Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

35 кешелек авыл мәктәбеннән - Европаны яуларлык команда. Кайбыч районы Борындык мәктәбе бадминтончылары Франциядә булып кайтты

Быел июнь аенда Франциянең Клермон-Ферран шәһәрендә мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты узды. Халыкара мәктәп спорты федерациясе (ISF) ярдәме белән Мәктәп спорты Милли берлеге (UNSS) тарафыннан 12-14 яшьлек укучылар арасында тәүге тапкыр оештырыла торган ошбу ярышта Россия данын Кайбыч районы Борындык мәктәбе бадминтончылары яклаган. Нибары 35 укучысы булган төп мәктәптә Европа мәйданында ил данын якларлык бадминтончыларны ничек әзерләүләрен без дә күреп кайттык.

news_top_970_100
35 кешелек авыл мәктәбеннән - Европаны яуларлык команда. Кайбыч районы Борындык мәктәбе бадминтончылары Франциядә булып кайтты

«САМОЛЕТКА ТӘҮГЕ ТАПКЫР УТЫРДЫМ...»

Татарстан Бадминтон федерациясеннән хәбәр итүләренчә, Европа чемпионатында Россия, Словакия, Латвия, Шотландия, Румыния, Греция, Грузия, Италия, Германия, Хорватия, Болгария, Франция, Төркия, Кипр, Швеция, Чехия һәм Әрмәнстан командалары көч сынашкан. Берничә көнгә сузылган киеренке ярышта Россия бадминтончылары Франция, Швеция, Германия һәм Казахстаннан гына калышып, 5 нче урынга күтәрелгән. Борындык мәктәбенең VI-VII сыйныф укучылары – Рияз ГыймадиевӘдилә ХөснетдиноваАлмаз Шиһапов һәм Гүзәл Хәйруллинаны мәктәпнең физкультура укытучысы, Россия мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Хәмзә Юнысов әзерләгән.

– Европа чемпионатында бишенче урынга күтәрелүне зур уңышка саныйм. Авыл мәктәбе укучыларына халыкара ярышка юл ачу үзе үк зур җиңү, миңа калса, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты күпьеллык хезмәт юлын укучыларда физик тәрбиягә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган Хәмзә Юнысов. – VI сыйныф укучылары үзләренең сәләтен күрсәтү өчен чит илгә чыксын әле! Аларның түгел, үземнең дә беренче тапкыр илдән читкә чыгуым иде бит. Шушы яшемә җитеп, беренче тапкыр самолетка утыруым булды. Бадминтон белән шөгыльләнә башлавыбызга тиздән 5 ел була. Европа чемпионаты – шул хезмәтнең иң татлы җимеше.

...Борындык мәктәбе – бадминтон буенча Кайбыч районында лидер. Физкультура укытучылары әйтүенчә, аларның көчен бадминтон алга киткән Казан, Алексеевск, Саба, Аксубай, Теләче кебек төбәкләрдә, хәтта Мәскәүдә дә таныйлар. Европага сайлап алу турнирында, мәсәлән, икенче урынны яулаганнан соң, беренче булган Мәскәү вәкилләре авыл мәктәбе уңышларына сокланып, Франциягә бару хокукын Борындык укучыларына бирергә булган. 

– Чемпионатның төп шарты – команданың бер мәктәп укучыларыннан гына тупланган булуында, – дип ачыклык кертте Хәмзә Юнысов. – Безнең спортчыларның шәхси рейтингта тоткан урыннары да югары, алар команда буларак та көчле.

Европа чемпионатында төп составтагы 4 уенчыдан тыш, тагын икене запаска да алырга яраган. Күп илләр шулай эшләгән дә. Борындык укучылары гына турнир дәвамында алмашсыз чыгыш ясаган.   

БАДМИНТОНГА БЕРЕНЧЕ АДЫМ: ИНТЕРНЕТ, КӨЗГЕ ҺӘМ БАШКАЛАР...

Мәктәптә укучылар аз булгач, команда туплау бик кыен, ди укытучылары. V-IX сыйныфлар арасында 35 укучы булса да ярар иде, бездә бит тугыз сыйныфка 35 бала, ди ул. Шуңа да биредә һәр мәктәп укучысына бадминтон уйнарга мөмкинлек бирелә. Дәрестән соңгы күнегүләр ике төркемгә бүлеп алып барыла. Осталыклары артканнарга беренче төркемнән икенчесенә күчү мөмкинлеге бирелә.

– Ышанырсызмы икән, бездә мәктәп укучыларының барысы да бадминтон уйный. Хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән дә эшләп, әлеге спорт төренә карата кызыксыну уятабыз. I сыйныфка укырга кергәнче Борындык малай-кызлары инде ракетканы дөрес итеп тотарга өйрәнгән була, – ди Хәмзә Юнысов. – Ләкин берсен дә мәҗбүр итмим. Хәтта осталыгы булып та, укучының теләге юк икән, мәҗбүри чаралар аша гына уңышка ирешеп булмаячагын беләм.

...Заманында баскетбол, чаңгы спорты буенча да республика күләмендәге ярышларда таныла алган Борындык мәктәбендә соңгы елларда бадминтонның үсеш алуына авылда балаларның кимүе дә сәбәпче булган.

