Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рейтинг: Танылган татар көрәшчеләре - Инстаграмда!

Спорт турында сөйләшүләрне күзәтсәң, бөтен кеше футбол һәм хоккей белән генә мавыга диярсең. Ник соң татар көрәше турында сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә? Әллә халык татар көрәшчеләрен белмиме? “Татар-информ” танылган татар көрәшчеләрен Инстаграмда барлады. Егетләрнең уңышларын сез дә күзәтеп барыгыз!

news_top_970_100
Рейтинг: Танылган татар көрәшчеләре - Инстаграмда!
Булат Мусин – татар көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы. 


  • Булат Мусин 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районында туган. 

  • 2017 елның көрәшчеләр рейтингында өченче баскычта тора. Бу рейтингны Татарстанның көрәш федерациясе булдырган.

  • Инстаграмында 4040 язылучысы бар. 

  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 

  • Пост астына язучыларның күбесе - кызлар. Булатка кызлар, гашыйк булуларын белдереп, төрле смайликлар калдыралар, “ну ты машина”, “мощь”, “зверь”, “красавчик”, “Муся” дип атыйлар. Булат ул комментарийларга лайклар куя, күп очракта җавап та бирә. Булат Мусинның комментарийсыз калган постлары юк дисәң дә була, аның аккаунты актив. 

  • Булат Мусинның инстаграмына әнисе Рәмзия Мусина да язылган, ул улына уңышлар теләп, аны котлап, комментарийлар язып калдыра. 


Илмир Төхвәтуллин – 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында).


  • Илмир Төхвәтуллин 1991 елның 20 ноябрендә Биектауда туган. 

  • Ул 2017 елның көрәшчеләр рейтингында беренче урында.

  • Инстаграмында 3076 язылучысы бар. 

  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 

  • Илмирның Булат Мусин белән төшкән фотолары күп. Димәк, алар дуслар. 

  • Әмма Илмирның аккаунт активлыгы Булатныкыннан сүлпәнрәк. Комментарийлар бар, ләкин алар бик сирәк һәм араларында аерып әйтерлекләре юк диярлек. Комментарийлар күп очракта Илмирның “кубиклы эчен” төшергән фотолар астында тезелә. Шундый бер фото астында бер егет: “Осторожнее, абый, кызларның психикаларын сакла”, - дип язып калдырган. 


Нәфис Миңнебаев – татар көрәше буенча Универсиада чемпионы, билбау көрәше буенча Россиянең Халыкара класслы спорт остасы, Россиянең көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның милли көрәш буенча спорт остасы. 


  • Нәфис Миңнебаев 1985 елның 24 мартында Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында туган. 

  • Инстаграмында 2194 язылучысы бар. 

  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 

  • Нәфиснең фотолары астында берниндә дә “красавчик”лар һәм “зверь”ләр юк. Аның инстадуслары бары тик җитди комментарийлар гына калдыра. Бәлки, бу Нәфиснең Биектау муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге башлыгы булуы белән бәйледер? 


Азат Нурмөхәммәтов – көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим. 


  • Азат Нурмөхәммәтов 1990 елның 15 маенда Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туган. 

  • Инстаграмында 1597 язылучысы бар. 

  • Азатның постлары милли рух белән сугарылган. Аның милли чаралардан, туйлардан, ялдан дә, чит илләрдән һәм, әлбәттә, көрәш мәйданнарыннан фотолары бар. Гомумән, Азат аккаунтын актив рәвештә алып бара. Ул гаилә фотолары белән дә уртаклаша. Тормыш иптәше Гөлнараны, улларын еш күрсәтә. 

  • Азатка комментарий язучылар - аңа чын күңелдән уңышлар теләүче кешеләр икәнлеге сизелә. 

  • Азат Нурмөхәммәтов Татарстанның көрәш федерациясе булдырган 2017 елның көрәшчеләр рейтингында җиденче урында.


Муса Галләмов – Европа чемпионы, Мари Эл республикасының билбау көрәше буенча беренче һәм бердәнбер спорт мастеры. 



Трени

Публикация от musa_galliamov (@musa_galliam)

  • Муса Галләмов 1991 елның 29 июнендә Мари Эл Республикасы Бәрәңге районында туган. 

  • Инстаграмында 489 язылучысы бар. 

  • Тренировкалардан фото һәм видеолары юк диярлек. Күпчелек постлары тормыш иптәше һәм кызлары белән. 

  • Муса Галләмов 3 апрель көнне бер бик кызыклы пост куйган. Кулына яңа туган бала тотып төшкән фотосы астына ул “Өйгә кайтабыз. Барысы да Аллаһка шөкер”, дип язып куйган. Комментарийларда Мусаны әти булуы белән котлаганнар. Димәк, Муса Галләмов өченче тапкыр әти булган! 

  • Мусаның күпчелек фотолары аклы-каралы. Бәлки ул танылган көрәшченең яраткан стиледер? 

  • Муса Галләмов Татарстанның көрәш федерациясе булдырган 2017 елның көрәшчеләр рейтингында 18 нче баскычта.


Артур Зөлкәрнәев – билбау көрәше буенча дөнья һәм Россия чемпионы. 

  • Артур Зөлкәрнәев 1995 елның 9 июнендә Башкортстанда туган. 

  • Инстаграмында 473 язылучысы бар. 

  • Артур аккаунтын актив алып бара дип әйтү дөрес булмас. Аның Инстаграмында бары тик 17 пост, шуның иң соңгысы 31 гыйнварда куелган. Комментарийлар юк диярлек. 

  • Артур Зөлкәрнәев Татарстанның көрәш федерациясе булдырган 2017 елның көрәшчеләр рейтингында 26 нчы баскычта.


Альберт Рахматуллин көрәш буенча Россия чемпионы, спорт мастерына кандидат. 

  • Инстаграмда аккаунты без караганда ябык иде: @albert_rahma_86 Алдан дуслыкка өстәргә кирәк, димәк.

  • Альберт Рахматуллин 1986 елның 20 августында Башкортстанда туган. 

  • Инстаграмында 566 язылучысы бар. 

  • Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар. 

  • Альбертка комментарийлар язмыйлар дисән дә була. Ул үзе гел фотолар куеп торса да, аның постлары астында фикер алышулар, котлаулар, мактаулар бик сирәк очрый. Бу, мөгаен, аккаунтының ябык булуына бәйледер?

Булат Хәбибрахманов – Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының спорт мастеры. 

  • Аккаунты шулай ук ябык. @bulathab_
  • Булат Хәбибрахманов 1973 елның 2 ноябрендә Казанда туган. 

  • Булат Хәбибрахмановның 90 язылучысы һәм 48 посты бар. 

  • Ул, кызганычка каршы, “Татар-информ” хәбәрчесеннән дуслык тәкъдимен кабул итмәде. 

  • “Татар-информ” хәбәрчесенең Инстаграм аккаунтыгызны алып барасызмы дигән соравына: “Вакыт булганда алып барам”, дип җавап бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100