Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Карамачы өстән ачу белән": Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган

Алып баручы, популяр җырлар авторы Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап язылган шигырен инстаграмга урнаштырган.

news_top_970_100
"Карамачы өстән ачу белән": Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган
Илһам түгел, бер чир йокы бирми.
Көй язарга син юк сүзләргә.
Һава торышы да көйсезләнде.
Кышлар охшый быел көзләргә.

Яңалык юк. Яңа килгән елга
Хыялларда планнар корабыз.
Тик, минәйтәм, кабинетка гына
Башка портрет куеп тормабыз.

Гел истәсең. Кайда, нишләсәк тә..
Хайп куәтле. Синдә ~ уебыз.
Кемдер яза, кем язганны укый,
Сәхнәләрдән чыгып җырлыйбыз.

Җыерчыклар?.. Юк, көлгәннән түгел...
Уңышлар күүүп!! Башлар чайкала.
Казанны да тоташ бизәделәр.
Телсез генә бары башкала.

Сайлаулар да җитә. Кемдер инде
Мартка кадәр, алдан оттырды.
Карамачы өстән ачу белән,
Телсез калган күптән онытылды.


И.Ш.га Илһам түгел, бер чир йокы бирми. Көй язарга син юк сүзләргә. Һава торышы да көйсезләнде. Кышлар охшый быел көзләргә. Яңалык юк. Яңа килгән елга Хыялларда планнар корабыз. Тик, минәйтәм, кабинетка гына Башка портрет куеп тормабыз. Гел истәсең. Кайда, нишләсәк тә.. Хайп куәтле. Синдә ~ уебыз. Кемдер яза, кем язганны укый, Сәхнәләрдән чыгып җырлыйбыз. Җыерчыклар?.. Юк, көлгәннән түгел... Уңышлар күүүп!! Башлар чайкала. Казанны да тоташ бизәделәр. Телсез генә бары башкала. Сайлаулар да җитә. Кемдер инде Мартка кадәр, алдан оттырды. Карамачы өстән ачу белән, Телсез калган күптән онытылды. #РенатГалиаскар #ИШга #башламаинде #ИлфакШиһапов #тишек

Публикация от Ренат Галиаскар (@renat_gali_askar)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100