Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гарьләндерә": Баш батырның бүләген тартып алу гадел гамәлме?

7 июльдә Чабаксарда Федераль сабан туе узды. Төп батыр ачыклангач, көрәшчеләрне гаҗәпләндергән хәл булды. Бәйрәмнең “төп бүләге” жирәбә буенча билгеләнде. Бу көрәш дөньясында зур ыгы-зыгы башлануга сәбәпче булды. Абсолют батырга бирелгән төп призны жирәбә буенча уйнату дөресме? "Татар-информ" бу вакыйгага катнашы булган кешеләрнең фикерләрен белеште.

news_top_970_100
"Гарьләндерә": Баш батырның бүләген тартып алу гадел гамәлме?

Быелгы федераль Сабан туе көрәшендә спортчыларны гаҗәпләндергән үзенчәлекләр булды. Беренчедән, Татарстан көрәшчеләре баш батыр була алмый. Көрәшнең нигезләмәсенә шулай язылган - абсолют батыр исеменә алар бөтенләй дәгъва да итә алмый. Оештыручылар әйтүенчә, бу махсус эшләнелгән. Иң көчле көрәшчеләр Татарстанда, шуңа күрә баш батыр исемен башка төбәкләрдәге көрәшчеләргә бирер өчен махсус эшләнелгән. Шулай итеп, үз үлчәвендә батыр калган Татарстан егетләре абсолют батырны билгеләү өчен көрәшә алмады. 

Чувашстан Сабан туен оештыручыларның, бәлки, төп бүләкне үз көрәшчеләренә бирәсе килгәндер. Әмма бу ысул белән дә төп бүләк - "Фольксваген" автомобиле Чувашстанда калмый икәнлеге ачыкланды. Абсолют батыр дип Марий Элдан Муса Галләмов табылды.

Абсолют батыр ачыклангач, федераль Сабан туйның тагын бер үзенчәлеген игълан иттеләр. Машина үз үлчәүләрендә батыр калучылар арасында жирәбә белән уйнатыла диделәр. Үз үлчәү категориясендә батыр булган татарстанныкыларны жирәбәдә катнаштырмадылар. Алты машина ачкычын капчыкка салып, батырлардан алдырдылар. Шуларның бишесе ялган, берсе генә чын ачкыч иде. Аннары һәрберсе машина ишеген ачып карады - кемнең ачкычы туры килә, машина шуныкы. Чувашстанның Шыгырдан авылы егете 23 яшьлек Ринас Сатдаровның ачкычы чын булып чыкты.


Соңгы видеодагы 0.16 секундка игътибар итегез. Көрәшчеләрнең берсе шаяртып кулын күтәрә. Читтә торучылар, аны җиңүче дип уйлап, шатланыша башлый. Шушы мизгелдә Чувашстан көрәш федерациясе җитәкчесенең реакциясенә игътибар итегез. Жирәбәдә кем җиңүче икәнен белмәскә тиешле Фәрит Чабатов башын чайкый. Ә бит ул да башкалар белән куанырга тиеш кебек... Әмма ул бу егетнең җиңүче түгеллеген әйтә.

Шулай итеп, бүләк автомобиль үз үлчәвендә икенче урын алган көрәшчегә бирелде. 

Шыгырдан көрәшчесе Ринас Сатдаров машина ачкычын алгач

Нигезләмәдә төп приз абсолют батырга бирелә дип язылган. "Татар-информ" хәбәрчесе "ни өчен нигезләмә шартлары үтәлмәде" дигән сорау белән төрле шәхесләргә мөрәҗәгать итте.

Сабан туендагы көрәш бәйгесен оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Чувашстан көрәш федерациясе, Россия көрәш федерациясе. Нигезләмәгә бу оешмаларның җитәкчеләре Ринат Закиров, Фәрит Чабатов һәм Җәүдәт Миңнәхмәтовлар имзаларын куйган. Сорауны иң башта шуларга юлладык.

Чувашстан көрәш федерациясе: "Бик гадел, татар конгрессы белән килешеп эшләнелде"

Чувашстан көрәш федерациясе җитәкчесе Фәрит Чабатов: “Мин бу эшкә бик әйбәт карыйм. Бик тә дөрес булды. Уйлап карагыз, 60 кг, 70 кг, 80 кг көрәшче “абсолют батыр”га көрәшә алмый. Бу дөресме? Жирәбә үткәрелде, анда һәр кеше тигез дәрәҗәдә булды. Кемгә бәхет эләгә, шул машинаны ала. Белмим кеше ничек карар әлеге хәлгә. Миңа калса, бик гадел эшләнгән. Бу эш татар конгрессы белән килешенеп эшләнде. Коллектив белән уйланылып эш ителде, жирәбәне мин генә уйлап чыгармадым. Бу “пробный” вариант дип атар идем. Киләчәктә карарбыз.”

