Питрәч районындагы юл фаҗигасендә һәлак булган дүрт кешенең дүрт баласы ятим калды

5 Января 2018

Укылган: 9569 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һәлакәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. 

4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария була. “Хендэ Крета” автомобиле белән 14нче модельле “Лада” машинасы маңгайга-маңгай бәрелешә. “Иномарка” руле артында булган 35 яшьлек йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыга. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Бер пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. “Иномарка” йөртүчесе һәм андагы ике пассажир да табиблар кулында. Аларның берсе 5 яшьлек бала, икенчесе йөкле ханым.

14нче модельле “Лада” машинасы руле артында булган 1978 елгы Рамил Дәүләтшин, аның 1983 елгы тормыш иптәше Гөлчәчәк Теләче районында гомер кичергән. 4 гыйнвар көнне Дәүләтшиннар гаилә дуслары Нияз Мортазин, аның хәләл җефете Алинә, Алинәнең Лениногорскидан кунакка кайткан бертуган энесе белән бергәләп Казанга кинотеатрга барышлары булган. Тик, ни кызганыч, шушы юлда аларны үлемнәре сагалап торган...

Мәгълүмат алу өчен, без Теләче районы Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков белән элемтәгә кердек, чөнки яшь гаилә Иске Җөригә, Рамилнең әтисе Рәис абый Дәүләтшинның туган авылына еш кайтып йөри торган булган. Шулай ук, Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм Рамилнең икетуганы Илфат белән хәбәрләштек.

Санаулы минутлар эчендә улын һәм киленен югалткан Рәис абый һәм Гөлсинә апага бүген сабырлык кына телисе кала. Рамилнең әтисе Рәис абый районда бик актив, республикакүләм ярышларда катнашып танылган чаңгычы, көрәшче буларак билгеле.

Әңгәмәдәшләребез Рамил һәм Гөлчәчәк Дәүләтшиннарның булдыклы гаилә булуларын әйтте. Хәер, аларның районда кибет тотуы да көчле гаилә булулары турында сөйли. Гөлчәчәк үз кибетләрендә сәүдә итсә, Рамил башка кибеттә эшләгән.

– Бөтен эштә булыштылар, бик әйбәт кешеләр иде. Ярдәмчел иде алар, бер кешегә дә "юк" дип әйтә белмәделәр, - дип искә ала мәрхүм туганнарын Илфат.

Дәүләтшиннарның өч балалары ятим калган. Олы балалары Илназ 6 нчы сыйныфта белем ала. Уртанчы балалары Ислам 3 нче сыйныфта укый, төпчекләре - кызлары Зәринәгә 4 яшь.

Биш кешелек машинадан нибары Нияз Мортазин исән калган. Ул – районның “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры. Аның аяк-куллары, кабыргалары сынган дигән мәгълүмат бар. Вафат булган хатыны Алинә районның социаль яклау бүлегендә эшләгән. 

Автоһаләкәт нәтиҗәсендә Алинә Мортазинаның өч яшьлек кызы әнисез калды. Инде әтисенең исән-сау тернәкләнеп аякка басуын теләп калабыз.

 Бәйрәмнәрдә Мортазиннарга Лениногорскидан кунакка кайткан егет - Алинәнең энесе дә һәлак.

Дәүләтшиннар исә бүген Теләче районы Иске Җөри авылы зиратында җирләнде. 


Фикерләр








Җәмгыять

Көчләүче-рецидивист ничек үтерүчегә әверелгән – биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнүче адәм кулга алынды (видео)

Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Коточкыч һәм мәгънәсез җинаять турында “Татар-информ” агентлыгы репортажы.

Җәмгыять

Татар акценты бренд буларак бизнеска керде: Сезгә “Кущтанащ” кирәкме?

Соңгы елларда татар акцентын бренд итеп куллану күренешләре очрый. Телеграмдагы “Неудаща” каналы - шуның ачык мисалы. Башкортстан эшмәкәре Андрей Таюсов “Кущтанащ” атамалы товар билгесен теркәгән. Татар акцентына пародияне бренд итеп куллануны башкорт галимнәре уңай кабул итмәгән, татарлар ни ди? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла