Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар кызлары" татарча сөйләшә белми?

ТМТВ премиясеннән соң инстаграмда "Болгар кызлары" төркеменең тетмәсен теттеләр. Кызларны татарча сөйләшә белмәүдә гаепләп, әлеге премиягә лаек түгел, дип атадылар. Соңгы арада тел мәсьәләсе татар кешесенең иң авырткан җире икәне мәгълүм бит инде.

news_top_970_100
"Болгар кызлары" татарча сөйләшә белми?

Данлыклы "Болгар кызлары" исемен йөрткән төркемнең кызыл келәмнән үткән чакта алып баручыларга рәтле-башлы татарча җавап бирә алмаулары ялкынга утын өстәгән кебек булды һәм шул рәвешле тамашачыны бер адымга үзләренән этеп тә куйды. "Болгар кызлары" татарча сөйләшә белми мәллә? - дигән сорауга җавап бирүне, күптән түгел генә яңартылган составның җитәкчесе Айгөл Зәйнуллина үз өстенә алды. "Яңа составта беренче тапкыр зур чыгыш ясадык. Без аз гына каушадык, шуңа күрә тиешенчә җавап бирә алмадык" - диде ул.

- "Болар кайда җырлап йөри соң? Ишеткән юк" дип язалар. Сезнең чыгышларны тамашачы кайларда күрә ала?

- Без хәзер яңа составта эшлибез. Үзебезнең студиябез бар, шунда иҗат итәбез. Май аенда гастрольләребез башланып китәчәк. Россия төбәкләре һәм чит илләргә чыгарга исәпләп торабыз. Сабантуйларда да чыгышлар ясаячакбыз...

- "Төркемнең исеме бу кызларга туры килми, үзгәртсәләр, яхшырак. "Болгар кызлары" мондый кыяфәттә була һәм җыен килде-китте җыр җырлый алмый. Тыйнаклык кирәк бу төркемнең исеменә туры килергә..." - дигәннәр. Сезнең берәр кайчан төркемнең исемен алыштыру турында уйлаганыгыз булмадымы?

- Юк, булмады. Миңа калса, хәзерге вакытта бер стильдә генә эшләү дөрес түгел. Шуңа күрә без яңа стильдә үзебезне сынап карарга булдык.

- Унышлы килеп чыкты дип саныйсызмы?

- Уңышлы килеп чыкты дип саныйбыз. Котлау сүзләрен бик күп яздылар, тискәре фикерләр дә аз булмады. Хәер, һәр тамашачының үз зәвыгы, яраткан җырчылары, яраткан юнәлеше бар. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк, монысы гадәти күренеш. Иң мөһиме - без үзебез канәгать калдык.

- Төркемнең составы алышынганнан соң, бу сезнең тәүге җиңүегез. Кыска гына вакыт эчендә оешып киткән яшь кызлар өчен клип төшерү күп көч һәм зур чыгымнар сорый. Ярдәм итеп торучы спонсорыгыз бармы, чыгымнарны кем күтәрә?

- Безнең бернинди спонсорыбыз да юк. Барлык чыгымнарны да үзебез күтәрәбез. Үз көнебезне үзебез күреп яшибез, тырышабыз, эшлибез. Көн саен кызлар белән студиягә җыелып, 3-4 сәгать репетиция ясыйбыз, кимчелекләр өстендә эшлибез.

- ТМТВ премиясендә катнашырга ни өчен "Лейтенант" җырын сайладыгыз?

- Берничә ел элек апам Камилә Мифтәхетдинова, "Лейтенант" җыры хит булачак! - дигән иде. Чыннан да, әлеге җыр җиңел истә кала. Шуңа күрә бер курыкмыйча, без аны сайладык!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100