Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин бит чемпион! Нишләп бакчада эшлим әле!" Актаныш егете, Россия чемпионы исеме алгач, печәнгә чыгарга киреләнгән

Күптән түгел Чиләбедә узган җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә Актаныш егете Искәндәр Һадиев биш чакрымга йөгерүдә беренчелекне яулады. "Татар-информ" авыл егетенең бу мәртәбәле нәтиҗәгә ничек ирешүен һәм бу дәрәҗәнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белеште.

news_top_970_100
"Мин бит чемпион! Нишләп бакчада эшлим әле!" Актаныш егете, Россия чемпионы исеме алгач, печәнгә чыгарга киреләнгән

"Малын да карады, көтү дә көтте"

Искәндәрнең әтисе Илшат Актанышта кибет тота. “Улым Искәндәр 4 класстан йөзүгә йөри башлады. Тугызынчы сыйныфка кадәр Актанышта укыды. Өч ел элек җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә башлады. Беренче остазы - Рузил Тимеров. Күңел сөенә. Бер уйласаң, кечкенә генә авыл малае, шундый спорт дәрәҗәсенә иреште. Күпме халык арасында җиңү яулый алган, Актаныш егете икәнен күрсәткән", - дип сөйләде ул.

"Кечкенә вакытыннан эш яратып үсте, тырыш булды: малын да карады, көтү дә көтте, бәрәңге дә алды. Искәндәрнең кулыннан бар эш тә килә. Сүзне тыңлый, әйткәннең барын да тырышып, әйбәт итеп эшли. Әгәр киләчәктә дә ул үзенең тормышын спорт белән бәйләргә уйлый икән без каршы килмибез. Аю да аппагым, керпе дә йомгашым ди бит әле. Спорт бик авыр, анысы сүздә юк, ләкин без Искәндәрне ни генә сайласа да, һәрвакытта да аның фикерен хөрмәт итеп, хуплап торачакбыз.

Безнең Актаныш ягы спорт буенча бик көчле бит. Күпме спортка бирелгән яшьләр бар. Күпмесе чаңгы буенча көчле. Ләкин Актанышта көчле тренерлар җитеп бетми,” - диде Россия беренчелеген алган егетнең әтисе.

Искәндәр Чаллыга күченгәч, җиңел атлетика белән ныклап “Ял Чаллы” спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлаган. Хәзер Казан Инновацион Университетында юридик бүлектә укый.

Искәндәр Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән

Россия беренчелеген алган егет Искәндәрнең үзе белән дә сөйләштем.

- Искәндәр, нигә  җиңел атлетикага кереп китәргә уйладың?

- Уйламадым да, дөресен генә әйткәндә. Спорт буенча Россия беренчелеген алырмын дип башыма да килмәде. Үзем өчен йөри башладым. Чаллыга күчкәч, йөгерү буенча остаз таптым. Беренче ярыштан ук медальләр ала башладым. Шулай итеп җиңел атлетикага да кереп киттем.

- Җиңел атлетика белән шөгыльләнү укуга зыян салмадымы? Укуда авыр булдымы?

- Укырга тырыштым, ел буе ярышларга йөрдем. Ярыштан кайтуга, тиз-тиз укып калганнарны куып тотарга тырыштым. Бер-берсенә комачауласалар да, җиңел атлетиканы да, укуны да яхшы алып бардым.

- Җиңел атлетикага кереп китү, зур уңышларга ирешү өчен нәрсә кирәк?

- Күнекмәләр, күнекмәләр, күнекмәләр. Көненә ике тапкыр йөгерәбез. Иртән 1-2 сәгать булса, кич белән дүрттән җидегә кадәр. Көненә барлыгы биш-алты сәгать күнекмәләр ясауга гына китә. Күнекмәләр ясыйбыз, бассейнда йөзәбез, йөгерәбез. Әгәр дә күп көч куймасаң, чынлап та тырышмасаң, уңышка ирешү авыр. Шулай ук дөрес тукланырга, көнеңне билгеле бер план белән алып барырга кирәк.

- Йөгерү буенча беренче җиңүеңне хәтерлисеңме?

- 2015 елда Казанда, 3 километрга йөгереп, 3 урын - бронза яулаган идем. Беренче алтын шул ук елның декабрендә булды.

- Конкуренциясез ярыш булмый диләр. Синең конкурентлар белән конфликтка кергән булдымы?

- Конфликтлар олы тугел инде. Остазлар белән дә кайвакыт аңлашылмаучанлыклар булгалый. Күнекмәләр буенча иптәшләр белән дә алай конфликтка кергән юк. Безнең дус, тату команда. Бер-беребезгә спортта гына түгел гадәти тормышта да булышабыз.

