Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Талипов өйләнә: "Ужас, күпме кызны бәхетсез итә!"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов 21 апрель көнне узган ТМTV премияләре тапшыру тантанасына кунак буларак чакырылган иде. Ул, сәхнәгә чыгып, “Җырлы гаилә” номинациясенең җиңүчеләрен - Динә һәм Рафаэль Латыйповларны игълан итте. Әмма чарада тамашачылар Эмильнең бер кыз белән килгәнен күргән.

news_top_970_100
Эмиль Талипов өйләнә: "Ужас, күпме кызны бәхетсез итә!"

Бу турыда артистның фанатлары төрле хис-кичерешләрен белдерде, сораулар яудырды. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез: 

“Кемгә өйләнә икән? Артисткамы? Кызык бит!”
“Эх, красота, бәхетле булсыннар” 
“Ужас, күпме кызны бәхетсез итә. Бетте, бөтен өметләр челпәрәмә килде”
“Шәп артист инде, сүзем юк. Бөтен рольләрен шәп уйный. Теге “Ерактагы йолдызым” фильмыннан ошый башлаган иде, ләкин хәзер өметләр өзелде шул. Әле соңгы тапкыр “Килә ява, килә ява” спектакленә барып кайткан идем, анда да шәп уйнады. Юк инде, сүзем юк, просто милашка. Юморист та, җитди дә була ала”
“Бик яхшы бит, кызы булгач! Мин аның өчен шат! Алла боерса, тиздән өйләнгәнен көтәбез. И, прелесть инде! Тфү-тфү-тфү, күз тимәсен аларга. Безнең яраткан артистыбыз. Чын, бәхетле булуын телим. Бик яхшы кеше ул, сөбханалла”,

Озак та үтмәде социаль челтәрләрдә #ТалиповНяшкаПрощай хештегы барлыкка килде.

Сәхнәдә чараның алып баручысы Айваз Садыров актердан “өйләнгәнме син?” - дип сорагач, Эмиль Талипов: “Өйләнәм, өйләнәм, Алла боерса!”, - дип җавап бирде.

“Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Эмиль Талиповның үзе белән элемтәгә кереп сөйләште.

– Бу турыда миннән гелсораштырып торалар, “планнарым бар” дип кенә җавап кайтарам, – диде актер. – Алдагысынсөйләп булмый. Булгач, сөйләрмен. Ничек танышканны да сөйләмим. Бүтән вакытта,ярыймы, соңрак, – диде Эмиль Талипов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100