Үзбәкстан татарлары: Татар телен белергә кирәк дигән фикергә килдек

4 Января 2018

Укылган: 1051 тапкыр

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Илнар Төхбәтов
Үзбәкстанда яшәүче Эльвина белән Руслан мондагы татарларны берләштергән милли үзәк, аларның яшәү рәвеше, бүгенге көндә борчыган мәсьәләләре, уй-фикерләре турында сөйләде.

Эльвина Фәттахова белән Руслан Хәкимҗанов Ташкент татар җәмгыяте вәкилләре. Алар белән без Үзбәкстанда сәяхәт иткәндә таныштык, кыска гына вакыт эчендә аралашып алу мөмкинлеге туды. 

- Сезнең Казанда булганыгыз бармы?

- Әйе, өч тапкыр булдык. Беренче тапкыр 2013 елда универсиада вакытында, аннан 2014 һәм 2016 елларда татар яшьләре форумына килдек.

- Ташкентта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? 

Э.Ф: Мин архитектура институтын тәмамладым, белгечлегем буенча - төзелеш менеджеры. Бүгенге көндә белгечлегем буенча эшлим. Бераз журналистика, мәгълүмати элемтәләр белән дә шөгыльләнәм. 

Р.Х: Мин юл-транспорт институтын тәмамладым. Хәзер инженер-механик булып метрология өлкәсендә эшлим. Заманча моторлар заводында автоматлаштырылган үлчәү җиһазларын техник яктан көйләү белән шөгыльләнәм.

"Әбием Казахстаннан, бабам Кытайдан күченеп килгән"

- Үзбәкстанда бүгенге көндә 200 меңләп татар яшәгәне билгеле. Алар биредә кайчан күпләп тупланган?

Э.Ф.: Татарларның Үзбәкстанга күпләп күчеп килүләре совет чорына туры килә, аеруча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күченеп килүчеләр күп була. Мәсәлән, минем әби белән бабай сугыш елларында күченеп килгән. Бабам Кытайда, әбием Казахстанда туып-үскән. Сугыш елларында әбием Кыргызстанга күченеп килә, шунда бабам белән таныша. Соңрак ул аны Үзбәкстанга алып китә. Үзбәкстанда Кытайдан күченеп килгән татарлар бик күп, башка буыннарын бик белмим, әмма бабай үзенең Кытайда туганын сөйләгән иде. 


- Сез гаиләдә ничә бала?

Э.Ф.: Без өчәү.

Р.Х.: Ә без икәү.

"Татар телен белергә кирәк дигән фикергә килдек"

- Эльвина, син мәктәптә татар телен өйрәнмәсәң дә, татар теленнән халыкара олимпиадада беренче урын алган идең, без сине шул вакыйгадан соң истә калдырдык.

Э.Ф: Камил дәрәҗәдә булмаса да, өч тел беләм - татар, рус, үзбәк. Рус телен бик яхшы беләм, ә татар теле белән үзбәк телен катыштырып сөйләшәм. Мин татар сөйләмен яхшы аңлыйм, хәтта татарча укый да алам, ләкин сөйләшергә авыр, кайвакытта татарча сүз таба алмыйча, җавап бирә алмый торам. 

- Рус телен мәктәптә өйрәндеңме, әллә гаиләдәме?

- Күбрәк гаиләдә.

- Татар телен кайда өйрәндең?

- Татар телен әбидән өйрәндем. Ул һәрвакыт татарча сөйләшә иде.

- Руслан, ә син татар телен ничек өйрәндең?

Р.Х.: Мин дә татар телен камил белмим. Үскәндә, әти-әни белән рус телендә аралаша идек. Татар телен өйрәнү өчен махсус курсларга йөрдем. Хәзер әнием дә бераз татарча бераз сөйләшә, татарча аңлашырга тырышабыз. 

Татар теле курсларын мин 2009 елда тәмамладым. Ул вакытта ике төркем тупландык, икесе дә тулы иде. Хәзер дә татар теле курслары үткәрелә, әмма аларга ничә кеше йөргәнен әйтә алмыйм. 

- Руслан, татар теле курсларына йөргән кешеләр белән аралашкансыздыр, аларны татар телен өйрәнергә нәрсә этәргән?

- Үз мәдәниятеңне белергә, телне аңларга теләү мотивация булып тора. Телне белмәсәң, башкалар татарча сөйләшкәндә сүзнең нәрсә турында барганын аңлап булмый.

- Сез бездәге татар теле белән бәйле проблемалар хакында ишеттегезме?

Э.Ф.: Әйе, ишеттек. Мәктәпләрдә татар телен бетерергә, диләр. Мин моңа каршы. Без бит үзбәк телен өйрәнәбез, ә нишләп Татарстанда татар телен укымаска тиешләр? Үзең яшәгән җирлекнең телен белергә кирәк.

Р.Х.: Сайлау булырга тиеш. Кеше теләсә укый, теләмәсә - бу инде аның хокукы. Кемнедер укытып, кемнедер укытмыйча дөрес түгел. Кеше үзе билгеләргә тиеш.

- Милли үзаң, “мин татар, миңа телне белергә кирәк” дигән фикер сездә кайчан барлыкка килде?

Р.Х.: Мәктәптә укыганда ук мин үземне “Мин татар” дип әйтә идем. Ә туган телне белергә кирәк дигән уй үскәч барлыкка килде һәм мин татар теле курсларына йөрергә карар кылдым.

Э.Ф.: Мин туган телемне белү әһәмиятен мәктәптә өлкән классларда укыганда аңлаганмындыр.

"Балалар өчен татар теле курслары ачылды"

- Ташкентта татар балалары өчен тел өйрәтә торган бакчалар, клублар бармы?

- Бездә хәзер балалар өчен татар теле курслары ачылды. Алар җәй айларында үтә. Татар телен танылган җырчы, радиожурналист Рәйхан Мәннәпова укыта. Дәресләр атнага бер мәртәбә үткәрелә.

- Ташкенттагы татар җәмгыяте тормышы нидән гыйбарәт?

- Без Ташкентта яшәүче милләттәшләребез белән татар мәдәни үзәгендә очрашабыз, бергә чаралар үткәрәбез, чәй эчү мәҗлесләре оештырабыз. Ул шәһәрнең Пушкин скверында урнашкан халыклар дуслыгы йортында, аны монда "интерцентр" дип йөртәләр. Татар җәмгыятенә биредә аерым бүлмә бирделәр. Бу бинада һәрбер милли-мәдәни үзәкнең аерым бүлмәсе бар.

Шулай ук рәсми булмаган чараларда да очрашабыз, гадәттә, кафеларда җыелабыз.


- Чараларыгызга якынча күпме яшь кеше җыела?

- Төрлечә була. Бездә даими кешеләр бик юк. Кемдер өйләнә, кияүгә чыга, кемдер бәби таба, якынча 30-40 кеше генә бездә даими чараларда катнаша.

- Болар активистлармы инде?

- Әйе, ләкин бер елдан алар да булмаска мөмкин. Кемдер өйләнеп, кияүгә чыгып китәргә яисә башка эш табарга мөмкин.

- Ничә яшьлек кешеләр?

- 20 дән 35 яшькә кадәр.

- Ә сез бер-берегезне ничек табасыз?

- Яшьләр, гадәттә, безнең җыелышларга интернеттан ишетеп килә.

- Олылар буыны очрашамы, аларның аерым оешмалары бармы?

- Әйе, алар да үз яшьтәшләре белән очраша, җыелышлар уздыра.

- Ташкенттагы татарларның мәдәни коллективлары бармы?

- “Дуслык, “Болгар”, “Яшьлек” ансамльләре бар. Бәйрәмнәр вакытында алар чыгыш ясый. 

- Халык бәйрәмнәре көннәрендәме?

- Әйе, зур бәйрәмнәрдә һәрбер милли үзәк үзенең чатырын кора, ярминкәләр оештыра, чыгышлар ясый. Без татар чатырын корып бәйрәм итәбез.

"Ногай Курган - татарлар өчен әһәмиятле урын"

- Татарлар мондагы кайсы җирләрне үзләре өчен тарихи яктан әһәмиятле дип саный? 

- Монда татарлар яшәгән иң беренче җир - Ногай Курган бар.

Редакциядән: Ташкент тирәсендәге иң зур татар авылы Ногай-Курганга XVIII-XIX гасырларда нигез салынган, дип яза тарих галиме Ринат Шиһабетдинов. Архивта ногай-курганлыларның тамырлары Идел-Урал регионыннан икәнен дәлилләгән документ саклана. Татарларның биредә мәктәп һәм мәчет төзегәннәре мәгълүм, ул мәчет хәзер дә эшли. 

- Ногай-Курган мәхәлләсендә татар зираты да бармы?

- Әйе, анда каберлекләр бар. Татар теле курсларын өйрәнгәндә, без күмәкләшеп анда барган идек.

- Авылда татарлар әле дә яшиме?

- Анда хәзер татарлар юк диярлек, җирлек кенә калган.

- Гаҗәп, алар шәһәрләргә китеп беткәнме?