Бөтендөнья татар конгрессы: Барысы да нигезләмә буенча

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров: "Нигезләмәдә жирәбә буенча машина отыла дип язылган иде. Көрәшчеләр моны алдан ук күрде. Алдан ук күрсәтелгән иде. Көрәш федерациясе белән берлектә ясалды. Барысы да нигезләмә буенча эшләнде.”

Нигезләмәгә күз салыйк. Анда жирәбә турында бер сүз дә юк, төп приз абсолют батырга бирелә диелгән.

Данис Шакиров белән Фәрит Чабатов Шыгырдан егетенә машина ачкычын тапшыралар

Россия көрәш федерациясе: Абсолют батырны ачыклау Россия көрәш федерациясе эше түгел

Россия көрәш федерациясендә безне башта "төп приз машина түгел, төп приз - тәкә" дип ышандырырга тырыштылар. Әмма төп приз машина икәненең дәлиле бик саллы иде. Автомобильгә "төп приз" дип язылган.

Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов бераздан башкачарак аңлатты. “Нигезләмәдә жирәбә буенча төп бүләк уйнатылачак дип язылган иде. Мин нигезләмәне укыдым. Төп бүләк машина дип язылмаган. Без спорт ярышы өчен генә җавап бирәбез. Абсолют батырга кагылышыбыз юк. Кемгә төп бүләкне бирәләр, анысы да безгә кагылмый. Без бары тик ярыш өчен генә җаваплы. Машинаны кемгә бирәселәре бу инде оештыручылар эше."

Төштән соң көрәш федерациясеннән рәсми җавап та килде. “Чабаксарда узган Сабантуйда көрәш төрле яшь һәм авырлык буенча категориядәге җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр генә Россия көрәш федерациясе тарафыннан РФ спорт министрлыгында расланган көрәш кагыйдәләре буенча үткәрелде. Нигезләмәдә күрсәтелгән "“XVIII Федераль Сабан туеның Абсолют батырын ачыклау” пункты РФ спорт министрлыгында расланган кагыйдәләр буенча билгеләнми, Россия көрәш федерациясе юрисдикциясенә керми, бу Федераль Сабан туен оештыручылар вәкаләтендә". 

Абсолют батыр: Гарьләндерә!

XVIII Федераль Сабан туеның Абсолют батыры Муса Галләмов: ""Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Положениеда абсолют батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән, тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар."

Абсолют батыр Муса Галләмов бәйгедән соң

"Конгресс белән көрәш федерациясе хәл иткән"

Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов: "Бөтендөнья татар конгрессы бөтенроссия көрәш федерациясе җитәкчелеге белән берлектә Татарстан егетләрен төп призга машинага көрәштермәү турында карар кабул иткән."

"Кем көчле, шул отарга тиеш"

Көрәшче Раил Нургалиев: "Федераль Сабан туйларында 7 еллап көрәшәм. Авыл һәм федераль Сабан туйларында бик күп җиңүләргә ирештем. Сабан туйларына теләге булган һәркем көрәшергә керергә тиеш. Кем көчле, шул отарга тиеш. Былтырдан ук инде татарстанлыларны кертмәскә дип, машинаны Татарстан көрәшчеләре алып китә дип шулай эшли башладылар. Моны бөтенроссия федерациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы шулай оештыра диләр, ләкин машинаны бит безнең Президентыбыз куя. Алар үз машиналарын куйсыннар да, бирсеннәр үзләренекенә. Көрәшне күтәрәбез дисәк, андый әйбер булырга тиеш түгел. Элек-электән бабайлар көрәшкәннәр бит. 70 кг лы кеше дә 110-120 кг лыга каршы көрәшкән. Батыр бер генә булырга тиеш. Ничек тә булса Чувашстан кешесен калдырмакчы булалар. Лотерея буенча дөрес әйбер түгел инде ул. Татар көрәшен үстерүгә керми бу. Әле бөтенләй көрәшкә Татарстаннан кертмәскә дигәннәр иде. Ничек инде Татарстан көрәшчеләрен кертмичә татар көрәшен үстерәләр? Без кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнәбез, чит төбәкләр, киресенчә, безне күреп өйрәнсә, үсеш алачак бит."

Сүз уңаеннан, лотерея уйнатылганга кадәр үк Раил Нургалиев: "Хәзер үзләренекенә бирергә дип чыгаралар", - дип фаразлаган иде.

"Үз көрәшчеләренә машина биреп матур эшләмәделәр"

Дөнья Кубогы иясе, татар көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы һәм билбау көрәше буенча спорт остасы Булат Мусин: “Үзем дә көрәшеп кайттым. Безгә алдан ук татарстанлыларны абсолют батырга кертмибез дип әйтеп куйдылар. Нигезләмәдә абсолют батырга төп бүләк дип язылган иде. Миңа калса, төп бүләк ул  - тәкә. Ләкин нигезләмәдә жирәбә юлы белән машина уйнатыла дип язылмаган иде. Бер яктан дөрес тә кебек. 60 кглы көрәшчеләр абсолют батыр була алмый. Ләкин жирәбәне дә ничек уздыралар бит. Матур эшләмәде оештыручылар. Үзләренең егетләренә машина биреп. Миңа калса, жирәбә уйнату дөрес, ләкин ул дөрес уйнатылырга тиеш.”

