Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Артист тормышы - чегән тормышы ул”. Зәйнәп Фәрхетдинованы балаларын карамауда гаепләгәннәр

Артист халкы сүзне дә күп ишетә, йөрәгем зур, дип яза Зәйнәп Фәрхетдинова үзе.

news_top_970_100
“Артист тормышы - чегән тормышы ул”. Зәйнәп Фәрхетдинованы балаларын карамауда гаепләгәннәр

Татарстанның атказанган артисты Зәйнәп ханым инстаграмда "Уллар-ир балалар көне" белән котлап фото урнаштырган. Әлеге фото астына җырчыларны гаепләп комментарий язганнар...

 - Бала карамыйлар алар. Җыр, көй яздыралар, сүзләрен заказать итәләр, репетицияләргә йөриләр. Гастрольдән кайтты да, өй мәшәкатенә кереп китә дисезме? Гастрольгә киткәнче дә өйләренә кайтып кермичә әзерләнәләр. Аннан чыгып китәләр. Артист тормышы - чегән тормышы ул, Аллаһ ярдәм бирсен үзләренә. Берсе-берсеннән көнләшеп нәфесләре дә көннән көн арта, - дип язган Миңнегөл исемле ханым.

Зәйнәп Фәрхетдинова да җавапсыз калмаган.

- Артист халкы сүзне дә күп ишетә, йөрәгем зур Аллаһ биргәненә шөкер! Вакытлыча киткәндә түзәргә була. Исән-сау булып, аналарын күрми яшәүче балалар азмы? Шундый хәлләр борчысын кешелекне! Авырып ятканда балаларын ташламый хатын-кыз, ир-атның да миһербанлылары бар. Сау-сәламәт булсын балалар! Яшәргә тырыша һәрбер җан! Мин ятимлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! Әйе, хатын-кыз үз баласын үзе үстерергә тиеш! Сез бик бәхетле ана! - дип язган җырчы.

Аннары Миңнегөл ханым Зәйнәп Фәрхетдиновадан гафу үтенә, ләкин әйткән сүзләреннән кире кайтмый. Киресенчә, яңадан да ассызыклап өстәп куя.

- Зәйнәп, котлыйм сау-сәламәт улларың белән. Барыбер дә артист халкы бала карамый инде безнең кебек. Бала карап ятсаң, бөтен ил буйлап йөреп булмый шул. Нәрсә дисәң дә, алар өчен беренче урында акча. Бала карап өйдә утырсаң, баеп булмый ул. Зәйнәп, берүк сүзләрем күңелеңә авыр тимәсен, рәнҗетмәсен, - дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100