– Без үскәндә ник бадминтон белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмады икән? – ди Борындык мәктәбенең физкультура укытучысы. – Әлеге спорт төрен мәктәп программасына кертергә кирәк. Бадминтон белән шөгыльләнү укучыда сикерү сәләтен үстерә, укучылар яхшы хәрәкәтләнә, тизлек һәм җитезлек арта һәм күзне яхшырта. Иң зур өстенлеге: бадминтон – укучылар аз сандагы мәктәпләр өчен кулай төр. Баскетбол, волейболга команда җыеп булмаса да, сыйныфтагы бер-ике бала белән шөгыльләнеп, алардан Россия чемпионы ясарга була. 

...Хәмзә Юнысов бадминтонга беренче адымнарын ясаганда интернетка таяна. Иң башта көзге каршына басып үзем өйрәндем, аннары гына белгәнемне укучыларга җиткерә башладым, ди укытучы.

БАРЫСЫ ДА – ЧЕМПИОННАР

Биш ел бадминтон белән шөгыльләнү үз җимешләрен бирә инде. Безнең укучылар барысы да район чемпионнары, дип әйтергә ярата укытучылары. Республика һәм Россиякүләм ярышларда дан казанган бадминтончылары да бар. Үз яшьтәшләре арасында Диана Гобәйдуллинабелән Гөлнара Федотова, мәсәлән, республикада 1-2 нче урыннарны яулый икән. Алар әле Европа чемпионатында катнашып кайткан авылдашларыннан кечерәк. Ә Франциягә барган укучылардан Гүзәл Хәйруллинаның шәхси ярышларда Россия чемпионатында – икенче, Рияз Гыймадиевның республика чемпионатында даими рәвештә беренче өчлеккә эләгүен белдек.

– Хәмзә абыйга рәхмәт – I сыйныфтан ук шөгыльләнү үз нәтиҗәсен бирә. Башта район ярышларында җиңүләр яуладык, хәзер инде чит илгә чыгып уйный башладык, – ди чемпионатта катнашып кайткан кызларның икенчесе – Әдилә Хөснетдинова. – Бездә бадминтон уйный белмәү дөрес булмас иде, чөнки мәктәптә һәр кеше аның белән кызыксына. Европага бару этәргеч бирдеме, дисезме? Профессиональ спортка карата кызыксынуны арттырды. Кечкенәдән чемпион булырга теләдем. Хыялларым чынга ашып килә.

Укучылар Европа чемпионатындагы тәүге чыгышта ук җиңүне максат итеп куюларын да яшерми.

– Франциядә җиңәргә бик теләдек, нык тырыштык. Ләкин бездән дә көчлерәк командалар бар иде, – ди Рияз Гыймадиев. – Шулай да җиңеп булмаслык командалар юк. Күнегүләрне дәвам итәргә кирәк. Хәмзә абый да шулай ди. Моңа кадәр җәен дә күнегүләрне ташламадык. Быел да туктап калмаска исәплим.

...Җиңү физик авырлыкка әзер булудан тора, дип тулыландырды укытучылары. Бер уен вакытында чаңгыда 8 чакрым ара узган кебек көч түгелә, йөзәрләгән тапкыр воланга сугыла. Ә профессиональ спортчылар сукканда воланның тизлеге сәгатенә 400 чакрымнан арта. Шуңа күрә, уенга да күнегүләр уздыру кирәк.

КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘ

Ни гаҗәп, Татарстан чемпионнары, Россия чемпионаты призерлары әзерли алган Борындык мәктәбендә бүген бадминтон белән шөгыльләнерлек шартлар юк – мәктәпнең спорт залы кечкенә. Киңлеге һәм озынлыгына әле яраклашып булса да, залның тәбәнәк булуы комачау итә – воланны арткарак бәрер өчен биеклек җитми.

– Проблеманы төрлечә хәл итәбез, – ди Хәмзә Юнысов. – Районнан автобус белән тәэмин иткән вакытта ике айлап спорт комплекска йөреп шөгыльләндек. Ул вакытта укучыларның осталык дәрәҗәсе үсүен күрсәгез икән! Аннары андый мөмкинлек бетте. Кабат шушы мәктәптә шөгыльләнүгә калды. Төрле җыеннар, җәйге лагерьлар вакытында яхшы залларда шөгыльләнү мөмкинлеге туа анысы. Әмма даими рәвештә шөгыльләнергә шартлар юк шул.

...Бадминтон, карап торышка гына арзанлы спорт төре кебек икән. Җиһазларын карап тоту чыгымлы, диделәр безгә Борындык мәктәбендә. Җитди ярышларга чыгу өчен кулда кимендә 5 мең сумлык ракетка булу шарт, диделәр. Ә ул ракетка кылларын өч ай саен тарттырып торырга кирәк икән. Анысына Казанда белгечләр 500 сум акча ала.

– Бүген мәктәпне баскетбол тубы белән тәэмин итү волан сатып алуга караганда арзанракка төшә, – ди Хәмзә Юнысов. – Тупны берничә сезонга җиткереп булса, 2,5 мең сум торган бер каптагы 12 данә волан безгә ике атнага гына җитә. Доллар белән бергә бәяләр дә бәйдән ычкынды.

...Долларны йөгәнләп булмаса да, Борындык укучылары көндәшләренә каршы тора ала. Франциянең Клермон-Ферран шәһәре моны күрде инде. Уңышларының соңгысы булмасын!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100