Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Red Bull Air Race чемпионатын 90 мең кеше тамаша кылды

Казанда Red Bull Air Race Дөнья чемпионаты этабы узды. Чемпионатның генераль директоры Эрик Вольф әйтүенчә, ярышларны карарга 90 меңнән артык кеше җыелган иде.

news_top_970_100
Казанда Red Bull Air Race чемпионатын 90 мең кеше тамаша кылды
Үткән ялларда узган ярышлар кысаларында, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте Казанның Кремль яр буенда «TUNDRA LOUNGE» мәйданчыгын оештырды. Мәйданчыкта Россия төбәкләреннән килгән «Татспиртпром» сәүдә йорты кунаклары һәм АКШ вәкилләре дә булды, аларны чемпионат алдыннан Тышкы икътисади эшчәнлек департаментында кабул иткәннәр иде.



«Татспиртпром» компаниясе чараның төп партнеры ролендә чыгыш ясады. «Татспиртпром» АҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларга әзерлек Red Bull Air Race Дөнья чемпионаты этабын оештыручылар, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән тыгыз бәйләнештә алып барылды. 13 июльдә «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов компания тарафыннан Казан халкына әзерләнгән бүләк өчен «Татспиртпром» җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде.



Red Bull Air Race очкычлары өчен авиабаза буларак «Казан-Ринг» автодромы файдаланылды, җиңел моторлы самолетлар шуннан күккә күтәрелде. Оештыручылар барлык яшьтәге тамашачыларның да мәнфәгатьләрен кайгырткан иде: Кремль яр буенда эшләгән Red Bull Air Race паркында балалар, популяр музыка һәм биюләр өчен концерт мәйданчыклары, аниматорлар эшләде, мәгълүмати стендлар, спорт самолетларының макетлары урнаштырылган иде. Тамашачылар Ту-160 һәм Ту-95 самолетларының очышларын, парашютчыларның чыгышларын карап хозурланды.



Ярышларда өченче урынны яулаган Майк Гулиан (АКШ) Казан трассасының иң катлаулысы булуын билгеләп үтте. Казан чемпионат тарихына тагын шунысы белән дә кереп калды: ике көн эчендә очкычлар рекордлы сандагы пилонны (68 данә) кисеп үтте.



Казан-2017, квалификация нәтиҗәләре:
1. Пит Маклауд (Канада) 54,562,
2. Мартин Шонка (Чехия) 56,339,
3. Николя Иванофф (Франция) 56,450,
4. Кирби Чемблисс (АКШ) 56,703,
5. Майкл Гулиан (АКШ) 56,837,
6. Мэтт Холл (Австралия) 57,068,
7. Петр Копфштейн (Чехия) 57,426,
8. Петер Подлуншек (Словения) 57,504,
9. Ёсихидэ Муроя (Япония) 57,847,
10. Хуан Веларде (Испания) 58,323,
11. Маттиас Дольдерер (Германия) 59,478,
12. Кристиан Болтон (Чили) 1:00,685,
13. Франсуа ле Во (Франция) – трассадан читкә чыкты,
14. Микаэль Бражо (Франция) – финишка килеп җитә алмады.





Белешмә
Red Bull Air Race сериясе 2003 елда старт алды. Чемпионатта югары класслы пилотлар катнаша, алар тизлек, төгәллек һәм җиңел самолетлар белән идарә итү осталыгында ярыша. Очкычларның тизлеге сәгатенә 370 чакрымга кадәр җитә. 2014 елда ярышларның программасы Challenger Cupгоду классы белән тулыланды, анда катнашучылар югары дивизионда – Master классында чыгыш ясау хокукына ия булу өчен көрәшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100