ФСБ генерал-майоры: Без хәтта чүплекләрне контрольдә тотабыз, ә очкычларны куркынычсыз итә алмыйбыз

13 Февраля 2018

Укылган: 1269 тапкыр

Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru
11 февраль көнне килеп чыккан авиаһәлакәт бөтен Россияне тетрәндерде. "Саратов авиалинияләре" АН-148 очкычы Домодедово аэропортыннан күтәрелгәннән соң бәхетсезлеккә очрады. Полиция генерал-лейтинанты, ФСБның отставкадагы генерал-майоры, "Россия офицерлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Михайлов Мәскәү янындагы гадәттән тыш хәл, пассажирларның куркынычсызлыгы, гражданнар һәм хәрби авиация үсешенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. 
Борт аэропорттан Мәскәү вакыты белән  сәгать 14.21 дә һавага күтәрелә. Ул башкаладан Орск шәһәренә юл алган була. Берничә минуттан соң очкыч радарлардан югала. Һәлакәт Мәскәү янындагы Степановское торак пункты янында була. Нәтиҗәдә, 71 кеше һәлак. Шул исәптән, 3 бала, Швейцария һәм Әзербәйҗаннан 2 чит ил гражданы һәм Казаннан 31 яшьлек Екатерина Насыйрова. 

Һәлакәт килеп чыгуның берничә фаразы бар. Начар һава шартлары, техниканың сафтан чыгуы, һавада башка очкыч белән бәрелешү, бортта шартлау, кеше факторы. Ан-148 реактив очкычын 2009 елдан алып Кытайда һәм Воронежда җыялар. Ул 2010 елдан бирле кулланылышта һәм тавыш, зыянлы матдәләрне чыгару буенча халыкара стандартларга туры килми торган ТУ-134 очкычын алыштырырга тиеш иде. 

Һәр авикомпаниядә дә пассажирлар хисабына тиеннәрне саный...

Мин очучы түгел, шуңа да килеп туган хәл хакында сөйләү кыен. Бу очкыч ярыйсы ук озак очкан һәм шуңа җитешсезлекләре ачыкланырга тиеш иде. Әлегә берәү дә һәлакәтнең сәбәпләрен атый алмый. Без азгын дөньяда яшәвебезне аңларга тиеш. 

Советлар Союзы вакытында Гражданнар авиациясе министрлыгы бар иде. Алар очулар һәм очкычларны карау буенча бөтен эшне башкарды. Хәзер боларның барысын да төрле фирмаларга таратып бетерделәр. Без бик күп авиакомпанияләр белән эш итәбез һәм аларның шактые банкротлык чигенә җиткән. Һәр компания  чыгымнарны мөмкин кадәр күбрәк кыскартырга тели. Бу мәсьәлә мине бүген бик борчый. Зур оешманың очкычлар паркы, сервис базасы булу бер хәл. Ә 2-4 очкычы булып, көч хәл белән көн иткән компанияләр дә бар бит. Очкычларны тәртиптә тотуның арзан булмавын без яхшы аңлыйбыз. Һәр авиакомпания, пассажирлар хисабына акчаны янда калдырырга омтыла. 

Миңа калса, авиация белән бәйле барлык нәрсәләрне бер йодрыкка - Гражданлык авиациясе министрлыгына тупларга кирәк. Ул авиация ташулары белән шөгыльләнүче оешмаларга хезмәт күрсәтү һәм аларны контрольдә тота торган бердәнбер структура булырга тиеш. Соңгы арада без күп компанияләрнең банкротлыкка чыгуын күрәбез. Бу хәл күбрәк һәлакәтләрдән соң һәм зур югалтулардан  соң була. Һәр очрак саен без нидер эшләргә кирәк, дип уйлыйбыз. Очуларны куркынычсыз итү өчен дәүләт бу юнәлешне үз кулына алырга тиеш. Элек дәүләт карамагында булган күп әйберләр хәзер шәхси кулларга күчте. Нәтиҗәдә без пассажирларга сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, шикле сервиска ия булдык. 