"Жирәбә алдан ук планлаштырылган булган"

Төмән көрәшчесе Лев Егоян: “Мин моңа негатив карыйм. Беренчедән, кемнең кемгә каршы көрәшәсен дөрес билгеләмәделәр. Бөтен чуаш көрәшчеләрен исемлекнең астына куйдылар. Мин үзем 27 номер идем, мине өскә куйдылар, мин көчле көрәшчеләргә - татарстанлыларга каршы көрәшергә тиеш идем. Бу да дөрес түгел. 80 кг үлчәүдә башта 7 кеше иде. Тагын берсен - Чуашстан көрәшчесен өстәп язып куйганнар. Ул чыкты, ә аңа каршы көрәшергә кеше юк, ул автомат рәвештә финалга чыкты. 

Татарстанлыларны абсолют батырга көрәшергә кертмәделәр - бу да дөрес түгел. Гадел көрәшергә кирәк. Минемчә, бу жирәбә алдан ук планлаштырылган булган. Алар төп бүләкне алырга телиләр, шуңа шулай булгандыр. Жирәбәне дә үзләре теләгәнчә куйдылар. Шулай булгач, нигә читтән көрәшчеләрне чакырырга соң? Үзләренекенә бирсеннәр генә иде машинаны. Безне шоу өчен генә чакырганнар кебек чыга. Мондый хәлләрдән соң беркем дә мондый ярышларга килмәячәк. Турнирга карата фикер үзгәрәчәк."

"Нигезләмәдә бертөрле, Сабан туе барышында үзгәртәләр"

Көрәшче Илгиз Салихов: “Федераль Сабантуена президент куйган машина бит ул. Ник алайса жирәбә белән уйнатыр өчен федераль үзәктән икенче машина куймаска? Ни өчен нигезләмәдә башта бертөрле язалар, ә Сабан туе барышында үзгәртәләр? Бу бер дә дөрес түгел. Жирәбә белән машина уйнаткач, ник татарстанлыларны кертмәгәннәр? Бу да гадел булмаган."

Батырлар төркеме җитәкчесе: "Бу - Россия Федерациясе конституциясен бозу"


"Батырлар" төркемен оештырган журналист, Гонг-тв спорт-музыка каналы проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: “Мин бик негатив карыйм әлеге вакыйгага. Нигезләмә бирелгән икән, ул үтәлергә тиеш. Беренчедән, бу Россия Федерациясе конституциясенең 5 маддәсен бозу. Бөтен регион да бертигез диелгән анда. Оештыручылар Россия законына каршы килә дигән сүз. Нигезләмәдә язылган кагыйдәләр ярыш барышында берничек тә үзгәрергә тиеш түгел. Көрәшче егетләр еллар буе әзерләнә, ә кемдер “бәхете” белән генә жирәбә юлы белән машина алып кайтып китә. 

Россия көрәш федерациясе көрәшне үстерәбез дип уйлыйлар. Татарстан регионына соңгы арада болай да күп негатив агыла. Татар халкына карата Россия көрәш федерациясенең каршы эшләве инде бу. Президент сүзен санга сукмау. Без моңа суд юлы белән ачыклык кертергә уйлыйбыз. Бүгенге көндә көрәш федерациясе көрәшчеләр арасында хөрмәтен югалтты. Без алай җиңел генә көрәшчеләрне хаксыз кыерсытырга мөмкинлек бирмибез. Юристлар эшләрен башлады инде."

Язучы: Гореф-гадәтләр буенча төп бүләк иң көчле көрәшчегә бирелә

Тумышы белән Чувашстаннан булган, гаделлек өчен көрәшүче буларак билгеле язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулланың да әлеге темага кагылышлы фикере белән кызыксындык. “Электән Сабантуй батырына тәкә биргәннәр. Абсолют батыр – ул барысын да җиңгән булып чыга инде. Нинди генә авырлыкта булуына карамастан. Әгәр ул чыннан да барсын да җиңгән, абсолют батыр булган икән төп бүләк тә аңа бирелергә тиеш. Элеккеге гореф-гадәтләр буенча да төп бүләк иң көчле көрәшчегә бирелгән. Ә жирәбә буенча машина уйнату ул дөрес түгел."

Шулай итеп, абсолют батыр Муса Галләмовка тәкә генә бирелде. Әмма азактан тәкә дә Ринаска эләккән булып чыкты. "Татар-информ" хәбәрчесе тәкәне "Фольксваген"га салып маташучыларны күрде. Тәкәне машинага салган абзый “Муса бирде аны Ринаска” диде. Галләмов, әллә "төп приз"ны кирәксенмичә, әллә инде киная белән тәкәне дә Ринаска биргән, ахырысы. Шулай итеп, автомобиль дә, тәкә дә Шыгырданда калды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100