Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Видео: Татарстанда туганнан соң аерылган игезәк кызлар 45 елдан соң бер-берсен тапкан

Ана яңа туган ике игезәк кызының берсен балалар тудыру йортында калдырып чыккан. Икенчесен исә үзе белән алып киткән.

news_top_970_100
Видео: Татарстанда туганнан соң аерылган игезәк кызлар 45 елдан соң бер-берсен тапкан

Кызлар 1969 елда Алабугада туган. Ана ике сабыйны да тәрбияли алмам дип, берсен табибларга калдырган. Чөнки гаиләдә тагын ике баласы булган. Нәтиҗәдә Надежда гаиләдә үскән, ә ташландык кыз Любовьны интернатка җибәргәннәр. Соңрак аны башка гаиләгә тәрбиягә алганнар һәм Түбән Камага алып киткәннәр.

“З яшькә кадәр әниләре сабый янына Менделеевскига балалар йортына килеп йөргән. Тик Алабугага күчергәч, баланы башка гаиләгә биргәннәр”, - дип сөйли НТР 24 каналына туганы Анастасия Кипрова.

45 ел дәвамында Любовь турында туганнары берни белмәгән. Бары тик узган Яңа ел алдыннан гына аны сеңлесенең кызы эзләп тапкан.

Ниһаять быел Яңа елны туганнар бергә каршылаган. Кадрларда Надежда белән Любовьның очрашу мизгелләре күңелне тетрәндерә, күзгә яшьләр килә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100