Бу һәләкәтне кичерү бик авыр. Совет чорындагы авиация системасын кире кайтарырга кирәк. Әгәр дә очучы антиобледенительдән баш тарта икән, аның очкычы бөтенләй дә рейска чыгарга тиеш түгел. Авиациянең хуҗасы бер генә булырга тиеш! Ә әлегә очкычтагы пассажир тулысынча якланмаган. 


Очкычларга видеорегистратор урнаштырырга кирәк

Бәрелгән һәр очкыч  бик күп корбаннар китерә. Әгәр дә без шул көнне булган юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санын алсак,  корбаннар саны анда да аз түгел. Әмма һавадагы һәләкәттә бер мизгелдә бик күп кеше гомере өзелә. Без очуларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Минем авиакомпания гаепле диясем килми. Чөнки чынлыкта нәрсә булуын беребез дә белми. Сөйләгән сүзләр дөрес булса, очкыч бернинди билгеләрсез юкка чыккан.  Димәк, бортта нидер килеп чыккан дигән сүз. Ә моны очкычтагы "кара тартма"лар гына күрсәтә ала. Хәзер вакыйганың асылына төшенү өчен озын-озак тикшерүләр үткәрәчәкләр. Без "кара тартма" мәгълүматларына гына таяна алабыз. 

Инде ун ел дәвамында очкычларга аудиофиксация урнаштыру хакында сөйлиләр. Салонда нәрсә булганын ачыкларга ярдәм итә торган видеорегистраторлар урнаштырырга кирәк. Ул бик кыйммәтле җиһаз түгел бит. 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Ковалевның ярдәмчесе буларак, мин бу мәсьәләне бер генә күтәрәдем.  Авиация оешмалары аны  бик теләми генә гамәлгә ашыра. Алар моны җиһаз кыйммәт, бу очкычның төзелешенә үзгәреш кертә дип, юк-бар сәбәп таба. Хәзер видеорегистраторларны һәр автомобильдә очратырга була.  Аңа бары аккумулятор гына кирәк һәм ул берәүгә дә комачауламый. Һәләкәткә очраган очкычта шундый җайланма булса, без чынлыкта ни булганын ачыклый алыр идек. 

Заманча мультимедияле җиһазлар бар нәрсәне контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Без подъездларны, чүплекләрне, автобус тукталышларын, машина "стоянка"ларын контрольдә тотабыз, ә очкычларга видеофиксация куя алмыйбыз. 

Хәзерге заманда очкыч бортында бик күп хулиганнар очырый. Андый вакыйгалар, гадәттә, кеше сүзенә генә нигезләнә. Адвокатлар исә пассажирлар һәм экипаж күрсәтмәләрендә аерма булудан файдалана. Җайланма урнаштыру өчен тиеннәр генә сорала. 

Әгәр дә пилотларның кабинасын видеоконтрольдә тотсак, без ни булуын ачыклый алыр идек. Кайчагында очкычлар террорчылар кулына төшә. Шул чагында беренче сорау - җинаятьчеләр саны ничә? Видеофиксация цикл рәвешендә эшләргә тиеш. Монда бернинди дә шәхси тормышка кысылу юк. Әлеге язмалар бары хокук саклау органнары таләбе буенча гына  яки суд карары нигезендә генә бирелергә тиеш. Без көндәлек тормышта цивилизациягә якынаерга тырышабыз, ә зур дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. 

Кечкенә авиакомпанияләр чүп-чар сатып ала

Россиянең авиапаркы турында тулаем сөйләсәк, кечкенә авиакомпанияләрнең инде кулланылышта булган очкычларны сатып алырга тырышуын әйтмичә булмый. Чит илдән сатып алынган очкычлар инде шактый ук юл үткән, әмма яхшы хәлдә була. Сатып алдыннан аны төзекләндерәләр, техник яктан карыйлар. 

Очкычларның билгеле бер классы куркыныч тудырмый. Әмма кечкенә авиакомпанияләр еш кына чүп-чар сатып ала. Без мондый очраклар белән бер генә очрашмадык. 

Гомумән алганда, Россиядәге очкычларга таләпләр ярыйсы ук катгый. 

Без кулланылыштан төшеп калган очкычларны Африкага сатабыз. Чөнки алар техник яктан, тавыш ягыннан һәм экологик яктан таләпләргә туры килми. 

