Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек...” Татар батырлары көрәш буенча дөнья чемпионатына һәм сабан туйларына әзерме?

Дөнья чемпионаты дигәч, футбол күз алдына киләме? Әйе, Татарстанда соңгы ел футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнеп узды, шуңа аны белмәгән кеше юк. Ә бит шул ук көннәрдә республикабыз тагын бер дөнья чемпионатын - татарча көрәш ярышларын кабул итәчәк. Хәзер көрәшчеләр бу җаваплы сынауга әзерләнә. "Татар-информ" хәбәрчесе Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда берничә көрәшченең тренировкасын күзәтте.

news_top_970_100
“Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек...” Татар батырлары көрәш буенча дөнья чемпионатына һәм сабан туйларына әзерме?

Татар көрәшчеләре белән аралашканда, "эх, татар көрәше бар дөньяны мавыктыра торган спорт төренә әйләнсен иде, бөтен халык "татарның нинди асыл егетләре бар" дип тел шартлатыр иде", дип уйлап куясың! Нишләп көрәш ярышлары тулы стадион тамашачы җыя алмый? Нигә бу спорт төрен карарга дип, кешеләр билет сатып алу кассаларында чират тормыйлар? Минемчә, иң тырыш, иң көчле, иң тыйнак, иң сабыр егетләр нәкъ менә шушы спорт төрендә. 

Көрәш формуласы - "тир чыкканчы җылынабыз, аннары көрәшәбез"

Көрәшчеләрнең тренировкасы ничек уза? "Бездә тренировкада "шундый-шундый күнегүләр булырга тиеш, фәлән түгәрәк йөгерергә" дигән кагыйдәләр юк. Без йөгерә башлыйбыз һәм беренче тир чыкканчы йөгерәбез. 10 түгәрәк тә була, 5 түгәрәк тә. Без тир чыкканчыга хәтле разминка ясыйбыз, җылынабыз, тирли башлагач тренировкага керешәбез", - диде көрәшчеләрнең берсе, татар көрәше буенча Татарстан, Россия чемпионы, дөнья кубогы иясе, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы Булат Мусин.

  • Көрәшчеләрнең тренировкалары көн саен сәгать 18.00 башлана. Тренировка ике сәгать бара. Басым техникага ясала.
"Татар-информ" журналистын күргәч, көрәшче егетләрнең тренеры, бераз ачуланып, “тренировканы бозып йөрисез”, дип шаяртты. Ачуланырлык та - алда җитди сынау көтелә, дөнья чемпионатына 46 илдән көрәшчеләр киләсе төгәл билгеле инде. Димәк, ярышлар кискен булачак. 

Яшьләр кумиры Булат Хәбибрахманов

Тренировкалар залына кереп барганда, көрәш батыры Булат Хәбибрахмановны күреп алдым. Ул - көрәш дөньясында иң танылган батырларның берсе, Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының спорт мастеры. Тизрәк аның янына ашыктым. "Миңа китәргә кирәк", дисә дә, безнең берничә сорауга җавап бирергә вакыт тапты.

- Хәзер республикада көрәш белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Балалар да, егетләр дә шөгыльләнә ала. Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда көн саен тренировкалар уза. Балалар сәгать дүрттән шөгыльләнә башлый, олылар – сәгать алтыдан. Балалар сәгать ярым шөгыльләнә, олыларның тренировкалары ике сәгать бара. Басымны техникаларына ясыйбыз. Техник яктан ничек шөгыльләнгәннәрен карыйбыз. Көчләре булсын дип телибез. Прием ясаганда техника да кирәк, көч тә кирәк. Шуңа күрә, иң мөһиме, балаларның да, олыларның да үзләренең теләкләре булырга тиеш. Көрәшче үз теләге белән көрәшергә өйрәнергә тиеш, - диде Булат Хәбибрахманов. 

- Көрәшчеләр категорияләргә ничек бүленә? 

- Без көрәшчеләрне башта авырлыклары буенча, аннары яшьләре буенча бүләбез. Мәсәлән, хәзерге яшь көрәшчеләрдә бүленү 13-14 яшьтән башлана. Аннары 14-15 яшь китә. Һәм инде 16-17 яшь. Көрәшкәндә без аларның авырлыкларына игътибар итәбез. Шушы таләпләр буенча һәр көрәшченең үз спарринг-партнеры була. Көрәшчеләрнең, үзара спарринг-партнерларның авырлыклары бер чама булырга тиеш. Авырлыклар бер чама булганда, көрәшчеләрнең үзләренә үк тренировка вакытында прием ясаганда җиңелрәк була. 

-Мин үзем бу спортка 22 яшьтә килдем. Әлеге спорт төре белән һәм беренче тренерым белән мине әтинең дусты таныштырды. Шулай кызыксындым, өйрәндем, 25 яшьтә республика күләмендә мастер булдым, шулай итеп шушы спорт төренә кереп киттем. 


- Хәзерге вакытта сездә шөгыльләнүче көрәшчеләрнең иң өлкәненә ничә яшь?

- Безнең мондагы нигездәге көрәшчеләрне карасаң, иң олысы дип Илмир Төхвәтуллинны әйтергә буладыр (Илмир Төхвәтуллин – 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында)). Илмирдан күпкә олыраклар да килгәли инде.

- Булат, көрәшче гомере буе көрәшәме? Бу һәр организмның шәхси үзенчәлекләренә бәйле икәнен аңлыйм, әмма бәлки көрәштә нәкъ менә берәр яшькә җиткәч организм сбой бирә башлыйдыр?

- Әйе, бү кешенең организмыннан тора. Җиңел авырлыкта көрәшкәннәр карьераларын, гадәттә, 40 яшькә бетерәләр. Зур авырлыклыларны алсак (тяжлар дибез инде) - 100 килограммнан артыграклар - алар әле 40 яшьтә дә көрәшәләр. Чөнки җиңел авырлыкта көрәшкәннәр 60 килограмм категориясендә, тяжлар – 100 килограммда. Аермалары 40 килограмм! 

Көрәшчеләрнең спорттагы гомере материаль базага да бәйле. Көрәшергә мөмкинлекләре бармы-юкмы, дигәндәй. Режим да зур әһәмияткә ия. Режим булса, вакытында тренировкага килсәң, вакытында дөрес итеп ашасаң, вакытында тиешлечә йокласаң, барысы да әйбәт була. Көрәшче үзе боларны аңлап һәм истә тотып, ничә яшькә кадәр көрәшә ала инде.

- Көрәшчеләрнең режимнары, туклану режимнары гадәти көннәрдә һәм ярышка берничә көн калгач бертөрле буламы? Яки ярышлар алдыннан көрәшчеләрнең режимнары үзгәрәме?

- Без, тренерлар, көн саен бертигез режим булсын, дибез. Бертигез режимга игътибар итәбез, чөнки режим бертөрле булганда көрәшчеләргә дә шөгыльләнергә җиңелрәк. Аерым тренировка режимы, аерым туклану режимы ясасаң, спортчыларга форма сакларга авыр була. Ә инде конкрет тулы режим булганда, спортчылар ярыш вакытында үзләрен ышанычлы хис итә.


- Көрәшчеләргә нәрсә ашарга ярамый?

- Ярышларга берничә көн калгач, туклану продуктлары үзгәрергә мөмкин. Көрәшчеләр ярышлар алдыннан авырлыкны куалар, шул вакытта калорияләрне исәптә тоталар. Спортчылар авырлыкны куганда кайбер ризыкларны гомумән ашамыйлар. Авырлыкны куу – ул авырлыкны ташлау, киметү, яисә организмнан су чыгару. Тирлиләр, тирләп организмнан су чыга. Без бит 80 процент судан торабыз. Су китә, шуннан авырлык та кими.

- Тренировкага нинди кием кисәң яхшырак? 

- Иң мөһиме, көрәшчеләрнең үзләренә уңайлы булырга тиеш. Ярышларда билгеле бер форма була, ә инде тренировкаларда футболка, трико һәм борцовкалар.

- Сезнең тренировкаларда көрәшчеләрегез белән беррәттән көрәшкәнегез бармы?

- Күп тапкыр. Әмма минем инде хәзер бер 5 ел көрәшкән юк. Профессиональ спорт турында әйтүем. Ә үзем көн саен шөгыльләнәм, мәсәлән, кичә дә чыгып, балалар белән көрәштем. Үземә дә җиңел, күңел күтәрелә, профессиональ көрәшмәсәм дә, балалар белән көрәшкәндә рәхәт, күңелле. Уйда, кайдадыр артта, Сабантуйларда, чыгып, профессиональ рәвештә көрәшеп керү теләге бар, әмма мин бу уйларны әлегә калдырып торам. Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры булгач, мин хәзер күбрәк оештыру мәсьәләләрен хәл итәм. 

- Ничә яшьтән хөкем итәргә була?

- Бала 14 яшьтән инде яшь хаким була ала.

- Көрәшченең иң түбән разряды һәм иң югары разряды нинди? 

- Хәзерге разрядлар, хәзерге квалификация буенча карасак, ул – разрядсыз. Яшьләрнең иң югары категорияләре – ул спорт мастерына кандидат. Ә олылар арасында иң югарысы – Россиянең спорт мастеры. Без хәзер квалификациягә атказанган спорт мастеры һәм халыкара класслы спорт мастеры исемнәрен кертергә телибез. Без Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән шул максаттан сөйләшүләр алып барабыз. Бу квалификацияләрне кертсеннәр өчен безгә хәзер дөнья чемпионатлары, яшьләр беренчелеге чемпионатлары һәм Европа кубогы ярышларын үткәрергә кирәк.

- Спортчыларның, имгәнү сәбәпле, берничә айга, хәтта елга көрәштән киткәннәре булдымы?

- Әйе, мондый очраклар булды. Менә минем укучылар белән быел шулай булды. Моның нигә һәм нәрсәдән шулай килеп чыкканын аңламыйм. Өч малай бер үк айда имгәнделәр. Берсе кулын сындырды, берсе аягын, берсе тагын... Хәзер инде алар йөриләр, бер-ике малайга операция ясадылар. Аллага шөкер, барысы да әйбәт кенә үтте. 

Яшь егетләрнең көрәшергә теләкләре бар, әти-әниләре дә каршы килми. Шуңа күрә ул көрәшченең үзеннән тора. Алар, барыбер көрәшне ташламыйм дип, көрәшергә киләләр.


“Мин 100 килограмм булсам...”

Татар көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы Булат Мусинның тренировкасы башка егетләрнекеннән нәрсәсе белән аерылып тора дип уйлыйсыз? Башкалар бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә күнегүләр ясыйлар, ә Булат бөтенләй башка төрле - җитди, үзаллы, беркем белән аралашмый, авыр күнегүләр ясый. Бар куәтен күнегүләргә биргәне күренеп тора. Гәрчә башка вакытта Булат бик ачык, аралашучан егет икәнен беләм.

- Булат, сез көрәшкә ничә яшьтә килдегез?

- Мин көрәш белән балачактан ук шөгыльләндем, ә инде профессиональ рәвештә 2012 елдан башлап шушы “АК Барс” көрәш сараенда көрәшәм. 

Көрәшкән вакытларда, спорт тормышында төрле хәлләр булгалый, көрәштән китәсе, бу спорт төрен ташлыйсы килгән чаклар да булды. 

Андый моментларсыз булмый инде ул. Теләсә кайсы спортчының андый вакытлары, чаклары була. Аллага шөкер, мин хәзерге вакытта да көрәш белән шөгыльләнәм. Нигездә, мин көрәшәм дә, балалар белән дә шөгыльләнәм.

- Сез югары уку йортында укыдыгызмы? 

- Әйе, мин югары уку йортында укыдым. А.Н.Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник университетының “Техносфералы куркынычсызлык” юнәлешен үзләштердем. Әлегә исә көрәш белән шөгыльләнәм. Гомумән башка юнәлеш инде.


- Миңгәрдә үтәчәк көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашачаксызмы?

- Юк, мин чемпионатта катнашмыйм. Мин Россиядә 90 килограмм категориясендә оттым. Дөнья чемпионатында нәкъ менә шул 90 килограмм юк. 85 тә, 100 генә. Минем авырлык төшеп калды. Үземнең ялгышлык белән 100 килограммга эләгә алмадым. Авырлык җитми минем.

- Тренировкалар ничек үтә? 

- Тренировка – ул инде теләсә кайсы спортчының төп базасы. Йөгерүдән башлыйбыз. Җылынмыйча, миңа калса, тренировканы башлап та торасы юк. Беренче чиратта мәҗбүри рәвештә тәнне җылытырга кирәк. Тренировкага ярты сәгать тә китергә мөмкин, 5 минут та китергә мөмкин. Бу көненә карап, җылынуыңа карап. Ничек җылынасың инде. Организмнан тора. Тир чыкканчы эшләргә, әйбәтләп җылынырга кирәк.

- Ярышлар вакытында кызыклы моментлар турында да беләсе килә.

- Иң истә калганы – 2015 елда Чаллы егете белән көрәшү. Мин башта отып бардым, ахырдан, җиңәм дигәндә генә, берничә секунд калгач, җиңдем, дип, шатланып кулны күтәргән идем, вакыт өстәделәр. Минем шулай торуым көрәшмәгән, көрәштән качкан дип санала. Вакыт калган иде анда, шуңа. Көрәш бетмәгән иде, мин җиңеп бара идем, ничәдер секунд калган иде. Ахырда биек стойка куеп, мин бер баллга оттырдым.


“Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек...”

- Тренировкаларда, ярышларда имгәнгәнегез бармы?

- Әйе, әлеге вакытта да минем авырта торган җирләрем бар. Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек диләр бит. Шуның сыман, яраларсыз да булмый. Килеп чыга ул, ярышларда да килеп чыга, тренировка вакытында да. Безнең “Ак Барста” үз табибларыбыз. Массажчы да бар. Көрәшче басымын, температурасын, авырлыгын үзе дә карап торырга тиеш.

- Булат, сезнең кумирыгыз бармы?

- Әйе, минем кумирым бар. Мин үзем Яңа Чишмә районыннан. Безнең күрше авылдан Нәфис Миңнебаев исемле көрәшче бар. Ул 60 килограммда чыгыш ясый иде. Элек тә аның көрәшүе миңа бик ошый иде, хәзер дә бик ошый. Мин Нәфистән үрнәк алам.


- Сезнең Инстаграм аккаунтыгызда Илмир Төхвәтуллин белән бик күп фотогыз бар. Ул сезнең якын дустыгызмы?

- Әйе, без дуслар. Илмир белән бергә шөгыльләнәбез.

- Иң тугрылыклы җанатарыгыз дип кемне атар идегез?

- Әтиемне. Ул барлык ярышка да килә.

“Бабаем миннән чемпион ясады!”

Мин күргән көрәшчеләрдән иң елмаючаны - ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин. Алдан ук әйтим - Ренас шәхси тормышы турында сорауларга "иң мөһиме - спорт" дип җавап бирде. Тик бер сер ачыйм - әгәр Ренасны инстаграмда күзәтсәгез, аның шәхси тормышы турында күбрәк белерсез. Бәлки ул шәхси тормышы һәм сөйгән яры турында интервью гына бирергә яратмыйдыр?

Ренас Менделеевск районы Камай авылында туган.

- Ренас, сезгә хәзер 24 яшь. Көрәшкә килгәндә, сезгә ничә яшь иде? 

- Көрәшкә килгәндә миңа бер 10 яшь тирәсе булгандыр. Көрәшкә мине бабаем, әниемнең әтисе китерде. Беренче тапкыр Сабантуйларда көрәшә башладым. Гаиләдә без 3 малай. Мин – иң олысы. Беренче энекәш тә минем шөгыльләнгәнне күреп, миннән үрнәк алып көрәшә башлады. 

Мин көрәш буенча Россия командасы составында. Әлеге вакытта дөнья чемпионатына әзерләнәбез, шунда барачакбыз. Мин 80 килограммлы авырлык категориясендә көрәшәм. 

Категория дигәннән, берсендә, категория белән бәйле булмаса да, бик аяныч бер хәл булган иде. Иң аяныч җиңелүем ул минем. Яшьләр арасындагы чемпионатта булган хәл. Ул вакытта мин Татарстан чемпионатында финалда җиңелдем. Бу 2012-2013 еллар булгандыр. Җиңсәм, Россия беренчелегенә барыр идем. Мин бу ярышка бик нык әзерләнгән идем. Финалга хәтле барысын да чиста итеп җиңеп чыктым. Финалда мин мораль яктан әзер түгел идем. Ул вакытта тәҗрибә дә әзрәк иде, һәр чыгу алдыннан калтырата иде, ышанычлылык хисе юк иде. Ул вакытта миңа 19 яшь булгандыр. Яшь чаклар. 

Яшь чакта минем кумирым да бар иде. Ул – Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллин. Аның көрәше бик каты ошый иде миңа. Хәзер без аның белән аралашып торабыз. Илдар белән көрәшкәнем дә, Илдарны җиңгәнем дә бар. Беренче очрашуда ул мине чистага җиңгән иде. Икенче очрашуда мин аны чистага җиңдем. 

Җиңү дигәндә, мин дөнья чемпионатыннан курыкмыйм, чөнки үземне мораль яктан әзер дип саныйм. Чемпионатка мин Түбән Камада әзерләнәм, шунда тренировкаларга йөрим. Тренерым Илнар Гәрәев. Аның җиңүче шәкертләре бик күп. Ул бик күп көрәшчедән чемпион ясаган. Тренер буларак Илнар абый миңа бик ошый. Ул физик яктан да, мораль яктан да бик яхшы әзерли. 

