Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балага алай карарга ярамый!" Ләйсән Таишевага Инстаграм кулланучылары киңәш бирә

Ди-джей Ләйсән Таишева ире Александр белән Ролан исемле ул үстерәләр.

news_top_970_100
"Балага алай карарга ярамый!" Ләйсән Таишевага Инстаграм кулланучылары киңәш бирә
Ләйсән узган ел җиденче декабрьдә әни булды. Инде байтак вакыт узса да, Ләйсән баласының йөзен Инстаграмда күрсәтергә ашыкмый. Соңгы фотоларының берсендә Ролан Ләйсәннең абыйсы Фәрит Таишевның балалары Ләйлә һәм Гомәр янында ята. Йөзен кулы белән каплаган арада фотога "эләктереп" алганнар үзен. 

"Мондый булышчыларым булганда, мин тыныч", - дип язган Ләйсән Ләйлә белән Гомәрнең бала карарга "булышуына" ишарәләп.




Ә Инстаграм язылучылары Ләйсәнне бала карарга өйрәтә башлаган. "Балага баш очыннан карарга ярамый. Бала өскә карап, күзенә зыян килүе бар. Уенчыкларны һәм төсле әйберләрне дә күрсәтергә ярамый", - дип язган бер язылучы.

Ә сезнең Ләйсәнгә нинди киңәшләрегез бар?




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100