Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актанышта сыерчыклар өчен манаралы оя ясаган Нәсим Заһертдинов: Исламда кошларга оя ясау бик яхшы гамәл

Социаль челтәрләрдә манаралы сыерчык оясы фотосы таралды. "Татар-информ" хәбәрчесе ояның авторын эзләп тапты. Ул - Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов.

news_top_970_100
Актанышта сыерчыклар өчен манаралы оя ясаган Нәсим Заһертдинов: Исламда кошларга оя ясау бик яхшы гамәл

- Нәсим абый, манаралы сыерчык оясын үзегез уйлап чыгардыгызмы?

- Минем шуңа охшаш сыерчык оясын Ижау каласына баргач күргәнем булды, әмма ул манаралы түгел иде. Безнең ишек алдында гына мәчет күренеп тора. Үзем уйлап чыгардым да, сыерчык оясын ясап карарга булдым. 

Сыерчык оясының манарасын туганнан туган абыем кырдырып бирде. Манаралы сыерчык оясын ясаганга инде дүртенче ел булды.

- Сыерчыклар манаралы ояга киләме соң?

- Һәр елны да сыерчыклар ояның көньягында һәм көнчыгыш ягында оялый. Ел да икәү киләләр иде. Фотодагы ояга сыерчыклар иртә дә кич тә төрле яклап кереп йөри. Хәзерге вакытта күренмиләр әле.

- Сыерчык оясын моңа кадәр дә ясаганыгыз булдымы?

- Сыерчык ояларын кечкенә чакта ук, мәктәптә укыган елларда ясый идем. Манаралы сыерчык оясы әле беренчесе генә. Күршеләр кабул итмәс, өйнең кайсы ягына куярга икән дип уйладым да, берне генә ясарга булдым. Сыерчык оясын бер генә урында тимер багана белән күтәреп куйдым, дүрт яктан тишек тиштем.

- Манаралы сыерчык оясын диннән көлү дип санамыйсызмы?

- Минем мәчеткә йөргәнемә дүрт ел була, Аллага шөкер. Ояны ясаганда әле йөрми идем, бу турыда уйлаганым да булмады. Алай да, манаралы ояны ясагач, бу турыда, мәчеттә җомга намазы вакытында хәзрәттән сорадым. “Гамәлләрем дөресме? Ел да сыерчыклар оя кора, балаларым куана, килгәч, оныклар карап тора”, - дим. Хәзрәт киресенчә шатланды гына: “Бик яхшы гамәл, дөрес эшләгәнсең! Син бит мәчеттән, диннән көлмисең. Ояга карап, кешедә тагын бер кат соклану уяначак. Ояның ракурсын да яхшы сайлагансың. Кешеләр көлсә дә, син аларга игътибар бирмә. Исламда кошларга оя ясау бик яхшы гамәл”, – дип аңлатты. Хәзрәт шулай дигәч, күңелләр тулып китте.

- Алга таба да манаралы сыерчык ояларын ясарга телисезме?

- Нәкъ менә манаралы оялар ясармын дип әйтә алмыйм. Әмма оныкларыма “оригиналь” сыерчык ояларын ясарга исәп бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100