Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фуркадны ничек тотарга – Биектаулар белә. Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир турында 10 факт

Биектауның “Биектау” спорт комплексында каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш турниры уза. Бүген ачылган, иртәгә җиңүчеләре ачыкланачак быелгы бәйгенең 10 кызыклы факты “Интертат” хәбәрчесе күзлегеннән.

news_top_970_100
Фуркадны ничек тотарга – Биектаулар белә. Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир турында 10 факт

1 нче факт – 400гә берәү тулмаган

55 нче мәртәбә үткәрелә торган ошбу бәйге Татарстан район-шәһәрләре һәм күрше Башкортстаннан 399 көрәшчене үзенә җыйган. “Интертат” хәбәрчесе кул астында булган беркетмәләр һәм турнирдагы һәр санны теркәп баручы ярыш сәркатипләре җиткергән мәгълүматлар шул хакта сөйли. Әмма тантаналы ачылышта көрәшчеләр санын 425кә җиткерделәр. “425 кеше дип әйттеләр шул. Төгәл әйтә алмыйм”, – дип кенә җилкә сикертте ярышларның баш хөкемдары Ильяс Галимов.

Монысын, кем әйтмешли, әз генә дәрәҗәне арттырыр өчен кирәк дип таптылар бугай. Әмма дәрәҗәне көрәшчеләр санын 400дән арттырып җибәрү генә үзгәртә алмый. Дәрәҗәсе болай да югары.

Ике көн дәвамында ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык үлчәвендә көч сынаша. 60 килограммда – 38, 65тә – 44, 70тә – 44, 75тә – 51, 80дә – 43, 85тә – 39, 90да – 35, 100дә – 40, 130да – 42 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта 23 көрәшче бил алыша.

Сүз уңаеннан, әлеге турнир 2015 елда Биектауда узган иде инде. Ул вакытта шушы келәмдә 422 көрәшченең бил алышканын тамаша кылдык. Ә аннан соңгы ике турнир Зәйдә үтте – 419 һәм 378 көрәшче җыелды. Болары инде – төгәл саннар!


2 нче факт – бәйге, бәйрәм һәм очрашу урыны

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш турнирына шундый бәя бирде.

– Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир иң көчле көрәшчеләрне үзенә җыя һәм мәртәбәле турнирлардан санала. Аны көрәшчеләр дә, тамашачылар да көтеп ала. Шушы турнир белән без яңа сезонны ачып җибәрәбез. Иң мөһиме – биредә очраклы килеп эләккән көрәшчеләр юк. Физик яктан әзер, үз төбәкләренең батырлары гына бил алыша. Мин аны көч сынашу мәйданы гына түгел, ә татар сәнгатенең үсеш чыганагы буларак та бәялим, – диде мөхтәрәм Шәйхетдинов.

Ни өчен Биектауда, диярсез? Анысына министр урынбасары:

– Җирлеге шундый. Биектау – татарның танылган көрәшчесе Данил Галиев дөньяга килгән төбәк. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе дә көрәшче, яхшы тренер һәм оештыру эшләрен башкара белә торган шәхес. Шуның нәтиҗәсе буларак, төбәктә спортның үсеше күзәтелә, бүгенге ярышлар да һәр көрәшченең күңеленә яхшы яктан кереп калырлык дәрәҗәдә оештырылган, – дип җавап бирде.


3 нче факт – Биектауга “Муса кайтты”

Биектау районының сәнгать әһелләре сынатмады – ачылыш тантанасы моңа кадәрге тамашаларны да кабатламады, үзгәлек тә өстәде. Һәрхәлдә, көрәшне аз гына онытып торып, турнирның каһарман-шагыйрь истәлегенә оештырылуын искә төшерү өчен моннан да яхшы сәхнә куелышы уйлап таба алмассың. Муса Җәлилнең тормыш юлына, аның һәм җәлилчеләрнең батырлыгына бәя бирерлек куелыш иде бу. Кем ничек, әмма без “5”ле куябыз!

– Мондый турнирны үзләрендә уздырырга теләүче районнар күптер. Мөмкинлекләре зур булган, бай районнар да бар. Киләсе елга Биектауда уздырырга теләсәк тә, әзер булсак та, икенче ел рәттән мондый мөмкинлек бирмәсләр шул. Безгә быел ул аванс буларак бирелгән икән, горурланабыз һәм матур итеп уздырырга тырышабыз, – диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.


4 нче факт – баш хөкемдар Әлмәттән?

Быелгы турнирда командалар арасында төп фаворитлар дип Зәй, Биектау, Әлмәт һәм тагын берничә район атала. Көрәш гадәттәгечә кискен булачак. Кискен көрәшнең азагын гадел итү өчен читтән хөкемдарлар чакырырга вакыт җитмәде микән? Быелгы турнирда, мәсәлән, әле күптән түгел генә Әлмәт өчен көрәшүдән туктаган, узган җәйдә Биектау Сабан туена килеп баш батыр калган Ильяс Галимов баш хөкемдар вазифасын башкара. Димәк, хөкем иүе дә җиңел түгел.

– Авыр инде ул. Көрәштә хөкемдар булу өчен патриот булу кирәк. Иманым камил, мондагы һәр хөкемдар татар көрәшен күтәрү уе белән яна. Әгәр дә Әлмәт ягын “тартырга” уйласам, баш хөкемдар булып алынмас идем. Әлмәтләр бил алышканда күз келәмгә төшсә дә, карарны урынбасарлар һәм хөкемдарлар бригадасы белән берлектә кабул итәбез, – диде Ильяс Галимов.