Бик күп еллар элек мин Россия Премьер-министры Сергей Степашин белән Ульяновск өлкәсендәге авиация заводында командировкада булган идем. Берничә ТУ-134 не җитештерүне дәвам итү өчен завод директоры акча сорады. Ул чагында безнең белән Аэрофлот җитәкчесе дә бар иде һәм ул бу очкычларга акча тотарга кирәкми, ә кискәләргә дә, металлга тапшырырга диде. Әле җыелып та бетмәгән килеш, бу очкычлар физик яктан искерделәр. Алар халыкара таләпләргә туры килми. Аларны хәтта сатып та булмый. Әгәр дә аларга акча тотсак, аннары кая куярга? Чит илгә чыгарып булмый һәм ТУ-134 не алырдай илне дә таба алмаячакбыз. 

Шул ук вакытта, авиация бик тиз үсә. Хәзер двигательләр бер илдә, ә очкыч үзе икенче җирдә җыела. Безгә югары дәрәҗәдәге очкычларны үзебездә җыю кулайрак. Аларга бездә дә, чит илләрдә дә ихтыяҗ булырга тиеш. 

Хәрби авиациядәге уңышлар гражданлык мәсьәләләрен чишәр өчен аш кашыгы

Россия хәрби авиациясе кискен үсеш кичерде. Күп күрсәткечләр буенча безнең һава суднолары көнбатышны узып китә. Моны инде бөтен дөньяда таныдылар. Тик хәрби авиацияне башка чыганаклар финанслый. Искитмәле, заманча хәрби техникалы булып, гражданлык мәсьәләләрен чишәр өчен аш кашыгын гына файдаланырга ярамый. Хәрби техникларның шактые гражданлык өлкәсенә күчә. Советлар Союзы вакытында хәрби-сәнгать комплексы гражданлык өлкәсенә гел яңалык алып килә иде. 

Минемчә, бездә бик яхшы авиация базасы һәм гадәтләр урнашкан. Без бу өлкәне финанслау буенча бик нык артта калып барабыз. Шул ук вакытта, гражданлык авиациясен үстерергә кирәклеген дә аңлыйбыз. Россиянең күп кенә өлкә шәһәрләрендә аэропортлар хәзер ябык. Акча булмау сәбәпле, без тимер юлларны һәм автомобиль юлларын файдаланырга мәҗбүр. 
Бездә заманча хәрби һәм гражданлык очкычлары бар. Хәрби өлкә бюджеттан финансланса, гражданлык авиациясе коммерция проектлары буларак яши бирә. Мисалга, без Суперджет җитештерәбез, ди. Ә компаниянең аны сатып алырга акчасы булмаса?

Димәк, заманча очкычлар сатып алсыннар өчен компанияләргә ниндидер этәргеч бирергә кирәк. 

Көнбатышта Россиядә җитештерелгән очкычларны ышанычлы булулары өчен сатып алалар. Ә безнең компанияләр, акча булмау сәбәпле, секонд-хендтан файдаланырга мәҗбүр. 

Фикерләр








Җәмгыять

Атаның каны, ананың сөте: Әти тәрбиясе малайларга гына мөһим түгел!

Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Әтиләр көнен бәйрәм иттек, инде гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләшик.

Җәмгыять

Зәйдәге котычкыч һәлакәттә үлгән кызның әбисе: “Гаеплеләр яшәр, ә менә безнең оныгыбызны кайтарып булмый шул”

Былтыр Россиядә булган иң зур фаҗигаләрнең берсе - Зәй янындагы һәлакәт буенча суд хөкем карарын укыды. “Евразийская корпорация автовокзалов” акционерлык җәмгыятенең “Неоплан” автобусын йөртүче 56 яшьлек Александр Ижмуковка карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән өчен хөкем карары чыгардылар.

Җәмгыять

“Мужиклар! Хатын бала таба, ярдәм итегез!” Нәни Альбинаның дөньяга исән-имин килүе тарихы

9 февральдә Казанда Несмелов урамында юл полициясе экипажы янына машина килеп туктаган. Машина йөртүче бик каты борчылып, “Хатыным бала таба, юлда бөке”, - дип ярдәм сораган. ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция машинасының зәңгәр утларын кабызып, йөкле хатын утырган машинага юл ачып биргән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла