Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майламасаң начар шуа: Татарстанда беренче модульле чаңгы базасы ачылды

Күрсәткечләрең югары икән, әҗерен дә алырсың – Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе шундый принцип белән эшли. Кукмарада узган Татарстанда чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышта җиңнәре сызганулы районнарга дистәләгән мең сумлык чаңгы майлары да өләшенде, миллион сумга спорт киемнәре алырга да ышандырдылар.

news_top_970_100
Майламасаң начар шуа: Татарстанда беренче модульле чаңгы базасы ачылды

Кукмара лаек!

Кукмара районында республикада беренче модульле чаңгы базасы ачылды. Республика программасы буенча Татарстан район һәм шәһәрләрендә быел 11 база ачылса, киләсе елга тагын 15 база ачарга ниятлиләр.Быел тапшырылачак 11 базаның гомуми бәясе 66 миллион сумга төшкән. Димәк, 120 квадрат метр мәйданны биләгән, берьюлы 30-40 кешехезмәт күрсәтә алган һәм алар өчен барлык уңайлы шартлар – киенү-чишенү бүлмәсе, чаңгы һәм кирәк-яракны саклау-әзерләү урыны, юыну өчен урыны булган модульле база 6 миллион сумга төшә, дигән сүз. База үз эченә 100 комплект чаңгы һәм чаңгы юлы әзерләү өчен кар машинасын да алган.

Кукмарадан тыш ошбу база Казан белән Чаллыда, Әгерҗе, Әлмәт, Әлки, Алабуга, Минзәлә, Саба, Спас һәм Ютазы районнарында ачыла. Модульле базаларга урын сайлаганда район һәм шәһәрләрнең чаңгы спортындагы уңышлары һәм рейтингта тоткан урыны исәпкә алынган.

– Кукмарада чаңгы спортының үсеше өчен янып-көеп йөрүче, һәрдаим инициатива күрсәтүче төркем бар. Шуңа да биредә модульле база ачмый калырга мөмкин түгел иде, – диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

– Бездә бит халык спорт белән дус. Әле ике ел элеке кенә “Америка клены” үсеп утырган мәйданчыкта федерация булышлыгы белән 9 миллион сумга яктыртылган трасса булдырдык. Инде менә база пәйда булды. Ә мондый модульле базалар чаңгы спортының үсешенә юл салачак, – ди үз чиратында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Таякка таянып, Сабага таймагайлары!

Кукмарада чаңгы спорты һәм скандинавия йөреше елдан-ел популярлаша бара икән. База салмый калып кара! Таякка таянып, Сабага менеп китүләре бар.

Сүз уңаеннан, киләсе елга Татарстанда тагын модульле 15 чаңгы базасы ачарга ниятлиләр.

Эшне урынында күрсәтик!

Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев мондый республикада программаның икенче ел эшләве, аңа акча бүленүе спорт төренең үсешенә китерәчәк.

– Дизайны яхшы, эчендә барысы да функциональ дәрәҗәгә җиткерелгән. Кукмараның чаңгы спорты үсеше буенча лидер район – аларның спорт тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге бар. Чаңгы спортының тарихы бүген дә дәвам итә, үсә. Татарстан чаңгычыларының уңышлары, спорт үсешенең тулы бер системасын да җайга салырга, массакүләм спортны үстерергә булыша – ди Илшат Фәрдиев.

Шулай да база төзелгән районнар федерация һәм республика җитәкчелегенең ышанычын акларга тиеш. Базаларны буш тотарга ярамый.

– Буш тормаячак. Биредә трасса яктыртылган, шулай булгач көннең теләсә кайсы вакытында килеп, чаңгыда шуарга була. Үз чаңгысы белән килүчеләргә шуу – бушлай. Чаңгыларны прокатка да алып була – бер сәгате 50 сум. Ә аз керемле гаиләләргә без прокат бәясен 5 сум гына куйдык”, – диде районы башлыгы.

Шул рәвешле төбәктә массакүләм спортны үстерүнең төрле юллары эзләнүен әйтте ул.

...Тырыш төбәкләрнең эшләре генә түгел, чаңгылары да шома барачак. Татарстанда чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырыш азагында күрсәткечләр рейтингы буенча алдынгы 14 районга чаңгы майлары таратылды. Бәхет өчен күп тә кирәкми икән бит – сөенеште май күргән районнар. Димәк биредә майлы эшнең җайлы баруын аңлап өлгергәннәр инде.

