Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казаннан сукыр кыз "Голос"та елатырлык чыгыш ясады

Һәр атнада җомга кичендә Беренче каналда "Голос" тапшыруы бара.

news_top_970_100
Казаннан сукыр кыз "Голос"та елатырлык чыгыш ясады
Бу проектта Татарстаннан катнашучылар шактый. Динә Гарипова исә әлеге проектның җиңүчесе булды. Шулай ук финалга чыгучылар да шактый иде.

Соңгы чыгарылышта Казаннан килгән 11 яшьлек Олесяны тыңлаганда Валерий Меладзеның күзләрендә яшьләр күренде.

Күзләре күрми торган Олеся Елканың "Грею счастье" җырын җырлады. Җырда "Глаза мои завязаны, но я все вижу" дигән сүзләр аеруча тетрәндерә.

Соңрак борылган Пелагея белән Баста да күңелләре нечкәрүен яшермәде.

Казан кызы Олеся Машейко, үзе алдан теләгәнчә, Валерий Меладзе командасында эләкте һәм чираттагы этапка узды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100