Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Playboy йолдызы Лия Ситдыйкова татарча сөйләшә: "Как будет страсть? - Рәхәт!!!"

Журнал тышлыгына эләккән очракта кызга 1 миллион сум биреләчәк.

news_top_970_100
Playboy йолдызы Лия Ситдыйкова татарча сөйләшә: "Как будет страсть? - Рәхәт!!!"

Лия Ситдикова ярымфиналда 11 кыз арасында җиңү яулаган. Декабрь аенда аңа багышлап Мәскәүнең иң билгеле клубларының берсендә бәйрәм оештырачаклар, дип хәбәр итә "Казанский репортер". Бу хакта "Челны 24" сайты яза. 

Лия Ситдикова - Мәскәү гражданлык авициясенең техник университеты студенты. Кичләчәктә кыз пилот булырга тели. Лия Чаллы шәһәрендә туган, аннан гаиләсе белән Казанга күченәләр, ә хәзерге вакытта гаилә Мәскәүдә яши.  

Лия "Дом-2" проектында да катнашты. Белгечлеге буенча - чәчтараш. 1994 елгы. Үзе турында: "Очрашып йөргән егетем юк, мәхәббәт хисен дә кичергәнем юк", - ди.

Видеодан аңлашылганча, Лия татарча да яхшы белә.

Лиянең барлык фотоларын да күрсәтергә "цензурабыз" мөмкинлек бирми. "Плейбой йолдызының" нинди фотолары бар икәнен аның аккаунтына кереп карый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100