Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов: Татарча көрәш үсеше өчен бер генә кеше җавап бирергә тиеш түгел

Аның беренче тапкыр кулына сөлге алып, келәмгә тәүге адымын ясавына 20 елдан артык вакыт узып бара инде. 27 яшьлек егетнең ике дистә еллап көрәшүе гаҗәп түгел – Бразилиядә һәр кеше туп типкән, Канадада алка куган кебек, Теләчедә һәр малай-шалайның көрәшеп караганы бар. Барысы да бил алыша, әмма иләк аша сайланып, каршылыкларны җиңә белгәннәре генә Азат кебек көрәш мәйданнары яулый. Казан шәһәрендә урнашкан көрәш төрләре буенча «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән сөйләшергә бик теләп ризалык бирде.

news_top_970_100
Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов: Татарча көрәш үсеше өчен бер генә кеше җавап бирергә тиеш түгел

«КҮЗЛӘРЕ «ЯНЫП ТОРГАН» КӨРӘШЧЕЛӘР БАР ӘЛЕ»

Сүзебезне келәмгә чыгар алдыннан күзләре «янып торган» 90 нчы һәм 2000 ел башы үсмерләре – сезнең чор белән, бүгенге буынны чагыштырудан башлыйк әле? Бүгенге яшьләрне көрәш үз дөньясына җәлеп итә аламы, көрәш түгәрәген сайлаган малайларның әле дә күзләре янамы, аларның ише күпме?

– Үзебезнең буын белән бүгенге үсмерләр арасында аерма күрмим. Күп кенә ярышларга хөкемдар буларак та йөрергә туры килә, команда белән дә чыгабыз. Яшьләр арасында көчле көрәшчеләр җитәрлек. Сүз дә юк, араларында кайберләре бәлки команда рухының өстенлеге, мотивациянең югары булуы белән аерылып торадыр. Әмма, гомумән алганда, Татарстан һәм Россия күләмендә уза торган ярышларда бил алышу теләге булган үсеп килүче буынны күреп сөенәм.

Ләкин, читтән күзәтүче буларак, көрәштә сүлпәнлек сизүемне әйтми калдырып булмый. Бу Сабан туйларында аеруча нык күзгә чалына – көрәшергә кеше табып булмаган авыллар да бар. Көрәшне профессиональ спорт төре итүгә омтылыш шушы хәлгә китереп җиткермәгәндер бит?

– Читтән карап торучыга яхшырак күренә торгандыр анысы. Ләкин көрәш дөньясында кайнап яшәгән кеше буларак, миңа сүлпәнлек сизелми. Балалар саны да азайды бит хәзер. Шуңа мәйданнарның бушлыгы да күзгә ташлана. Килешәм, көрәшнең профессиональләшә баруы да берникадәр үз эзен калдыргандыр.

Димәк, көрәш өчен җаваплы җитәкчеләр сүзенә ышанып, Татарстанда 30 меңнән артык кеше татар көрәше белән шөгыльләнә, дип күкрәк кагу дөрес булмас иде?

– Җитәкчеләр әйткәч, санаганнардыр инде. Татарстан күләмендәге рәсми чемпионат һәм беренчелекләргә барлык яшь категорияләрен дә кушып исәпләсәк, 1500 – 1700ләп көрәшче җыела. Калганы миңа караңгы – районнарда шөгыльләнүчеләр саны өчен җавап бирергә алынмыйм.

«БИЛБАУ КӨРӘШЕНӘ «ИПИНЕ» ҮЗЕБЕЗ БИРДЕК»

Көрәшчеләр саны димәктән, Татарстанда соңгы елларда билбау көрәшенә дә игътибар артты кебек. Хәтта тренерларга татар көрәшенә караганда, билбаулы бил алышуда шәкертләр тәрбияләү отышлырак, диләр. Асылда ничек?

