Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кул көрәше буенча Россиядә беренче урын алган татар спортчысы: Үземне батыр егет дип саныйм

Екатеринбургта кул көрәше буенча ил беренчелегендәге ярышларда Башкортстанның Балтач районы яшь спортчы Радим Галиуллин 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын алды. “Татар-информ” хәбәрчесе татар спортчысы һәм аның остазы белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Кул көрәше буенча Россиядә беренче урын алган татар спортчысы: Үземне батыр егет дип саныйм

Радим Балтач районының Иске Балтач авылы егете. Аңа 15 яшь. Алар гаиләдә дүртәү - Радимның кечкенә сеңлесе бар. Иске Балтач авылы 1нче мәктәбенең 9 „б” сыйныфында укый.


- Спортка кайчаннан җитди карый башладың?

- Спорт белән шөгыльләнүемә берничә елдан артып китте. Спортка эләгүем дә очраклы гына килеп чыкты: армрестлинг буенча түгәрәк оештырыла дигәч, дус-иптәшләрем белән ияреп, барып карарга булдым. Спорт мине үзеннән-үзе якынайтты, бер кереп киткәч, аерыласы килми икән ул! Аңа мин укудан тыш вакытларымны багышладым.



- Уңышка ирешүеңнең сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?

- Уңышка ирешүемнең гап-гади юлын гына күрәм – ул спорт белән даими шөгыльләнү.

- Һәр кеше нәрсәдән дә булса яки кемнән дә булса курка. Ә сиңа, батыр егеткә, курку хисе белән “очрашырга” туры килдеме?

- Мин үземне батыр егет дип авыз тутырып әйтә алам. Бәлки, курка торган әйберләр бардыр инде ул. Хәзер генә өздереп әйтә алмыйм, исемә төшми.

- Ярышлар турында сөйләп китсәң иде?

- Екатеринбургка поезд белән бардык. Ярышлар биш көн дәвамында узды, ял итеп алырга да өлгердек. Мәскәү, Дагестан, Свердловскидан килгән катнашучылар белән танышып калдым. Гомумән, мин бер ел эчендә генә Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа шәһәрләрендә булырга өлгердем, үзем сыман ук спортчылар белән аралаштым. Ә инде җиңгәнемне белгәч, әти-әнием, якыннарымнан кала, бергә укыган танышларым, сыйныфташларым котлады.

- Армрестлинг белән шөгыльләнүнең чикләүләре бармы?

- Армрестлинг белән ун яшьләрдән алып булдыра алганча өлкән яшькә кадәр шөгыльләнсәң дә ярый, аерым бер чикләре юк.

- Үзеңә куйган максатың бармы?

- Минем максатым – киләчәктә кул көрәштерү буенча спорт остасы кандидатына ия булу.


Тренер: Җиңү - көтелмәгән шатлык булды


Радимны спорт ягыннан остазыннан да яхшырак ачып бирә белүче кеше юктыр. Балтач районы тренеры Айваз Сафетдинов укучысы турында нинди фикердә икәнен белештек.

- Радим армрестлинг белән шөгыльләнә башлавына инде өченче ел китте. Кул көрәштерү буенча атнасына 3-4 тапкыр шөгыльләнәбез. Радим тыныч, сабыр холыклы егет. Башлангыч сыйныфларда укыган чагында бию түгәрәгендә йөргәнен һәм дзюдо секциясендә шөгыльләнеп караганын беләм. Түгәрәккә вакытында йөри, дәресләрне бер дә калдырмый. Кушылган барлык йөкләмәләрне башкара. Радимның спорт белән шөгыльләнүендә әти-әнисе дә һәрьяклап көч биреп, җан атып тора. Киләчәккә Радимга зур өметләр баглыйбыз. Безнең балалар спорт мәктәбенең армспорт бүлегендә барлыгы 15 бала шөгыльләнә. Радим быел иң югары нәтиҗәләргә күтәрелә алды, минем укыту дәверендә мондый зур уңышка ирешүчеләрнең булганы юк иде әле. 

- Россия күләмендәге конкурсларда ничәнче тапкыр катнаштыгыз? Гомумән, ярышлар ничек узды?

- Россия беренчелеге буенча армрестлинг ярышларына бишенче тапкыр баруыбыз. Ел саен катнашырга тырышабыз. Район хакимиятеннән ярдәм бар, Аллага шөкер. Быел исә безнең районнан алты катнашучы барды. Радим уң һәм сул кул буенча да беренче урын алды. Ә ярышның соңгы көнендә ике кулга булган балларны бергә кушып, гомум исәп нәтиҗәсендә беренче урынга лаек булды. Көндәшләргә килгәндә, Казаннан, Свердловскидан, Дагыстан, Башкортстаннан катнашучылар бар иде.

- Радимны җиңәр дип уйлаган идегезме?

- Нинди дә булса урын бирерләр дип өметләнгән идем, ә менә нәкъ беренче урын ук булыр дип уйламадым. Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Ярышка дип киткәч, өметсез бармыйсың инде ул.

- Ярышлар алдыннан укучыларыгызга нинди киңәш-теләкләр телисез?

- Курыкмаска, көрәшергә өндим. Нәкъ тренировкадагы кебек.

- Үзегезнең укыту ысулыгыз бармы?

- Һәр тренерның үзенең тактикасы буладыр инде ул, барысын әйтеп тә бетереп булмый. Йокламаска, актив булырга, хөкемдарны тыңларга һәм, әлбәттә, остазның сүзләренә колак салырга кирәк.

- Радимның уңышка ирешүенең сере белән уртаклаша алмассызмы?

- Спорт тырышларга уңыш китерә. Радим да үз тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә мондый үрләр яулый алды дип уйлыйм мин.

Радим Галиуллинны беренче урын яулаганы белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба тагын да югары үрләргә ирешүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100