Федерация җитәкчелеге юмартрак та кыланды түгел микән әле – җирле тегү фабрикасының кышкы спорт киемнәрн мактап телгә алуларын ишетү белән Илшат Фәрдиев 10 алдынгы районга гомуми суммасы 1 миллион сум тәшкил иткән киемнәр тектерү мәсьәләсе өстендә эшләргә боерды.

Вәзгыять катлаулы

Проблемалар да юк түгел. Бүген Кукмарада республиканың чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышта Казандагы проблемалар да калкып чыкта. Массакүләм спорттан бигрәк, профессиональ үсешкә аяк чалган җитешсезлекләрнең берсе – Казанда заманча таләпләргә туры килгән чаңгы-роллер трассасы булмау, диелде.

– Кызганыч, Юдино бистәсендәге төзекләндерелә торган “Локомотив” стадионында чаңгы-роллер трассасы булдыру каралмаган. Аннан баш тартуның сәбәбе – стадион янәшәсендә урман һәм тыюлык зонасы булу. Бу зур проблема тудырыр иде, – ди бу уңайдан Казан Башкарма комитеты физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Түрә сүзләренчә, төзекләндерү эшләре 2018 елда төгәлләнәчәк. Ә чаңгы-роллер трассасы буенча төрле тәкъдимнәр карала.“Безгә тәкъдимнәр кирәк. Урманны кисмичә генә трасса салу юлын табарга иде”, – диде Вострикова.

Ә илкүләм проблемалар тагын да ныграк борчый. Россия җыелмасы, допинг белән бәйле вазгыять һәм Халыкара Олимпия комитетының нейтраль әләм турындагы карары Татарстанны да читләтеп узмады. Вакытлыча ярышлардан читләштерүчеләр арасында безнекеләр дә бар.

Ничек кенә булмасын республика Уеннарга әзерлек һәм ярышлар барышында үз спортчыларын финанс яктан кыен хәлгә куярга җыенмый.

– Спортчыларны әзерләү буенча алдан планлаштырылган эшләрне үзгәртергә җыенмыйбыз. Спортчыларга ярдәм итү тыелмаган. Татарстанның һәр спортчысы үз планы буенча әзерләнә, финанс ярдәме җитмәгән очракта яңа иганәчеләр, инвесторлар җәлеп ителә. Спортчыларыбызны акча ягыннан кысарга юл куймабыз”, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

"Барырга ярамый бармаска". Өтерне кая куябыз?

Халыкара Олимпия комитетының Россия спортчыларына нейтраль әләм астында гына чыгыш ясарга рөхсәт итү карарына килгәндә, Татарстанда моңа әзер булуларын яшермиләр.

Шулай да нейтраль әләм астында чыгыш ясарга кирәкме соң?

– Мондый борылышны көттек һәм аңа әзер идек. Ил Президенты Владимир Путинның фикерен ишеттек, ул теләге булган спортчыларның Уеннарда нейтраль әләм астында катнашуына каршы булмавын җиткерде. Спортчылар гомер буе Олимпиадага әзерләнә һәм аларның хокукларын кысу дөрес булмас иде, – Хәлил Шәйхетдинов.

Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев фикеренчә, бу мәсьәләдә хокук белгечләренә дә эш җитәрлек әле.

– Бу хәл бенча без дә борчылабыз. Вазгыять белән бәйле хокукый кырда адвокатлар өчен эш җитәрлек әле. Ярышлардан читләштерелгән спортчыларның да дәгъвалары карала. Үз гомерен спортка багышлаган спортчыларның намусына тап төшерелмәс өчен барлык эшләр дә башкарылачагына ышанабыз. Барыбыз да туып-үскән, яшәгән илебезне яратабыз. Олимпиадада ил данын яклау зур кыйммәткә ия ул, – диде Илшат Фәрдиев.

...Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак 2018 елгы кышкы Уеннарда Татарстанның дүрт чаңгычысы катнашырга мөмкин. Алар – Андрей Ларьков, Анна Нечаевская, Артем Николаев һәм Мария Давыденкова. Соңгы исемлек 25 декабрьдә Россия Чаңгы федерациясе президиум утырышында расланачак.

Ничек кенә булмасын, өметләр Олимпиадага барып тоташа. Майны гына бутамаска иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100