Данир Сабировның борыны нигә зурайган?

17 Мая 2018

Укылган: 797 тапкыр

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Сезнең кайчан да булса Данир Сабировның колакларына игътибар иткәнегез бар идеме? Минем юк. Нигәдер берни дә сизмәгәнмен. Баксаң, аның колаклары тырпаеп тора торган булган икән, турайткач кына күрдем. Карап торышка болай бик чибәр кеше ул, бер кимчелеге дә юк кебек...
- Данир, гомер иткән колакларыгызның кисәк кенә нәрсәсе ошамый башлады соң?

- Колакның тырпаеп торуы ошамады, җыебрак куясы килде. Сул колак күбрәк нервыга тия иде. Бәлки, аны тамашачы күрмидер дә. Табиблар да, үзеңә генә күренә ул, башкалар сизми аны, диделәр. Ниятләгәч, үзгәреш кертәсе килде, шул уңайдан ясаттым.

- Менә хәзер борыныгыз зур кебек калган. Тора-бара анысы да борчып торыр шикелле түгелме?

- Борчый башласа анысын да эшләтербез. Минем борын болай да кәкре (искривление носовой перегородки), аны да төзәтергә дигәннәр иде. Әлегә анысы өчен борчылмыйм.



Ә сезгә Данирның турайткан колаклары ошадымы?

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Укучылар Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җырын башкарып мәктәп белән саубуллаша (видео)

Башкортстанның Октябрьский шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары "Туган як" җырын башкарган. Шунысы кызык - районда чыга торган газета да "Туган як" дип атала. Газета редакторы Юлия Дәүләтбаева төшергән видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла