"Диагнозы якынча бер ай элек ачыкланды" - Архитектура фәннәре докторы Нияз Халит вафат

8 Августа 2017

Укылган: 1926 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Бүген архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләгән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат булды. Нияз Халитовның улы – блоггер-сәяхәтче Рәйхан Халитов “Интертат” хәбәрчесенә әтисенең үлем сәбәбе яман шеш булуын әйтте. 

– Диагнозы якынча бер ай элек ачыкланды. Әтинең бер җире дә авыртмады, шуңа күрә көтелмәгән хәл булды, авыртуы турында беркем дә белмәде. Аны хастаханәгә салып та тормадылар, ракның соңгы стадиясе булгач, дәваларга инде соң булган. Ялгышмасам, яман шеш ашказан асты бизендә килеп чыккан.

Рәйхан әйтүенчә, диагнозын белгәч, Нияз Халитов әле аяк өсте йөреп торган, берничә тапкыр хастаханәгә дә барган.

– Диагнозын белгәч, нәрсә белән төгәлләнәчәген аңлады инде. Башта йөрде, әмма соңгы көннәрдә инде ятып кына торды, көче юк иде, бернәрсә ашамады да. Шушы соңгы бер айда ул әкренләп бетәшә барды. Әни барысын да сизеп тора иде, күп калмаганын аңлады, диде улы.


Рәйхан Халит 2015 елда Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл фаҗигасенә тарыган иде. Татарстан Республикасы Президенты тырышлыгы белән аны Казанга алып кайтып дәваладылар. Нияз Халит "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында улына ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткергән иде. 

Июнь аенда исә Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулады.

Нияз Халит белән интервьюны"Интертат" сайтында укырга мөмкин.


Фикерләр








Җәмгыять

"Татар кызы 2017": җиңүче таҗы кемгә эләгер

24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар.  Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла