Театр режиссеры, гөмбәгә ышанып, ипотекага фатир алган: “Акча - аяк астында гына!”

8 Октября 2017

Укылган: 1026 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
“Акча – аяк астында, үрелеп алырга гына кирәк”, – ди Мамадышта яшәүче Инсаф Гасимов. Ул ел әйләнәсе табигать белән гармониядә яши, табигый байлыкларны иренмичә җыеп, акча эшли.

Кемдер көннәр буе офиста утырып, баш вата, кемдер хәләл акча эшләү өчен көне-төне аяк өстендә. Ә менә Мамадышта яшәүче Инсаф Гасимов икесенә дә өлгерә. Район мәдәният йортында курчак театры режиссеры булып эшләүдән тыш, бар буш вакытын урманда уздыра ул. Йөргән аякка мал иярә диләр бит. Күңеленә дә рәхәт, башы да ял итә, акчасы да ияреп кайта.

Иң яратканым – каен җиләге”


Инсаф Гасимов “урман сезонын” иртә язда д

ару үләннәре җыюдан башлый да, көзен кыраулар төшкәч кенә гөмбә белән яба.

– Балачактан җиләк җыям. Элек җиләкне Чистай якларына кадәр барып саталар иде. Безнең заман кешеләренә анда ук барырга кирәкмәде. Трассага чыгып сату иттек, – дип башлады ул сүзен.

Инсаф Гасимов быелгы җәйнең үзенчәлекле килүен әйтеп узды. Яздан ук шактый гөмбә җыярга өлгергән ул.

–Питрау үтмичә, отпуск эләкмәде. Шулай да җиләк пешә башлагач, йокы кача. Кояш белән бергә уянып, иртәнге өчләрдә урманга барып, эшкә киткәнче берәр кәрзин каен җиләге җыеп кайттым.

Каен җиләге бик вак бит, аны җыярга күпме сабырлык кирәк, дим. Гөмбәче моның белән килешми.

–Иң яратып җыйганым да шул – каен җиләге. Булган җирдә аны җыясы бик җайлы. Сыдырып кына аласың. Көнгә берүземә 15әр литр җыйган чаклар да булды. Әмма быел һава шартлары каен җиләгенә туры килмәде. Каен җиләгенең литры 500 сум тора. Без 350 сумнан да саттык, – ди ул.

Кыш буе җиләкле, гөмбәле ел телибез”

Инсаф абый сүзләренчә, элек “табигать бизнесы” белән шөгыльләнүчеләр әз булган. Хәзер исә иренмәгән халык җаен белеп алган.


– Кайбер урыннарда Сабан туена кадәр халык җыела. Аеруча да Уразбахты яклары бик бай җиләк-гөмбәгә. Урман-болыннан җыеп алабыз да, шундук юлга сатарга чыгабыз, – ди ул.

Акчасы акмаса да тама. Әйтик, Гасимовлар урманга йөрергә дип, иң элек “Ока” машинасы ала. Ул елны җәй бик тә уңышлы килә, үз бәясен тиз арада чыгара машина. Соңрак аны “Нексиа”га алыштырылар. Әзрәк иркенрәк сулыш ала башлагач, “Фиат Альбеа”лы булалар.

–Ярый әле, шул табигать хәзинәләре бар дип яшибез. Ипотеканы да җиләк, гөмбәгә ышанып кына алдык. Сәламәтлек кенә булсын инде, Ходаем. Җиләккә кыштан өметләнеп торабыз. Соңгы елларда шушы җиләк-гөмбә белән 100-120 мең сум эшләгән чаклар булды. Бик зур плюс бу. Күбрәк итеп түләп куябыз да, ипотеканың бәясе дә, елы да кими. 2033 елга кадәр ипотека түлисе әле, соңгы елларда 25әр мең сум бит. Шуңа ничек тә сумманы киметә барырга тырышабыз.


Бәясен артык кыйммәт куймыйбыз”

Җиләкне яшьтән җыйса да, гөмбә бизнесына армиядән кайткач кына керешә Инсаф әфәнде. Гөмбә эре бит, шуңа аны җыясы да күңелле, савыт та тиз тула. Баштарак бу эш белән үзе генә шөгыльләнсә, тора-бара “бу арбага” хатынын да, кызы белән улын да ияртә. Хәзер исә 20 яшьлек кызы да, 7 яшьлек улы да гаилә бизнесына үз өлешләрен кертә.

–Җиләк вакыты да, гөмбә чоры да - бер вакыт кына. Су сипмәгән, тәрбия кылмаган, Аллаһы Тәгалә үзе үстергән бит аны. Шуны иренмичә җыеп, акча итсәң, бик әйбәт инде. Безнең тормышыбызны шул табигать байлыклары алып бара, – ди Инсаф әфәнде.

Гасимовлар җиләк-гөмбәне кыйммәткә сатмый.


–Чаллыда 5 литрлы чиләк белән баллы гөмбә (опята) 300 сум дигәннәр иде. Беркөнне Мамыдшта бер кыз 500 сумнан сатып тора. Мин үзем алай комсызланмыйм, 5 литрлы чиләген 150дән бирәм. Әле бер ел элек кенә 75 сумнан саттым. Гөмбә бит ул булган җирдә генә. Кайвакытта урманга килеп керүең була, җир ябылган гөмбә белән, 10-15 минутта җыеп аласың. Ваклары инде озаграк, көне буе да җыела. Әмма шуннан да тәмлерәге юк инде, – ди гөмбәче.


