Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышын бананнар чәчәк аткан, папайялар җимеш биргән урында туй уздырып була

Уфадагы лимонарийда чәчәк ата һәм җимеш бирә торган тропик җиләк-җимешләр һәм экзотик үсемлекләрне кышын да күрергә була.

news_top_970_100
Кышын бананнар чәчәк аткан, папайялар җимеш биргән урында туй уздырып була

Лимон агачы белән фотога төшсәгез, Instagramда «лайк»лар саны күп булачагы көн кебек ачык, - дип хәбәр итә БСТ каналы. Салкын чорда мондый экзотиканы Уфада яшәүчеләр генә түгел, Самара, Пермь, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә үз итә. БСТ каналы Красноусольскийдан килгән бишенче сыйныф укучыларының хис-кичерешләре турында хәбәр итә:

Роман Рябов: «Миңа аеруча банан агачы ошады. Ул мине үзенең размерлары белән таң калдырды. Теплица шартлары булмаса, ул Башкортстанда үсә алмас иде».

Кыш уртасында да җәй. Кар урынына – яңгыр. Тропик агачлар җимеш бирсен өчен аларга яхшы тәрбия булырга тиеш. Һава температурасы, ачык грунт, дымлылык – әлеге шартлар төгәл үтәлә. Ләкин урамдагы температура да мөһим роль уйный.

Эльвира Билалова, лимонарий хезмәткәре: «Һава торышы йогынты ясый, әлбәттә. Температураның кинәт төшүе дә, кызу һава да тәэсир итә. Гыйнвар ае җитте, ә теплицада инде яз. Күп үсемлекләр үз җимешләрен күрсәтә башлады инде, күбесе өлгереп тә килә, мәсәлән кофе, папайя».

Ә менә лимоннар сезоны әлегә «ябык». Узган елда әлеге агачтан 20 тонна уңыш алганнар. Уфаның яшел почмагында барлыгы 500 төрдәге экзотик үсемлек бар. Күптән түгел бананнар чәчәк аткан, папайя, гуава җитешкән.

Тагын бер табыш – кофе агачы. Аны өй шартларында да үстереп була. Бер куакка – биш ел, ул бары тик ике елдан соң гына уңыш бирәчәк. Өлкән агачка 15 ел. Кызыл җимешләр эчендә кофе бөртекләре була, нәкъ шулардан әлеге эчемлекне ясыйлар да инде.

Җимешләрдән орлыклар алалар һәм шуларны кабаттан утырталар. Яки саталар, хәтта һәрбер кибеттә сатылучы грейпфрутларны да чират торып алалар икән. Чөнки, җимешләр, экологик чиста шартларда үскән.

Лимонарийда туйлар да уздырыла.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100