Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дуслык күпере"н урламакчы булганнар

Абау, "Дуслык күпере"нең арзанлы варианты барлыкка килгән. Инде ничә көн интернет киңлекләрен әлеге проектның "яңа" афишасы гизә...

news_top_970_100
"Дуслык күпере"н урламакчы булганнар

"Без "Дуслык күпере"ндә катнашучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз, үзебезнең аралаша торган чат та бар. Әлеге афишаны нәкъ менә шул чатка җибәрделәр. Шаккаттык. Күп кенә җырчылар ялган "Дуслык күпере" проектын оештыручыларны кызганып та куйдылар хәтта. Чөнки законсыз рәвештә товар билгесен куллану Россия конституциясе тарафыннан катгый тыела. Мин афишада күрсәтелгән номерга шалтыратмадым, бу мәсьәләне без үзебезнең юристларга тапшырдык. Киләчәктә дә мондый хәл кабатланмас дип әйтеп булмый, шуңа күрә тамашачыларны игътибарлырак булырга чакырам. "Дуслык күпере" - иң яхшы җырчылар катнашындагы югары дәрәҗәдәге концерт ул" - дип сөйләде безгә "чын" "Дуслык күпере"н оештыручыларның берсе - Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова.

"Яңа" афишада Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев та юк, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей һәм башка "Дуслык күпере"ндә катнашкан җырчыларыбыз да күренми. Аларның урынын ниндидер икенче, таныш булмаган "йолдызлар" алыштырган. Кемнәр соң алар? "Дуслык күпере" 18 апрель көнне тәмамланмады мени? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу нияте белән, әлеге концертның оештыручысы (афиша астында шушы кешенең номеры күрсәтелгән!) белән элемтәгә кердек. "Ялган" "Дуслык күпере" кыска гына телефон сөйләшүе вакытында юкка да чыкты!

- Хәерле көн! "Дуслык күпере"н мәдәният йортына ничек чакырып була?

- Мин кем белән сөйләшәм?

- Минем исемем Юлия. Сез оештыручымы?

- Әйе. Ә сез?

- Сез Татарстаннанмы?

- Юк.

- Димәк, сез "Дуслык күпере"н оештыручы? Интернетта афишагызны күрдем. Билетлар сатудамы инде? Аларны кайдан алырга була?

- Ялгышлык чыккан. Охшашлык.

- Бу бит сезнең афиша? Аста сезнең телефон номеры язылган. Биредә нинди ялгышлык булырга мөмкин? Аңлатып китегез әле?

- Ике төрле проект бер исем астында...

- Болай эшләргә ярамаганын беләсезме?

- Афишаны алып аттык.

- Афишаны алдыгыз, ә "Дуслык күпере"концерты буламы соң?

- Юк.

- "Дуслык күпере" проектының чын оештыручыларына әйтер сүзегез бармы?

- Гафу үтенәбез. Без сезне үпкәләтергә теләмәгән идек....

- Сау булыгыз!

- Тагын бер кат гафу итегез...

Искәртеп үтәбез, “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең унике шәһәре аша узып, 18 апрель көнне Казанда тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100