Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмил Гарипов: "Ак Барс" ның җиңүенә Аллаһ ярдәм итте! Аллаһ әкбәр!

Казанның "Ак Барс" хоккей клубы 2018 елның Гагарин Кубогы иясе булды. Капкачы Эмил Гарипов белдергәнчә, алар әлеге җиңүгә Аллаһ ярдәме белән ирешкәннәр.

news_top_970_100
Эмил Гарипов: "Ак Барс" ның җиңүенә Аллаһ ярдәм итте! Аллаһ әкбәр!
"Мин бераз ардым аруын, катлаулы матч булды. Җанатарлар фантастик атмосфера тудырдылар, һәм без ахырга кадәр көрәштек. Беләсезме, мин дингә ышанучы кеше һәм бу җиңү Аллаһ ярдәме белән булды, рәхмәт Аңа! Бу барыбызның да җиңүе, Аллаһ әкбәр!", - дип сөйләде спортчы "Матч ТВ" эфирында. 

22 апрельдә Контенинталь хоккей лигасының плей-офф финалының бишенче матчында "Ак Барс" үз бозында ЦСКА командасын 1:0 исәбе белән җиңеп серия хисабын 4:1 ясады. Шулай итеп, Казан хоккей клубы КХЛ да беренче тапкыр төп трофейны - Гагарин Кубогын өченче мәртәбә алды. Белгечләр капкачы Эмил Гариповның матчның герое дип атадылар.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100