Зөлфәт Хәким: Салютлы, шар очырган бәйрәмнәрне гади халык, бала-чага һәм исерекләр генә ярата

6 Января 2018

Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ
Язучы, драматург, шагыйрь, композитор, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким "Татарстан - Яңа гасыр" каналында чыга торган «Ком сәгате» тапшыруында катнашты. Тапшыруда әдип уңышка ирешү серләре, ришвәтчелек, бәйрәм итү турында үз фикерләрен белдерде.

Максат һәм мәгънә турында

Әгәр дә уңышка ирешәм дип максат куеп эшләсәң, син беркайчан да уңышка ирешмәячәксең. Максат куеп, әле беркемнең баеганы да, бәхеткә ирешкәне дә юк. Минемчә, кеше ниндидер уңышка ирешү һәм дөньяда урынын табу өчен үзенең җан таләбе буенча эшләргә, яшәргә тиеш. Һәркемнең тормышта үз максаты була, һәркем үзенең гомерен мәгънәле итәргә омтыла. Ләкин шунысы кызык: кеше еш кына максат белән мәгънәне бутый. Мәсәлән, машина белән заправкага кергәндә максат − бакка бензин салу, ә аның мәгънәсе − двигательне эшләтү. Ә машинаны кабызгач максат − двигательне эшләтү, ә мәгънә − каядыр бару. 

Максат һәм мәгънә үзгәреп тора. Яшәүнең, бәлки, мәгънәсе бөтенләй юктыр да. Ләкин аның һәрбер мизгелен кеше үзе мәгънәле итә.


Иң зур гаделсезлек турында

Бала туганда ук гаделсезлек дөньясына килеп эләгә. Ул аңарчы кабул ителгән кануннар, аңарчы оешкан дәүләт, аңарчы барлыкка килгән яшәү рәвеше, әхлак кагыйдәләре, тәртипсезлекләр булган дөньяга туа. Ә бит бәлки аңа башка мохиттә яши торган сыйфатлар салынгандыр. Бала шул килеп эләккән мохиттә үсәргә мәҗбүр була. Бу бик зур гаделсезлек! 

Кешегә карата табигать тарафыннан иң зур гаделсезлек дип уйлыйм мин моны. Шушы гаделсезлек белән бергә кешегә сәләт бирелә. Кемдер карьера баскычлары буйлап яхшы үрмәли, каракка урлау сәләте бирелә, җырчы кеше оста җырлый. Тик нинди генә сәләткә ия булса да, нинди генә юнәлештән китсә дә, кеше гаделсезлек дөньясына килеп эләгә.   

Ирек турында

Иреккә омтылсаң да, бу тормышта абсолют иреккә ирешеп булмый. Иреккә омтылу юлы буенча син барырга яки бармаска мөмкинсең. Дини кеше дә хак юлдан барырга мөмкин, әмма ул беркайчан да Аллаһка барып җитә алмый.

Яшәеш турында

Кешелек дөньясының асылында ниндидер газап ята. Кешелек яшәеше ул − трагедия. Бәлки, минем кебек индивидуалистлар гына шулай уйлыйдыр. Игътибар итәсездер: укымышлы кешеләр ниндидер шау-шуны, бәйрәмнәрне кабул итмиләр. Салютлар аттыра, шарлар очырта торган бәйрәмнәрне гади халык, бала-чага һәм исерек кеше генә ярата. Әлбәттә, моңа таянып кына нәтиҗә чыгарырга кирәкми, әмма бу ниндидер күрсәткеч. 

Мин Казанның үзәгендә яшим. Бервакыт кич урамга чыктым, халык Кремльгә таба чаба. Ул көнне ниндидер бәйрәм иде, шуңа салют булырга тиеш икән. Шул берничә минут эчендә шарт-шорт килгән ялтыравыкка кызыгып, халык шәһәрнең әллә кайсы башларыннан килә.

Сугышлар турында

Минемчә, кешенең үзендә яман көчләр чыганагы ята. Кешелек дөньясының тарихы − сугышлар тарихы. Тарихны укый башласаң, гел сугышлар турында укыйсың. Нишләптер диктаторлар, канечкеч императорлар кала тарихта. Менә хәзерге көндә сугышлар бара бит. Теге як бу якны гаепли, бу як теге якны гаепли. Гаеплене табу мөмкин түгел. Ике якта үзенчә хаклы кебек. Сугышлар ниндидер стихия: вулкан шартлау, цунами, кинәт яңгыр башлану кебек. Барысы да, хәтта шушы сугышлар да табигать канунына буйсына. Кешегә салынган яман көчләр чыганагы ничектер чыгарга, үзен күрсәтергә тиеш бит. Сугышлар һәрвакыт булды һәм булачак. Кеше кешене барыбер үтерәчәк, күз яше, кан коелачак. Моны туктату мөмкин түгел.

Символлар турында

Бөтен нәрсә символлар. Сугыш бара икән, ул кешелекнең рухи халәтенең символы. Кеше кемгәдер авыр сүз әйтә икән, аның эчке халәте шундый. Кеше ничек киенгән, аның күңелендә шул. Хәтта кемдер үтеп барганда сиңа яман караш ташлап китә икән, ул да символ. Ул кеше бит сиңа болай гына яман итеп карамаган, димәк, син аңа ничектер тәэсир иткәнсең. Нинди генә утлар белән яктыртсак та, без күкне күрә алмыйбыз. Күрәбез болытларны, йолдызларны... Ә бит алар да символлар.

Белем турында

Язучы өчен нинди белем алу мөһим түгел. Язучыны барыбер язучыга укытып булмый. Җырчыны да җырчыга укыту гына җитми бит. Уку аларга ниндидер база өчен генә кирәк. Язучы кешегә, минем кебек техник белемле булу, киресенчә, файдага гына. Техник фәннәр уйлау масштабын киңәйтә. Ә чын белемне кеше яши-яши, өйрәнә-өйрәнә үзе ала.

Режиссерлар турында

Бездә режиссерлар аз, алар берничә генә. Шул ук вакытта мин уйлап куям да, андый зур режиссерлар күп була да алмыйдыр инде. Әйтәләр бит «штучный товар» дип.  

Ришвәтчелек турында

Ришвәтне кеше «тупик»ка эләккәч, чарасызлыктан да бирергә мөмкин. Мәсәлән, әти-әнисе чирләгән вакытта кеше ришвәт бирергә ярамаганлыгын уйлап тормый бит. Ришвәтчелек булачак инде ул. Ләкин һәрнәрсәнең чама дигән нәрсәсе булырга тиеш. Ришвәтне ничектер авызлыклап, йөкләп тору турында гына сүз булырга мөмкиндер. Ул җиңә торган әйбер түгел. Кеше гөнаһсыз яши алмый. Бәлки, ришвәттән дөньядагы 7 миллиард кеше берюлы Аллаһка табына башласа гына арынып буладыр. Тау куышына китеп, шунда гөнаһсыз ятарга да була.

Фикерләр








Җәмгыять

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте”

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, - ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

Җәмгыять

«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.

Җәмгыять

Жирәбәдән курыксаң, Курганга бармыйсың, яки Бөтенроссия авыл Сабан туенда Башкортстан көрәшчеләре триумфы

Курган өлкәсе Әлмән район үзәгендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туе югары дәрәҗәдә - Татарстан һәм өлкә җитәкчеләре катнашында узды. Бу төбәктә яшәгән эчкен татарлары үтенече белән үткәрелгән бу бәйрәмнән иң зур рухи ләззәт алучылар җирле татарлар һәм Башкортстан көрәшчеләре булгандыр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла