуы мөмкин. (Бу урында, кулъулыкларны тартып чыгарып, күз тирәләрен сөртеп алырга, ахирәтне искә төшерергә була). Шул сәбәпле, чемпионат рухын тиз арада яңадан тоеп булмаячак. Чемпионатның нәрсә икәнен күреп калыр өчен фан зонага барып, йомычка өстенә бер тапкыр утырып булса да килегез. Киләсе чемпионат Россиягә әллә килә, әллә юк. Килсә дә, картаеп каткач буыннар гына киләчәк ул. Җитмәсә, соңгы елларда континентлар ротациясе дигән әйбер кертелде – берәр континентта чемпионат узган икән, киләсе дөньяның башка континентындагы илдә узарга тиеш. Әйтик, киләсе чемпионат Европада уза алмый, Азия, Африка, Америка яки Австралиядә узарга тиеш булып чыга. Шулардан әйләнеп килгәч кенә чемпионатка Россиядә дәгъва кыла ала. Ә ул заманда безнең илгә чемпионатның биреләчәге ай-һай. Мәсәлән, Британиянең 2018 елгы чемпионатны бик нык үзендә уздырасы килгән иде.

              Киләсе чемпионат Азия илендә - Катарда узачак.

              Германия җанатарлары

              Германия җанатарлары

              Көньяк Корея җанатары

              Көньяк Корея җанатары командасы җиңелгәннән соң

               

               

               

              Аргентина җанатарлары

              Комментарийлар (0)
              Калган символлар:
              news_right_column_1_240_400
              news_right_column_2_240_400
              news_right_column_3_240_400
              news_bot_970_100