Кулыма үрнәк гөмбә тотып, җыярга өйрәндем”

Гөмбәнең күзгә чалынганын, кулга эләккәнен җыеп булмый бит әле. Агулысы, ашарга ярамый торганы очраса, Алла сакласын! Инсаф Гасимов та гөмбә бизнесына керешкәнче, тормыш энциклопедиясен шактый өйрәнә.

–Кызык та, кызганыч та бер вакыйга истә калды. Мамадышның “Сайкичү” туктап ял итү урынында сәүдә гөрли бит инде. Кем ни тели, шуның белән көн күрә. Бер барып күрдем шулай, халык үлә-бетә гөмбә сата. Урманнан җыеп чыга да, сатып җибәрә, вәссәлам! Минем дә кул кычыта бит инде моңа. Кереп киттем мин дә. Гөмбә диңгез кебек. “Күз ачып йомганчы җыйдым бер чиләк”. Карале, ничек җайлы икән, миңа да очрый бит дип сөенәм үзем. Ярты капчык җыеп чыктым. Сатучы апалар бер миңа карый, бер гөмбәгә. “Балакаем, ялган опята җыйгансың бит”, – диләр. Тиз генә капчыгымны асып, кире урманга йөгердем. Аннан соң шул апалардан үрнәккә бер гөмбә алып, көне буе үземә танып-белү дәресләре үткәреп, урманда йөрдем, – ди ул.


Гөмбә сине көтеп утырмый

Шулай булса да, Инсаф Гасимов үзе белгән гөмбәләрне генә җыя, башкаларына кызыкмый. Болар: каен гөмбәсе, җирән гөмбә, баллы гөмбә, гөреҗдә, ак гөмбә. Халык баллы гөмбәнең ялганын җыеп ялгыша, ди. Аны аеру өчен исә төп билгеләрен белергә кирәк. “Ложные опята” аксыл сары төстә, каты. Аның “итәге” булмый.


Һәвәскәр гөмбәче әйтүенчә, гөмбәнең урынын белергә кирәк. Әмма һәр бизнесның үз сере булган кебек, аны берәү дә ачып салмый. Бер елны булган урында, икенче елны сыңар гөмбә дә тапмаска мөмкинсең.

“Былтыр бер урында чалгы белән чабарлык иде. Гел шуннан гына җыйдык дияргә дә була. Быел бер дә юк”, – ди үзе. Әмма каян эзләргә кирәген сөйләде.

  • Җирән гөмбә нарат һәм чыршы посадкаларында үсә. Баллы гөмбәне катнаш урманнан табарга була. Ак гөмбә каенлыкта, гөреҗдә имән урманында үсә. Усак гөреҗдәсе әчерәк була, ул усак агачын ярата. Баллы гөмбә аланына очрасаң, бәхет баса инде. Чөнки ул чагыштырмача кыйммәт йөри. Әле хезмәттәшем сөйләп торды. Авылга кайткан булганнар, алар инде анда яшәми. Әзерләгән утыннары янында гөмбә мыжлап тора ди.

    Буш кул белән кайткан көннәр дә була”


Гөмбәченең юлында һәрвакыт яшел ут кына янмый, билгеле. Әллә кайларга кадәр гөмбәгә дип чыгып китеп, буш кул белән кайткан вакытлары да була. Соңгы арада исә кортлы гөмбәләр күбәйгән икән.

Кайбер җирдә урыны-урыны белән чип-чиста була, кайбер урында исә кечкенәләре дә кортлый.

Инсаф Гасимов баштагы елларда җиләк-гөмбәне трассага чыгып сатса, хәзер инде заказга да сорыйлар икән. Шуңа күрә быел гөмбәне эшкәртеп сатарга да уйлый. Ярминкәләрдә анысына да ихтыяҗ бар, ди.

Эшкәртү рецептын сорагач та, өздереп әйтмәде гөмбәче.

    – Кайберәүләр маринадлый, икенчеләр тозлауны хуп күрә. Дөрес тозланган гөмбәдән дә тәмлесе юк. Уксус бөтен тәмен ала, – диде ул.

    Былтыр кыраудан соң да җыйдык”

Гөмбә сезоны төрле елда төрлечә килә. Инсаф Гасимов узган ел кыраулар төшеп, туңдыргач та җирән гөмбә җыйган әле. Чөнки ул салкынайткач тагын да тәмләнә. Быел ничек булыр, анысы Ходай эше. Ә гомумән быелгы гөмбә уңышыннан канәгать ул.


    – Быел җиләк узган елдан азрак булды, былтыр өчләтә күбәк җыйган идем. Чикләвекне бер дә күргәнем юк әле. Гөмбә әйбәт менә. Җиләк белән артык мантып булмады, 30-40 мең тирәсе генә җыелгандыр. Шуңа күрә бөтен өмет гөмбәдә менә, – ди ул.

Шулай булмый, ипотека дүрт күзләп акча көтә!

Фикерләр








Җәмгыять

"Татар кызы 2017": җиңүче таҗы кемгә эләгер

24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар.  Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла