Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цивилизацияле сугыш: туп тибү - илләрнең һәм ирләрнең үзен күрсәтү урыны

Футбол – ул сугыш. Сугышның цивилизацияле, канкойгыч булмаган, дөрес формасы. Бер-берсен уздыру, үзенең көчле булуын исбатларга тырышу ирләрнең канына салынган. Ә футбол шушы мөмкинлекне бирә. Ирләр һәм илләр бер-берсеннән көчлерәк икәнен цивилизацияле рухта исбатлый ала.

news_top_970_100
Цивилизацияле сугыш: туп тибү - илләрнең һәм ирләрнең үзен күрсәтү урыны
Иң башта - Бразилия белән Бельгия уены хакында. 6 июньдә дөнья футбол чемпионатының "Казан-Арена"да соңгы матчы узды. Бразилия Бельгиягә 2:1 исәбе белән оттырды. Һәм менә уеннан алган тәэсирләр.

Быелгы чемпионатның үзенчәлекләре:

1. Мактаулы кыз туйда һава бозган дигән кебек, шәп дип саналган командалар төшеп кала. Былтыргы Германия дә бетте-китте, Испания бөтенләй рәтләп уйный алмады. Инде Бразилияне дә өенә озаттылар. 

2. Кайсы команда иң тавышлысы, шулар җиңелә. Ираннар акырышты - җиңә алмады. Аргентиналар тавышланды - төшеп калды. Бразилия дә барысыннан да катырак акырды - җиңелде.

Җиңеләсең килсә, Казанда рәсемеңне ясат

Казанга атаклы уенчылар килүдән файдаланып калмакчы булып, танылган футболчыларның сурәтләрен Казанда йортларга төшерә башладылар. Футболчыларның рәсемнәрен шәһәр мэры Илсур Метшин үзе килеп карый башлады. Әмма ни гаҗәп - уенчыларга ярдәм итәргә тиешле бу рәсемнәр командаларга зыян сала булып чыкты. 

Аргентина уенчысы Мессиның рәсемен ясадылар - бер гол да кертә алмады. Җиңелеп кайтып китте.



Бразилиянең атаклы уенчысы Неймарны да ясадылар. Бу җомгада узган уенда ул бөтенләй тупка типмәде дисәң дә, артык булмас. Көч-хәл белән 90 минутын атлап йөреп чыкты. Үзе хәлсез. Нәкъ Иран уенчылары кебек - егылырга гына тора. Футболчы түгел, чын артист. Дөрес булса, Бразилия уенчыларын егылырга профессиональ кино артистлары өйрәтә, ди. Егылалар да, көндәш командага штраф типтерергә телиләр. Әмма Неймарга Казанда егылып артистлануы файда китермәде. 



Безнекеләр шундый бит инде алар. Хәерчегә хезмәтче булырга гына торалар. Берәр чит ил кешесен күрсәләр, сазаган кыз аерылган иргә ябышкан кебек капланып төшәләр. Казан мэры Неймарга фатир да бүләк итәм дип вәгъдә иткән иде. Бу футболчының еллык хезмәт хакы - 2 миллиард 662 миллион сум дип язалар. Чагыштыру өчен - Казан бюджеты 21 миллиард сум. Дөньяның иң бай футболчыларының берсе булган Неймар бик мохтаҗдыр инде Казандагы фатирга. Үзебездәге берәр мохтаҗ инвалидка бирсәләр, савап булыр иде.

Әмма болай дип сукранырга хәзер инде соң - фатир Неймарга бирелми. Ул Бразилиясенә фатирсыз кайтып китә.

Хәер, кем белә, Казан мэры аның начар уйнаячагын белеп фатир вәгъдә иткәндер. Әнә бит, бөтен гәзитләр шул хакта язып чыкты. Фатирны да бирми, яхшы атлы булып та калды. 

Кыскасы, җиңәргә теләгән команда Казанда үз сурәтен ясарга рөхсәт бирмәскә тиеш. Казанда рәсем ясаучыларның пумалаларын һәм буяуларын тартып алырга кирәк.

Казандагы уеннар шуның белән тәмам. Зур тавышлы һәм чәчәкле-чуклы җанатарлар Казаннан башка шәһәрләргә китәчәк, без акрынлап алар белән саубуллашабыз.

Бу чемпионатта Казан нәрсәне күрми калды? Кызганыч, Латин Американың тавышлы җанатарлы командалары җиңә алмады. Аларның берәрсе җиңсә - әйтик, Аргентина, Бразилия - Казанда тавышлы һәм истә кала торган фанатлар карнавалы күрә идек. Европа җанатарлары ялтыравык һәм тавышлы түгел. Шуңа күрә Метшинга Бельгия уенчыларының сурәтләрен ясатып, аларны җиңдерергә кирәк иде.

Футбол - ул сугышның цивилизацияле формасы

    Күп кенә сугышларның мәгънәсе юк. Хәтта иң уңышлы сугышка караганда да начар тынычлык файдалырак диләр. Әмма мәгънәсез булса да, сугышлар була. Илләр нәрсәнедер бүлешмичә яши алмый. Җиңүче ил көчлерәк һәм дәрәҗәлерәк булуын исбатлый. Элек электән шулай булган. 

    Ә футбол чемпионаты – шундый ук сугыш. Һәр ил үзенең иң булган, иң булдыклы икәнен күрсәтә. 

    Бер урынга җыелган ирләр, каннары кайнаудан кем көчлерәк икән дип көч сынаша башлый. Моны контрольгә алмасаң, ул начар формага күчәргә мөмкин. Спорт шушы энергияне дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә торган әйбер. Әйбәт бит - кешеләр көч сынаша, әмма цивилизацияле формада. 

    Үз илендә яшәгән иң куәтле ирләрнең көндәш ил капкасына тибеп туп кертүе ниндидер бер ритуал кебек, ул символик мәгънәгә ия. Туп кергәннән соң "Без булдырдык!" дигән жестлар күрсәтү дә шуның белән бәйле. Кайбер җанатарлар, футболчылар бу жестларның шул дәрәҗәдә кырысларын күрсәтә ки, хәтта аларга кисәтүләр ясарга мәҗбүр булалар. 

    Туп керткәннән соң футболчыларның реакциясе

    Шушы күренешне дөньядагы миллиардлаган кеше күзәтә һәм шуннан тәм таба. "Без җиңдек!" дигән рәхәтлек кичерә. Үзен җиңүче дип тою кешегә кирәк. Кеше һәрвакыт "без һәм сез"ләргә бүленешеп, үзенең яхшырак икәнен исбатларга тели. Ә футбол шушы мөмкинлекне бирә. Шуңа да ул популяр да.

    Футбол ул сугышның цивилизацион формасы икәнен анда җиңелүчеләрнең үз-үзен тотышына карап та белеп була. Сез җиңелгән команда җанатарларына карагыз. Алар бу хәлне шәхси трагедия итеп кабул итә.

    Кемнәр җиңүче?

    Дөньякүләм сугышларда бер үк илләр сугышкан һәм чагыштырмача бер үк илләр җиңүче булган. Кем көчле, шул җиңгән. Футбол чемпионатының финалында да бер үк илләр сугыша һәм җиңүче. Кемнәрнең ирләре куәтле, шулар җиңә. 1930 елдан бирле уздырылган чемпионаттагы җиңүчеләр - 8 ил. Чемпионнар исемлегенә яңалык керми диярлек, бер үк илләр кабатланып йөри.

    Бразилия – 5 тапкыр, Италия (4), Болар – Германия (3), Аргентина (2), Уругвай (2), Франция, Испания, Англия. Менә шушы илләр ел саен беренче урыннарны бүлешә. Калган хәлсез илләр артта өстерәлә.

    Дөнья икътисадын АКШ, Европа илләре тотып тора. Ә бу илләр - дөньяның иң көчле ирләре булганнар. 

    Ни өчен бу исемлектә Россия юк? 

      Моның сәбәпләренең берсе дип безнең илнең салкын булуын әйтергә кирәктер. Бездә Бразилиядәге кебек ел әйләнәсе туп тибеп булмый. Шуңа күрә бездә туп өч айлык җәйдә генә тибелә. Салкын Канада һәм Финляндия дә җиңүчеләр исемлегендә юк. Икенче сәбәпне үзебездән эзләргә кирәктер - димәк, ирләребез нык түгел. "Туп тибеп стадионда чабып йөриләр" дип сүгә футбол яратмаучылар. Футболчыларны авылга тирес түгәргә җибәрергә диләр. Менә моңа мондый җавап биреп була. Ул туп типкән футболчыларның теләсә кайсы авылда тирес түгә ала. Ә 90 минут буе стадионда теләсә кем туп тибә алмый. Тибә алам дип санаучылар, рәхим итеп, үзләрен сынап карый ала. Ун минуттан, гыж-гыж килеп, кырыйга чыгып авачак та, тирес түгүе бик җайлы икән диячәк андый кеше.

      Ә ни өчен Азия илләре исемлектә юк? Аларда да җылы бит дияргә мөмкин кемдер. Гарәп илләрендә Латин Америкасы, Европа илләрендәге кебек нык ирләр юк, димәк. Физик яктан көчле түгел алар.

      Һиндстан, Кытайда бу спорт төренең культурасы кермәгән. Әмма бу яклардагы ирләр көчсез дигән сүз түгел. Мәсәлән, Япония, Корея футболны үзләренә кертә башлады - аларның инде уңышлары да бар.  Кытай да футболны үстерә башлады.


      Ни өчен футбол?

        Чөнки футбол иң массакүләм спорт төре. Дөньяда миллионлаган кешене бер илдән икенчесенә барырга мәҗбүр итә алган бүтән чара юк. Бу футболның кагыйдәләре гади һәм спорт төренең массакүләм булуы белән аңлатыладыр. Туп тибеп тренировка ясар өчен туптан башка әйбер кирәкми. Латин Америкасы илләрендә бала-чага, яшьләр ел әйләнәсе туп тибә. Футболның шундый үзенчәлеге дә бар - тренировка уздырыр өчен хәтта ничә кеше булса да ярый. Кеше булмаса да туп тибү буенча күнекмәләр уздырып була. Тигез коймага туп тибеп уйнаган балаларны күргәнегез бардыр. Ә хоккей, баскетбол, волейбол кебек уеннар өчен җиһазлар, кием, тигез урын һ.б. кирәк. Футболны меңләгән кеше җыелган стадионда, ачык һавада үткәрергә була. Ә күп кенә спорт төрләренә ябык биналар кирәк.

        Футбол чемпионатының Россиядә узуы ул бик зур вакыйга. Мондый вакыйганы якындагы берничә дистә елда без күрмәячәкбез. Бу - шиксез. Чөнки чемпионатны уздырырга теләгән илләр бик күп.

        “Чемпионнар каргышы”

        Футбол җанатарлары фикеренчә, шундый күренеш бар. Алдагы чемпионатта беренчелекне алган ил киләсендә төшеп кала.Чемпионат тарихында ике генә тапкыр бер үк ил рәттән чемпион калганы бар. 1934-1938 елларда Италия һәм 1958-1962 елларда Бразилия. Чемпионнарның төшеп калуы шундый гыйбарә белән аталган: "Чемпионнар каргышы". Бу ни сәбәпле шулай, беркем дә белми. 

        Шул кагыйдәдән чыгып караганда, быел Германия төшеп калырга тиеш иде. Һәм ул төшеп калды да. 

        Футболда хәрәмләшү бармы?

        Әлбәттә. Сугыш тоташ хәрәмләшүдән тора. Сугышның стратегиясен язган Сунь Цзы – сугыш ул ялганлау сәнгате дип әйткән. Спорт төрләрен карасак, анда йөгерештә генә бар да бик гадел дип әйтеп була. Дистанция билгеле, кем беренче чабып килеп җитә - шул җиңә. Тупны алу, көндәшең бер урынга тибә дип уйлаганда икенче урынга озатып, теге уенчыны каз итеп калдыру футболны бизәп кенә тора. 

