Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфак Шиһапов үз сүзен курыкмыйча әйтә белде - "Шәһри Казан" истәлекләре

Илфак Шиһапов турындагы истәлекләре белән Актаныш районы Түке авылыннан Ильяс Әхмәтҗанов уртаклаша.

news_top_970_100
Илфак Шиһапов үз сүзен курыкмыйча әйтә белде - "Шәһри Казан" истәлекләре

Истәлекләр белән "Шәһри Казан" газетасы уртаклаша.

Күпкырлы талант иясе Илфак Шиһапов гел исемнән чыкмый. Әйтерсең лә шәм кабынды да, дөрләп янып, бар дөньяга нурлар сипте, һәм кинәт сүнде. Илфакны беренче тапкыр 2013 елда Илсөя Бәдретдинова белән Актанышка концерт куярга кайткач якыннан күрдем. Илфак Шиһаповның язмалары үткен тел белән язылган, ул матбугат чараларында үткер каләме белән күп проблемаларны хәл итте. Үз сүзен курыкмый әйтә белде.

Мин хаҗдан кайткач, ике ел урамда ак озын күлмәктән – хаҗ киеменнән йөрдем. Башымда яшел түбәтәй. Муенымда дисбе. Берсендә Актаныш районының Тимәш авылына җомга намазына чакырдылар. Тимәш – СССРда нефть чыккан беренче урын булып санала дип беләм, анда соңрак бистә барлыкка килде. Аны «Ромашкино» дип атадылар. Кыскасы, намаздан кайтып барганда, элеккеге мәчет урынында эшләүче кешеләргә күзем төште. 1920 елларда мәчет булган урында һәйкәл тора. Рус кешеләре, шул таш сынны ныгыту өчен, измә болгаталар. Бу урыннарда «бисмилла» әйтеп йөрергә кирәк бит дип борчылдым. Күпмедер вакыттан соң, Лениногорск районының «Заман сулышы» газетасында бу хакта татарны үз тарихын өйрәнергә, истәлекләрен сакларга өндәгән язма басылып чыкты, авторы Илфак Шиһапов иде.

Илфак соңгы көннәрендә «Шәһри Казан» газетасында эшләде. Күңелгә үтеп керерлек язмаларыннан тыш, ул шигырьләр, җыр­лар, хикәяләр дә иҗат итә иде. Илсөя Бәдретдиновага да аның җырларын башкарган өчен рәхмәт. Улын иманлы итеп үстерергә язсын. Илфакның эшләнәсе эшләре күп калгандыр. Шактый кешегә туры юл күрсәтте ул: татар исемнәрен саклау, шәҗәрәләр төзү, татар авыллары тарихларын өйрәнү дисеңме. Ерак йолдыз булсаң да, сүнгәч тә якты булып гел янсаң иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100