Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу Фазлыева тәүлеге 24 500 сум торган отельдә ял итә

Җырчы Алсу Фазлыева Инстаграмына Дубайдан фото элде.

news_top_970_100
Җырчы Алсу Фазлыева тәүлеге 24 500 сум торган отельдә ял итә
"Бераз җылы җибәрим әле сезгә!" - дип язган Алсу. Һәм үзен Дубайның Rixos Premium отелендә дип билгеләгән.



Кызык өчен, бу отельнең бәясен карадык. Отельнең рәсми сайтындагы мәгълүмат буенча, бу кунакханәдә бер кешегә бер көн тору безнең акча белән уртача 20 мең сумга төшә. Бу суммага иртәнге аш та кергән. Әгәр инде көненә өч тапкыр тукланасың килсә, тәүлегенә 24 500 сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Турлар броньлау сайтларының берсендә бу отельгә 7 көнлек бер кешелек юллама 141 578 сумга тәкъдим ителә. Бу бәягә отельдә яшәү һәм иртәнге аш керә. Очкычка билетны аерым сатып аласы, Казан-Дубай-Казан рейсы белән очу бәясе 20 мең сумнан башлана.



Алсу ничә көнгә ялга киткәндер, анысы билгесез. Үзе генәме, гаиләсе беләнме икәне дә әлеге билгесез, чөнки Инстаграмга куйган фото берәү генә, анда Алсу ялгызы басып тора. 

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел җырчы Фазлыевлар биш меңлек купюра белән борын сөртеп дан казанды.



Дөрес, соңыннан Азат Фазлыев борынын ялган купюра белән сөртүен әйтте. "Ул кадәр дәрәҗәдә баемадык әле. “Нормальный” кешеләр кебек, без дә кредитта яшибез. Бездән көнләшеп яшәгән кешеләргә эләктереп алырга яхшы булды инде бу”, - дип сөйләгән иде Азат Фазлыев Интертатка.

Шунысын да искәртү кирәктер, "Интертат" уздырган сораштыруда Алсу һәм Азат Фазлыевлар туйлар һәм юбилейларны 35 000 сум акчага алып баруларын әйткәннәр иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100