        Дөрес, элегрәк вакытта футболда бөтенләй кыргый законнар булган, бер-берсен имгәтеп тә бетергәннәр. Хәзер мондый хәлләр юк, көндәшен имгәтүчеләргә зур җәзалар каралган.

        Футболдагы матчларның сатып алына дип сөйләшүләр - мәңгелек бәхәс чыганагы. Башка спорт төрләрендәге кебек үк, казый – арбитрдан күп нәрсә тора. Җен урынына чабып барган ирләрнең бер-берсен төртеп егуы гадәти күренеш. Юри шулаймы, очраклымы икәнен кайбер чакларда билгеләве кыен да була. Сатып алынган арбитр, шушы очраклардан файдаланып, гаепле уенчыга кызыл карточка күрсәтеп куып чыгара, штраф билгели ала.

        2002 елда Көньяк Кореяда узган футбол чемпионатында хуҗаларның – кореяларның җиңүе зур бәхәсләр тудырды. Судья Байрон Мореноның Италия белән Көньяк Корея матчы вакытында казыйлык итүе зур бәхәсләр тудырды. Ул Италиягә пенальти билгеләде. Италия голын исәпләмәскә дигән карар чыгарды һәм бер уенчыларын куып чыгарды. Шул сәбәпле, Италия бу матчта җиңелде, Көньяк Корея дүртенче урынны алды. 

        Соңыннан Морено наркотиклар белән тотылып төрмәгә эләкте.

        Менә кем әйтә ала Морено бу матчта гадел хөкем иткән дип? Бәлки, Көньяк Кореядагы кешеләр, Мореноның бу яман гадәтен белеп, аңа шундый тәкъдим ясагандыр? Мәсәлән – яки наркотиклар белән тотылып төрмәгә утырасың, яки матчта Көньяк Кореяны алга чыгарасың? Акча яраткан арбитр гадел түгел итеп хөкем итәргә риза булгандыр.

        Илләр арасында икътисади, сәяси бәйлелек бар икән, бу мөнәсәбәтләр футболга тәэсир итми дип беркем дә әйтә алмый. Әйтик, берәр илнең бик тә чемпион буласы килә ди. Ә көндәш илнең зур кредитлары бар, акчасы җитми... Иң югары даирәдә сугышта кемнең җиңеләсе турында алдан килешү булмас дип беркем дә әйтә алмый.

        Илләр арасында икътисади элемтәләр никадәр азрак, алдан килешенгән нәтиҗәле матчлар да шулкадәр үк азрак буладыр. Әмма боларны бер генә кеше исбатлый да, инкарь итә дә алмый. Җиңелгән илнең "уен сатып алынган" дип сөрән салуы - гадәти күренеш. Чөнки шул рәвешчә, үзеңнең җиңелүеңне исбатларга була. Әлегә дөнья чемпионатында бер генә команданың да акча өчен сатылуын исбат итә алганнары юк. Шулай ук матчларның һәрвакыт гадел үтүен дә беркем дә ышандырып әйтә алмый.

        Быелгы чемпионатта судьялар гадел хөкем итмәде дигән гаепләүләр әлегә ишетелмәде.

        Приз - 2,5 млрд сум

        15 июльдә дөньяда иң көчле команда кайсы ил икәне ачыкланачак. Җиңгән командага 2,5 млрд сум приз биреләчәк. Һәм 4 ел буе шул ил Берлинны алган кебек, без - иң көчлеләр дип мактанып йөриячәк. Ә калганнар тешләрен кысып, кызыгып һәм көнләшеп, киләсе чемпионатка әзерләнеп яшәячәк.

        Стадиондагы сугыш кешенең начар энергиясен чыгарырга мөмкинлек бирә. Әйбәт бит.

        Комментарийлар (0)
        Калган символлар:
        news_right_column_1_240_400
        news_right_column_2_240_400
        news_right_column_3_240_400
        news_bot_970_100