- Әйе, күп кенә иске йортларны инде сүтеп тә бетерделәр.

- Галимнәрдән кем дә булса Үзбәкстан татарлары тарихын, тормышын өйрәндеме?

- Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галиме Ринат Шиһабетдинов шөгыльләнде, бу өлкәдә ул тикшеренүләр алып барды.


"Үз ярың итеп татарны табуы авыр"

- Үзбәкстанда катнаш никах нәтиҗәсендә татарлыгын җуйган милләттәшләребез бармы? Ул проблема монда актуальме?

- Әйе, татарлар катнаш никахлар нәтиҗәсендә азайганнан-азая бара. Үз ярың итеп татарны табуы авыр. Ләкин, шулай да, татар егете, татар кызы табарга тырышабыз. Һәрхәлдә, эзлиләр, ә алга таба ничек була бит... Мәсәлән, кайбер яшьләр безнең үзәктә танышып кавыша. Әле менә 2-3 атна элек татар туе булды. Елына берничә пар кавыша. 

- Үзбәкстаннан күп кенә татарлар Казанга да күченә бит. 

- Әйе, әле менә күптән түгел генә минем классташым да китте, гаиләсен, әнисен дә алып китте. Ләкин аларга анда бик авыр. Мин, мәсәлән, классташым мисалында аңа барысы да ничек авыр бирелгәнен беләм. Күченеп киткән бер гаилә күптән түгел генә кире әйләнеп кайтты, чөнки аларга анда авыр.

"Төрле халыкларның ризыкларын әзерлибез"

- Казанда үзбәк ризыкларын тәкъдим итүче кафелар бихисап, ә Ташкентта татар ризыкларын тәкъдим итүче кафе-ашханә бармы?

-  Татар ашларын тәкъдим итүче аерым кафены белмим, менюга татар ашларын да керткән кафе бар.

- Ә өйләрдә нинди ашлар әзерлисез? 

- Өйләребездә төрле ризыклар пешерәбез: үзбәк ризыкларын да, корея кухнясы ризыкларын да әзерлибез. Без борщ та пешерәбез, пилмән дә. 

"Үзбәкләр татарларны аермыйлар, монда - толерантлык"

- Үзбәкләрнең татарларга мөнәсәбәте нинди? Татар кешеләрен алар ничек тә булса аерамы?

- Берничек тә аермыйлар.

- Үзбәкләр яратып бетермәгән, аерып караган милләтләр бармы?

- Бездә андый нәрсә юк. Монда толерантлык.

- Хакимияткә күтәрелгән кешеләр, бизнесменнар арасында татарлар бармы?

- “Караван” дигән рестораннар челтәренең хуҗасы - татар кешесе. Ул рестораннарда үзбәк, көнчыгыш кухнясы тәкъдим ителә. Шул ук челтәр чартер очкычлар рейсларын кайнар ризык белән тәэмин итә.

Хакимияттәге татарларны искә төшерә алмыйм.

- Сәнгать, иҗат әһелләре арасында танылган татарлар кемнәр?

- Римма Гыйззәтуллина, Рәисә Баймурзина - алар Татарстанның да, Үзбәкстанның да атказанган артистлары.

- Ә спортчылар?

- Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов, гимнастка Алинә Кабаева. Кабаева Ташкентка еш килә, аның бабасы сугыш ветераны – Вәзыйх Кабаев - Ташкент татар җәмгыяте вәкиле. 9 майда аны Җиңү бәйрәме белән котларга барган идек.

"ТНВ Планета карыйбыз"

- Татар җырларын тыңлыйсызмы, татар китапларын укыйсызмы, гомумән, татарча контент бармы сездә?

- ТНВ Планета карыйбыз, ә менә татар китаплары белән мөнәсәбәтләр авыррак. Казаннан туганнар алып кайта, ләкин телне камил белмәгәч, аларны уку кыенрак.



Фикерләр








Җәмгыять

Көчләүче-рецидивист ничек үтерүчегә әверелгән – биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнүче адәм кулга алынды (видео)

Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Коточкыч һәм мәгънәсез җинаять турында “Татар-информ” агентлыгы репортажы.

Җәмгыять

Татар акценты бренд буларак бизнеска керде: Сезгә “Кущтанащ” кирәкме?

Соңгы елларда татар акцентын бренд итеп куллану күренешләре очрый. Телеграмдагы “Неудаща” каналы - шуның ачык мисалы. Башкортстан эшмәкәре Андрей Таюсов “Кущтанащ” атамалы товар билгесен теркәгән. Татар акцентына пародияне бренд итеп куллануны башкорт галимнәре уңай кабул итмәгән, татарлар ни ди? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла