Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова телетапшыру алып бара башлады

Җырчы Сөмбел Билалова үзен яңа төрле өлкәдә сынап карарга булган.

news_top_970_100
Сөмбел Билалова телетапшыру алып бара башлады


“Телевидениеда тапшыру алып барырга зур теләгем турында инде күп тапкыр әйткән идем. Ниһаять, бу теләгем тормышка ашты”, - дип язган Сөмбел.

Татар эстрадасының ике йолдызы Сөмбел Билалова һәм ИлГәрәй “Мәйдан” телеканалында “Хәрәкәттә бәрәкәт” тапшыруын алып барачак. Яңа алып баручыны кастинг, ә соңыннан тавыш бирү аша сайладылар. Нәтиҗәдә Сөмбел иң күп тавыш җыйган. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр бу тапшыруда ИлГәрәй белән Фәнил Вакказов эшләде.

“Хәзер театрда катнашасың калды”, - дип комментарий язганнар Сөмбелгә. Булганнан бар да була, диләрме әле?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100