Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева үзен гаепләгән кешеләргә җавап бирде: Мин күпме акча кирәген язсам, күзегез маңгайга менәр!

Айгөл Бариеваның сабан туенда чәкчәк муляжын тотып төшкән шаяртуы уеннан уймак китереп чыгармасмы?

news_top_970_100
Айгөл Бариева үзен гаепләгән кешеләргә җавап бирде: Мин күпме акча кирәген язсам, күзегез маңгайга менәр!
Исегезгә төшерәбез, җырчы Айгөл Бариева көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшеп, инстаграмга шул фотоны куйды да, "Арчада зарплатаны шулай итеп бирделәр", - дип язган иде.

Әмма Айгөлгә шелтә белдерүчеләр табылды. "Гел акчага гына эшләп йөрисез мени? Укытучылар гел бушлай эш башкаралар гомер бакый", - дип язган бер инстадусты.

"Укытучы, тәрбияче - гомер буе бушка эшли: 20-25 бала урынына 40ны-45не укыта, тәрбияли, бушка җырлый да, бии дә, агач-чәчәкләр утырта, ремонт ясый. Кызганычка, бу нормага кереп китте", - дип өстәгән икенчесе.

"Артистларның эше бит инде ул. Гел бушка җырлап-биеп йөрсәләр, тормышны ничек алып барырлар? Алар да бик күп хәйрия концертлары уткәрәләр", - дип Айгөлне аклап язган өченчесе.

Әмма сүз моның белән генә тәмамланмады. "Интертат" электрог газетасы бу хәл турында язып чыгуга, Айгөлгә дәгъвалар көчәйде генә. "Айгөл ачуланмасын... Халыкның ачуы көчле: эше булса да, акчасы юк.. Тормыш кыйммәтләнә, хезмәт хакы артмый... Ә җырчыларда мактанышу китте: чит илдә ял иту, матур йортлар, тәти күлмәкләр белән. Инста дустагы җырчыларның бу мактанышуы очын очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара да.. Әзрәк тыйнаграк һәм сабыррак булу лззем..." - дип өстәде тагын бер инста кулланучы. 

Инде Айгөл Бариева да түзмәде, бу дәгъваларга җавап бирергә мәҗбүр булды. Җавапны ул инстаграмында язган.

"Охх ,мин чәкчәк белән төшеп, шаярып язган сүзләрем шуның хәтле миндә һәм @intertat.tatar гаугага барып чыгар кем белгән! Сезне аңлыйм - видимо накипело. Ләкин минем дә, җырчыларны, үзебезне яклап язып, халыкка бераз күзне ачасым килә әле. Мин үзем дә кияүгә чыкканчы 4 елдан артык мәктәптә эшләгән кеше! Һәм аның авырлыгын бик яхшы беләм! Ләкин артистлар гаиләсендә үскәч, сәхнә барыбер үзенекен итте. Әкренләп-әкренләп эшли башладым ул юнәлештә. Җиңел булмады. Бик күп тәнкыйтьләр дә ишетергә туры килде. Беркайчан да артык популяр булмадым, шыгрым тулы заллар җыймадым. Ләкин һәрвакыт яраткан  эшемә бик җитди карадым. Һәм 100% үземне иҗатка бирдем һәм бирәчәкмен.

Ә хәзер акчага кагылышлы!

1. Җырны сатып алабыз - 15меңнән алып 30 меңгә хәтле (әлбәттә, һәрвакыт түгел. Шундый бәхетле очраклар бар - бушка да бүләк итәләр. Ләкин андыйлар элек күбрәк иде..)
2. Җырга аранжировка ясату: 10 меңнән алып 20 меңгә хәтле (тере инструментларны кыстарасың килсә, алар өчен аерым бәя түлисең!)
3. Радиога бирер өчен, әлбәттә, җырның тавышын яздырырга да кирәк! Бу тагын өстәмә акча! (2-3 мең)
4. Хәзер инде иң кызыгына килеп җиттек! Җырны популяр итү өчен, әлбәттә, аны халыкка ишеттерәсе килә. Аның өчен радиода һәм твда ротация бар! Радиоларда - бер ай, көненә 3-5 тапкыр яңгырату ким дигәндә 40мең! Бу бер ай гына! ТВ ны мин әйтеп тә тормыйм! Чөнки әйтсәм, күзегез маңгайга хәтле менер! Цифралар 500 меңгә хәтле менә дә ала! Хәттә бер тапшыруда бер тапкыр! 3 мин. җырны яңгырату өчен 4мең сорыйлар!!!
5. Өстәмә, җырга матур сыйфатлы клип эшлисегез килсә - 30 меңнән алып 100 меңгә хәтле (мин беләм, 1 млн да клип эшләргә була...).
6. Концертлар куйганда зал арендасы, реклама, аппаратура арендасы, транспорт...
7. Костюмнар, прическа, визаж, афишалар, билетлар ясату - мин аларны сезгә әйтеп тә тормыйм!

Менә хәзер үзегез нәтиҗә ясагыз инде - бик җиңел артистларга яшәү! Ә безнең ял итүләре, машина һәм башкалар... Мин шуны гына әйтә алам - минем тирәдә артистлар яшәми, ләкин алар миннән күпкә яхшырак яши. Просто без гел сезнең күз алдыгызда, шуңа шулай тоела! Шуңа һәрбер эшнең үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар! Гаеп итмичә генә матур гына рәхәтен күреп, нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, иң мөһиме, үз эшегезне яратып башкару", - дип язган Айгөл Бариева. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100