- Беренче урын алганнан соң ниләр кичердең?

- Мин сезон лидеры идем. Өчлеккә керергә дип уйладым. Ярыш көнне коеп яңгыр яуды. Күзне ачарлык та түгел иде. Беренче ике километрны йөгергәндә эмоцияләр чыгып та беткәндер. Беренче урынны алгач, бер-беребезне котлый башладык. Остазым котлады. Шалтыратып, язып котлаучылар да булды.

 - Ә ашау рационың нинди?

- Ашау планын алдан язам. Күнекмәләр ясаганда ашау балансланган була. Ә ярышка бер ай кала бары тик аксымлы диета. Атнага бер тапкыр нәрсә генә теләсәм дә ашарга ярый.

- Хәзер нинди ярышка әзерләнәсең?

- Мин юниорлар арасында беренчелекне яулаган идем. Хәзерге вакытта Чиләбедә 6 июльдә үтәсе олылар арасындагы йөгерешкә әзерләнәм.

- Киләчәктә тормыш иптәше итеп татар кызын сайларга уйлыйсыңмы?

- Мин милләткә карап сайлармын дип уйламыйм. Иң мөһиме - кешене ярату кирәк. Ләкин шулай да әти-әни тәрбиясе буенча татар кызы сайлармын дип уйлыйм.

- Россия чемпионы булгач игътибар арттымы?

- Әйе, социаль челтәрләрдә. “Инстаграм”да язылучылар артты. Газеталарда, телевидениедә чыктым. Интервьюлар алдылар. Авылга кайткач, күршеләр: “Укыдык. Молодец!” - диделәр.

- Син җиңел атлектика белән шөгыльләнәсең, шул ук вакытта юристка укыйсың. Киләчәктә кайсын сайларга булдың?

- Спортны сайлармын дип уйлыйм. Юристка укуым “запасной”. Ник юрист дигәндә, әтием дә киңәш бирде, үзем дә тартылдым. Гуманитар профессия бит, инженерга уку кебек түгел. Юридик терминнар, темалар да яхшы аңлашыла. Ярышлардан кайтам да, тиз генә ятлап алам. Ә болай киләчәктә спорт остазы буласы килми, шул өлкәдә эшләгән кешеләрдән дә сораштым.

- Хәзер популярлык арткач, “йолдызлык чире” барлыкка килмәдеме?

- Юк. Мин сөйләшүдә гади булдым, гади булып калдым да. Үземдә андый үзгәрешләр сизмим. Шулай да, мин күңелемә ошаган кешеләр белән генә аралашырга тырышам. Үзеңә ошаганча эшләргә кирәк бу тормышта. Мин мәсәлән модага иярәм, ал төстәге носкилар кияргә яратам. Чәчне модача кистерәм, күптән түгел буяттым да. Үземә ошаганча эшлим. Әйтүчеләр, сине сөйләүчеләр гел була бит ул. Бер дә авторитет булган футболистларга килеп “Ник моны киясең?”, “Ник алка тактың?”, дип сорамыйлар бит. Яныма “Ни кидең?” дип килгәннәргә башта үзләрен карарга киңәш биргән дә булды. Ә болай мине эгоист диючеләр дә бар. Остазым да еш кына шулай ди. Чөнки спортта эгоист кешеләр югары үрләргә менә, күпкә ирешә. Миндә дә андый нәрсә булып алды. Ярыштан соң өйгә кайткач, печәнгә чыгаргач, кирелек килеп алды үзе. “Мин бит чемпион! Нишләп бакчада эшлим әле,” - дидем. Ләкин, шул ук вакытта әти-әнигә булышырга кирәген дә аңладым. Һәм печән эшенә керештем.

- Киләчәккә планнарың нинди?

- Киләчәктә - Олимпия уеннарында катнашып җиңүче булырга. Дөнья чемпионы булырга. Иң мөһиме - Олимпия уеннарына эләгү. Тагын да күбрәк тырышырга, эшләргә кирәк.

Искәндәргә 19 яшь.

Гаиләдә бер бала.
Әтисе Илшат - бизнесмен.
Әнисе Назлыгөл – "Чаллы-бройлер" оешмасында эшли.
Шәхси тормышы: йөргән кызы юк. ("Әлегә иртә-кич спорт. Ошаган кызым да юк”, ди ул).
Мәктәптә яраткан фәннәре: биология, физкультура, рус теле.
Яраткан ризыгы: духовкада пешкән кызыл балык
Яраткан китаплары:  “Разум чемпионов” кебек  мотивацион китаплар.
Кечкенә чактагы хыялы: зур спортчы булу. "Йөзүче булам" дип уйлаган булган.
Киләчәккә планнар: Олимпия уены җиңүчесе булу.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100