– Билбау көрәше белән шөгыльләнә торган Татарстан көрәшчеләренә мөмкинлекләр күбрәк. Чөнки аларда республика федерациясеннән алып, дөньякүләм федерациягә кадәр система җайга салынган. Билбау көрәшенә кереп киткән кеше, ныклап шөгыльләнгән очракта, үзенең мөмкинлекләре зур булуын белә. Әйтик, Татарстанда билбау көрәше буенча ел саен Ә.Шәйхетдинов һәм М.Сәхабетдинов истәлегенә Россиякүләм ярышлар уздырыла. Дәрәҗәсе югары – иң яхшы көрәшчеләр спорт остасы исеменә лаек була. Шул ук вакытта катнашучылар саны татар көрәше буенча республика чемпионатыныкына караганда берничә тапкыр азрак. Моннан тыш билбау көрәше буенча ел саен дөнья чемпионаты, беренчелекләре узуын да онытмаска кирәк. Бөтен тармакта да алдагы көнгә ышаныч кирәк бит.

Билбау көрәше безнең ипине ашый булып чыгамы?

– Билбау көрәше ашамый, ә без ипиебезне үзебез бирәбездер. Үзебезнең ипине үзебез үк ашарга тиешбез. Көрәшебез бит республикада шөгыльләнүчеләр саны буенча да, популярлыгы, ярышларның масштабы, тренерлык кадрлары буенча да, һичшиксез, бер башка өстен. Билбауда Халыкара Федерациянең эше җайга салынган, алар берничә адым алдан бара икән, билбау көрәшен гаепләргә тиеш түгелбез. Без үз көрәшебезне күрсәтә белергә тиешбез. Әлбәттә, һәрбер профессиональ көрәшченең дөнья, Европада үзен күрсәтәсе килә. Кызганыч, 2015 елдан кала дөнья чемпионаты да үткәрелмәде. Быел булу-булмавын да әйтеп булмый. Шуңа да Россия чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләрдә ниндидер ышаныч юк, алар “тупик”ка терәлә. Балалар белән дә шул ук хәл. Спорт мәктәпләре өчен үзләрендә шөгыльләнгән көрәшчеләрнең разрядка ия булулары, спорт остасына кандидат булулары мөһим.

Ләкин бит билбау көрәшендә шул ук татар көрәше, яисә башка төр көрәшләр аша танылган спортчылар көч сынаша. Нәкъ менә билбау көрәше белән генә шөгыльләнә башлап, спорт остасы булган көрәшчеләр юк дәрәҗәсендә. Бәлки безгә татар көрәшенең үз йөзен саклап калып, аны дөнья аренасына чыгару максатларын читкә куеп, билбау көрәшен үстерү өстендә генә эшләргәдер?

– Билбау көрәше буенча соңгы дөнья чемпионнарын барласак, анда күп кенә татар көрәше буенча танылган спортчыларны күрәбез. Үзем дә билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы исеме алган көрәшче буларак әйтә алам: татарча көрәш белән шөгыльләнгән егетләргә әлеге төр җиңел бирелә. Ләкин бу билбау көрәшенә күчәргә кирәк дигән сүз түгел. Шушы төрләр белән бергә көрәшнең Олимпия төрләрен үстерергә кирәк дип уйлыйм. Билбау көрәшенең башка төрдән көрәшчеләрне үзенә җәлеп итүе татар көрәшенә кырын сугудан бигрәк, бу ике төр Татарстанда Олимпия төрләренең үсешенә ныграк зыян сала.

Ә бу безнең практикада инде бар: узган гасырның 60-80 елларында күпчелек татарча көрәш осталары грек-рим көрәше, ирекле көрәш нигезендә шөгыльләнгәнен беләбез, спортчылар ике төрдә дә көрәшкәннәр, иң-иңнәре татар көрәшендә легендага әйләнделәр. Олимпия төрләре дә республикабызда зур үсеш алган иде: Россиянең атказанган спорт остасы Анатолий Бозин, халыкара дәрәҗәле споңн горурлыгы.

«ЧЕМПИОННАР ӘЗЕРЛӘҮ ДӘҮЛӘТ СӘЯСӘТЕНӘ БӘЙЛЕ»

Татарстанда Олимпия көрәш төрләрен үстерүдә Казанның «Ак Барс» көрәш сарае ачылу, анда клуб булдырылу кирәкле адым булды кебек...

– 2012 елда ачылган көрәш клубының уңышлары үз эшләренә җаваплы караган, башкарган вазифаларының фанаты булган шәхесләр – директор Айрат Гайнетдинов, аның урынбасары –көрәш дөньясына билгеле шәхес Фәрит Шәйхетдинов эшчәнлегенә бәйле. Клуб Олимпия һәм милли спорт төрләрен үстерү максатыннан ачылды һәм шушы биш ел эчендә бик күп спорт осталары тәрбияләнде. Ләкин Олимпия чемпионнарын әзерләү өчен дәүләт тарафыннан да сәясәт дөрес куелырга тиеш. Әлеге максатка клуб дәрәҗәсендә генә ирешүе бик авыр. Күпме генә сикерсәң дә, түшәм бар. Олимпия дәрәҗәсендәге көрәшчене әзерләү бик кыйммәткә төшә. Аны җыенга да йөртергә кирәк, аның янында тренеры, табиб, гомумән, тулы бер команда булырга тиеш. Олимпия чемпионнары кирәк икән, дәүләтнең дә карашы икенче төрле булырга тиеш.

Татар көрәшенә әйләнеп кайтсак, «Ак Барс» көрәш сарае иң көчле көрәшчеләрне үзенә җыеп, югары үрләр яулый, дип үпкә белдерүчеләр дә бар. Сүзләрдә хаклык бармы?

– Кызык кына әйтеп куялар да инде. Юк, билгеле. «Ак Барс»та шөгыльләнүче көрәшчеләрне тезеп бастырып сорасагыз, берсен дә без чакырып китермәгәнне аңларсыз. Районнардан скаут сымак көчле көрәшчеләрне җыеп йөргән юк. Акчасын түли дә, шөгыльләнә. Чөнки бездә клуб системасы һәм түләп шөгыльләнә торган төрләр бар. Теләгән кеше шөгыльләнә. Дөрес аңлагыз: көрәш сарае резина түгел – бушлай җыйсаң, «шартлар» иде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, җыелма командага эләккән егетләр, әлбәттә, түләүдән азат.

Үзең көрәшкән ир-ат, ике ул үстергән әти кеше буларак әйт әле, иртә яшьтә баланы көрәш түгәрәгенә бирү дөресме?

– Баласын иртә яшьтә көрәштерүчеләр белән килешмим. Көрәш төрләре белән 10 яшьтән башлап шөгыльләнергә кирәк. Федераль стандартлар юктан гына шуны таләп итми. Дзюдо – искәрмә, аларда 7-10 яшьлекләр өчен башка төрле, җиңеләйтелгән кагыйдәләр булдырылган.

Ә татар көрәше – авыр спорт төре. Ун яше тулмаган баланың терәк аппараты ул авырлыкны күтәрә алмаска мөмкин.

Сүз дә юк, әлеге стандартлар көрәшкә тартылучы балалар саны кимүгә китерә. Чөнки әти-әни баласын иртә яшьтән башка түләүле секцияләргә бирә. Каратэ, футбол, хоккей балаларны кече яшьтән үк үзенә тарта. Өч-дүрт яшьтән туп тибеп йөргән малай, футболда эше барып чыкмаса да, көрәшкә килергә атлыгып тормый инде ул. Ә без булачак чемпионнарны югалтабыз. Шуны истә тотып, безгә дә кече яшьтәге балалар өчен аерым методика булдырырга кирәктер. Нишләп әле малайларны 4 яшьтән үзебезгә җәлеп итеп, аларны көрәш киемнәре белән кызыксындырып, акробатика күнегүләре, уен формалары аша, яңа кагыйдәләр булдырып көрәшкә тартмаска?! Һич югы түләүле секцияләр аша булса да. Чөнки әти-әниләр моңа каршы түгел.