Чемпион дигәндә, көрәш тормышымдагы иң мөһим җиңүем – 2015 елда Казанда үткән билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты. Мин бу чемпионатта җиңдем. Миңа ул вакытта 21 яшь иде. 

Көрәш белән генә шөгыльләнеп калмадым, минем югары белемем дә бар. Мин беренче белемне Түбән Камада алдым. Хәзер Чаллыда физкультура институтында укыйм. Беренче белемем буенча мин инженер-механик. Мәктәптән соң ук көрәш буенча китмәдем, чөнки ул вакытта әле югары нәтиҗәләр дә юк иде. Ә инде киләчәктә мин бәлки тренер булырмын, чөнки минем әле 6 яшьлек энекәшем бар. Алла боерса, үземнең дә малайлар булыр, аларны да өйрәтермен. 


“Йөгереп барып башың белән стенага бәрел!”

- Ярышларда, яки тренировкаларда сезгә нәрсәнедер дөрес эшләмәгән өчен оят булганы бармы?

- Берсендә Чаллыда үткән ярышта финалда җиңелдем. Җиңелдем дә, тренерым “йөгереп барып башың белән стенага бәрел” дип, бөтен залга кычкырды. Ул шундый таләпчән кеше. Әйе, бу сүзләрне бөтен спортзал ишетте, көлделәр. Минем күп тренерлар белән эшләгәнем бар. Һәр тренерның, әйтергә кирәк, үз подходы. Ә инде асылда мин күбрәк үзем шөгыльләнәм. Килеп чыкмаган әйберне тренердан барып сорыйм. Тренер кырыйдан карап тора. Булган хаталарымны әйтә, төзәтә. Мин  көрәшсез яши алмыйм инде.

“Көрәшчеләр оялып тормый!”

Татарстан чемпионы, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирлар чемпионы Рәнис Галимуллин белән дә сөйләштек. Рәнискә 25 яшь, ул Теләче өчен көрәшә.

- Мин көрәшкә 6 яшемдә килдем. Авылда безнең футбол түгәрәге бар иде дә, көрәш түгәрәге бар иде. Башка спорт төре буенча бернәрсә дә юк иде. Футбол да әйбәт уйный идем мин, әмма футбол буенча китәр өчен бик күп акча кирәк. Көрәш, минемчә, иң чыгымсыз спорт төре. Бүгенге көн көрәшенә, миңа калса, реклама җитми. Миңа гел шалтыраталар, нигә әйтмәден, килгән булыр идек, караган булыр идек, диләр. Ә хоккей белән футбол ярышлары алар гел дөнья күләмендә, зур итеп үткәрелә, шуңа күрә ул спорт төрләре шундый югары дәрәҗәдә инде. 

Көрәшчеләр үзләре оялчан халык түгел. Башта оялчанрак булсалар да, хәзер көрәшчеләр үзләрен карыйлар, үзләрен төрлечә танытырга тырышалар. Көрәшчегә, иң мөһиме, ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Нәтиҗәсез сиңа беркем дә игътибар итми. Аннан соң инде булган титулларны да күрсәтә белергә кирәк.

Ә менә күп кызларның төн йокыларын качырган батыр, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин, өч тапкыр интервьюга дәшсәм дә, килмәде. Башка егетләр миңа: "Сорагыз сез аннан, сорагыз, "сына" ул", - дисәләр дә, чакырып-чакырып та "сындыра" алмадым. Шуңа сорауларым да җавапсыз калды. Соңыннан аның Булат Мусинга шелтә белдергәнен күреп алдым: "Интервьюгыз озакка сузылды", - диде ул, елмаеп.

Алда - көрәш буенча дөнья чемпионаты. Чемпионатка 46 ил заявка биргән. 15 июнь көнне барлык ил көрәшчеләре өчен дә аккредитация һәм мандат комиссиясе булачак. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Барлыгы 7 авырлык категориясе булачак. 

Дөнья чемпионатында Россия данын 70 килограммда көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим Азат Нурмөхәммәтов; 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин; 85 килограммда 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин; Төмән өлкәсеннән Егор Егоян; Чистай районыннан Альберт Рахматуллин; Башкортстаннан Айнур Сыртаев яклаячаклар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100