5 нче факт – яңа кагыйдәләр

Соңгы вакытта көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында сүзләр бара. Аерым алганда, тезләнгән һәм сөлге ычкындырган көрәшчеләргә кисәтү бирү һәм бил алышуның соңгы 30 секундын “чиста вакыт” буенча уздыру. Баш хөкемдар сүзләренчә, бу турнирда аның соңгысын гына кулланырга булганнар.

– Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнир – “ишегалды ярышы” түгел. Шуңа да, монда тәҗрибә үткәреп булмый. Соңгы 30 секундны “чиста вакыт” буенча үткәрү дөрес үзгәреш буларак кабул ителсә дә, калганнары буенча әле каршылыклар бар, – диде ул.


6 нчы факт – Теләчеләр Биектауга күчкән

Теләче районы данын Мари Иленнән бертуган Галләмовлар – Муса белән Мөнир якласа, үзләренең ике көрәшчесе – Раил Нургалиев белән Ранис Галимуллин Биектауга күченгән.


Бу урында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллинның күптән түгел “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсы күз алдында йөгереп узды. “Биатлон ярышларын караганыгыз бармы? Француз Фуркад барысын да отып бара. Аңа китсә, Россия халык саны буенча Франциядән зуррак түгелме? Әйтәсем килгәне шул: барысы да әзерлектән тора”, – дигән иде ул авылларда малайлар саны кимү турындагы сорауга җавап итеп.

Биектаулар Фуркадны үзләренчә узарга булганнар. Бу очракта Раил Нургалиев Бьорндален буламы?

– Бөтен команда дәрәҗәле урын алырга хыяллана. Шул исәптән, без дә, – диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. – Раил Нургалиевка килгәндә, ул минем авылдашым. Мамадышта эшләгән вакытымда да яныма килде, минем белән эшлисе килде. Алмадым. Хәзер аңа 31 яшь. Аны көрәшче буларак кына алмадык, эшкә өйрәнсен, тормышта үз урынын тапсын, дидек. Хәтта биредә эшләп, Теләче өчен көрәштерергә дә риза идек. Үзе эшләгән урында көрәшергә теләде.


7 нче факт – көрәшченең дә, хөкемдарның да начары була

Гадәт буенча, республиканың узган ел дәвамында уңышлы чыгыш ясаган көрәшчеләре дә бүләкләнде. 2017 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин (икесе дә Яңа Савин районы, “Ак Барс” көрәш сарае) һәм Илсур Гыймадетдинов (Кукмара) танылды.

Яхшы хөкемдарлар – Илгиз Салихов, Миңнерахман Ваккасов һәм Ленар Биктимеров та үз бүләкләрен алды.

Яхшылары бүләк ала, аста калучыларны начаррак көрәшче, дибез. Болар – яхшы хөкемдар, диделәр, бүләген дә бирделәр. Инде начар хөкемдарларны да ачыклый башлыйсы иде. Исемнәрен беләсе килә...


8 нче факт – Кукмарада яшьләр үсә

Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган традицион турниры ачылышында, узган ел нәтиҗәләре буенча көрәш ярышларында иң зур уңышка ирешкән районнарны да бүләкләделәр. Җиңүчеләргә әзерләнгән төп кубок Кукмара районына эләкте.

Әлеге турнирда ир-егетләр генә бил алышса да, елга нәтиҗәләр барлык ярыш күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә. Үсеп килүче яшь көрәшчеләренең уңышлы чыгышы Кукмара районын беренче урынга чыгарды да инде. Җиңүче район өчен әзерләнгән кубокны ярышларны тамаша кылырга килгән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кабул итеп алды. Ел нәтиҗәләре буенча, икенче урында – Түбән Кама, өченчедә Казанның Яңа Савин районы командалары. Беренче бишлеккә Әлмәт һәм Арча командалары да эләкте.


9 нчы факт – хәрәмләшү бетмәгән

Ачылыш тантанасының мәртәбәле кунаклары таралышып та бетмәде, ике келәмдә бер-бер артлы шау-шу купты – ике як команда вәкилләре хөкемдар бәясенә ризасызлык белдерә. “Ризасызлык тудырган мизгелләрне видеокабатлау ярдәмендә карыйбыз”, – дияр бу уңайдан баш хөкемдар.

Шунысы кызык: хәзер инде андый бәхәскә команда вәкилләре генә түгел, хәтта район җитәкчеләре дә кушылырга мөмкин. Әллә үзләрен көрәштереп, кубок хуҗасын шул рәвешле ачыклыйсы инде?! Җиңү өчен Биектау, Зәй һәм Кукмара районнары көч сынашыр иде кебек. Бүгенге турнирда шул район “глава”ларын гына күрдек.

10 нчы факт – чемпионнар үзгәрә

Узган елгы турнир чемпионнарының быел үз титулын саклап кала алмаучылары да бар. Быел катнашучылар арасында Яңа Савин районы егетләре Илмир Камалиев белән Сәйдәш Бәдриевны күрмәдек, ә узган ел иң яшь чемпион булып тарихка кереп калган Рамил Хәкимҗанов (Арча) узган елгы финалчы Искәндәр Мортазинга (Әлмәт) беренче әйләнештә үк оттырды.

Калган чемпионнар – Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхфәтуллин, Булат Мусин, Эльдар Хәмитов, Константин Морозов һәм Сергей Павликка уңышлар телибез.

Калган фотоларны моннан карагыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100