Ә үз улларыма килгәндә, теләкләре булган очракта, аларның Олимпия төрләре аша көрәшкә килүләрен өстен күрер идем. Юлы авыр күренсә дә, максатлар югарырак булачак.

ХӨКЕМДАРЛАРГА СҮЗЕМ БАР...

Татар көрәшендәге хөкемдарлык мәсьәләсе турында да сөйләшик әле, Азат. Шул ук тренерларның ярышларда хөкемдар эшен башкарулары хәрәмләшүгә юл ачмыймы?

Монда кешенең менталитеты һәм дәрәҗә дигән әйбер бар. Тренер булган кеше, хөкемдарлык итү дәрәҗәсенә җиткән, бу эшкә лаек икән, ник эшләмәскә тиеш?! Бәлки аларны сайлап алу, укыту, ниндидер чикләүләр дә кирәктер. Анысына кысыла алмыйм.

Безгә әле хөкемдар этикасы дигән әйбер җитеп бетми. Келәмгә чыккан икән, ул – хөкемдар! Кемнеңдер остазы, команда вәкиле булу онытылырга тиеш. Сүз дә юк, хөкемдар ялгышлыгы булырга мөмкин. Анысыннан качып котылып булмый. Әмма ул бу адымга алдан ниятләп бара икән, андыйларны көрәштән читләштерергә кирәк. Шул вакытта гына гадел булмаган хөкемдарлар сафын чистартып була.

Тагын бер әйбер – хөкемдарлык эшенә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Ә андый кадрлар бездә җитәрлек.

Хөкемдарлар карарыннан соң бәхәс тудырган мизгелләрнең күпчелеге көрәшченең аркага ятуыннан соң баш калкыта. Дөнья аренасына чыгарга теләү, татар көрәшенең төп бизәге – көндәшеңне күтәреп, аркасына салуга аяк чала кебек. Бүген көндәшеңне берничә тапкыр аркага яткыра аласың икән – син җиңүче!..

– Татар көрәшендә иң зур проблема аркага ятуда гына түгел, ә аркага яткыруны тагын да дәвам иттерүдә, урысча әйтсәк, “мотивировать” итүдә, миңа калса. Бу урында мин татар көрәшен билбау көрәше белән чагыштырыр идем. Аларда аркага ятуга карата бәя чыгару камилрәк. Татар көрәшендә ике кисәтүе булган, әмма бер баллык алым эшләгән көрәшче, көндәше бернинди алым кулланмаса да, җиңелеп, төшеп кала. Ә билбау көрәшендә баллык алым эшләгән көрәшчегә өстенлек бирелә. Шул рәвешле без аркага яткыруны алга сөрәбез кебек. Нишләп әле көрәшче аркага яту ихтималы була торып, алым эшләргә тиеш? Бүген шул рәвешле, прагматик фикер йөртүчеләр артты. Дөрес әйбер түгел бу, ләкин көрәш кагыйдәләре моңа юл ача.

Ләкин бер яки берничә генә кеше хәл итә торган мәсьәлә түгел бу. Боларны бары тик коллегиаль рәвештә генә хәл итергә кирәк.

Андый утырыш карамагына тагын нинди сораулар кертер идең?

– Рәттән ике тапкыр балл алганнан яки активлык күрсәткәннән соң көндәшкә кисәтү бирү белән килешмим. Бу да алымнар куллану санын киметергә булыша. Көрәшче вакыт сузып йөрерлек булмасын өчен татар көрәшенә дә чиста вакыт кертер идем. Көрәш сузыла, дип каршы төшәрләрме? Сузылсын! Аерым үлчәү авырлыклары өчен ярышны элеккеге кебек өч көнгә сузып үткәреп була. Тамашачыга да кызыграк булыр.

Допинг тикшеренүен кертү мәсьәләсе онытылды кебек?

– Социаль челтәрдә язышуларга килгәндә, моңа лидер көрәшчеләр дә әзер кебек. Кирәк һәм эшләргә кирәк. Ләкин ул әллә ни үзгәрешләр кертер, дип уйламыйм. Көрәшнең дәрәҗәсен күтәрү, рәсмилеген арттырырга телибез икән – Россия чемпионатында булса да эшләргә кирәк.

Дөресен әйтик, көрәш медицина, фармокология генә түгел, күп яктан үсеш алмаган бит әле. Бүген дә, ничә мәсьәләгә тукталсак та, камилләшәсе яклар җитәрлек булуын аңладык. Допинг та шулар рәтенә керә.

Барлык проблеманы хәл итү эшен федерациягә генә йөкләү дөрес булмастыр?..

– Һәрхәлдә, көрәш үсеше өчен бер генә кеше җавап бирергә тиеш түгел. Федерацияләр финанс һәм башка мөмкинчелекләреннән чыгып эш алып бара. Ә ресурслар һәрвакыт чикле. Бездә, кызганычка каршы, гомумән алганда көрәш җәмәгатьчелеге дә көчсез, тиешле дәрәҗәдә камилләшмәгән. Ә көрәш –бары тик шуның чагылышы.

ТӨБӘКЛӘРДӘ ҺӘМ МӘЙДАНДА

Титуллы көрәшчеләр, дидең дә, син дистәләгән тапкыр Татарстан чемпионы булып таныла алмасаң да, беренче тапкыр гына уздырылган Дөнья кубогы ярышларының җиңүчесе булдың. Универсиада, Дөнья чемпионатларыннан чыгып әйтәм – дөньяның башка почмакларында Татарстан көрәшчеләренә каршы торырлык егетләр юк бугай әле?

– Татарстан көрәшчеләренә каршы торырдайлар юк әле. Шул ук вакытта безгә инде ул Универсиаданы онытырга, алай гына да түгел, тизрәк хәтердән сызып ташларга кирәк. Ул Ходайдан бирелгән бәхет кенә иде. Көрәшне дөнья аренасына чыгару өчен чит илләр белән бөтенләй башка эш башкару мөһим. Монысы инде дөньякүләм федерация вакәләтләре.

Әле Россия төбәкләрендә дә проблемалар бар. Чөнки аларда спорт мәктәпләрендә көрәш секцияләре ачуы бик авыр. Кызыксыну булмаса, моңа берәү дә ризалык бирми. Чөнки спорт мәктәбе тренерларына да шәкертләренең һәм тренерының разряды мөһим. Ә бездә, әлегә, спорт остасы, спорт остасына кандидат исеме өчен көрәшердәй берничә ярыш кына бар.

Үзебезнең Сабан туйларына әйләнеп кайтсак, җиңел авырлыкта бил алышучы көрәшче буларак, пәһлеваннарның машина өчен көрәшүләре күңелгә тимиме?

– Бер караганда, район Сабан туйларында машина куюны кемдер кушып та эшләтми бит, ә ел саен диярлек автомобиль өчен бил алышулар кертелә. Федерация дә кушмый, халык та каршы түгел кебек. Күңелгә тия, билгеле. Шул ук җиңел гәүдәле көрәшче дә район командасы өчен ел дәвамында күп очко китерергә, башкалар белән бер үк дәрәҗәдә булырга мөмкин бит. Әнә, Түбән Кама Сабан туенда машина хуҗасын үлчәү авырлыгында батыр калучылар жирәбә аша билгели. Бу да бер вариант.

Кайбер Сабан туйларында хатын-кызларны да көрәштерәләр бит әле...

Үзең ничә яшькә кадәр көрәшергә исәплисең?

– Яулыйсы үрләр бар әле, Алла боерса. Әмма, ветераннар арасында көрәшмәс идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100