Фатих Сибагатуллин: Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!

14 Апреля 2018

Укылган: 1492 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Михаил Захаров
Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте.

"Татар телен бетерәләр дип гаеплене эзләргә кирәкми"

– Фатих Сәүбәнович, татар телен мәктәпләрдә ничек укытырга, ничек саклап калырга? Сезнең моңа карашыгыз ничек?

– Минем карашымча, монда бер төрле куркыныч та янамый. Моны зурайтып, татар телен бетерәләр, фәлән-төгән дип, гаепне кемнәндер эзләргә кирәкми.

Иң беренче - үзебездән нәрсә тора, шуны эшләргә кирәк. Әйтик, мин республикада сигез районда эшләдем. Удмуртлар белән дә, марилар белән дә, руслар белән дә эшләдем. Удмурт малае ике-өч яшьтә чат итеп удмуртча сөйләшә, шуннан соң җиде-сигез яшьтә чат итеп татарча да, русча да сөйләшә. Марилар белән эшләдем. Өч яшьлек мари малае ялт итеп марича сөйләшә.


Без үзебезнең телебезне яратмыйбыз. Әти-әни русча сөйләшкәч, бала каян өйрәнә алсын? Иң беренче шуннан килә ул.

Мин Нурлатта 11 ел эшләдем, шунда ике балабыз булды. Бу балалар рус балалар бакчасына йөрде, шуннан соң рус мәктәбендә укыды. Мәктәпне бетермәделәр, Казанга күчәргә туры килде. Казанда рус мәктәбендә русча укыдылар. Рус мәктәбе! Бүген төнлә уятып сорасагыз да, болар сезгә рәхәтләндереп татарча җырлый да, шигырь дә сөйли. Җитмәсә, әле улым бик матур итеп баянда, пианинода, рояльдә уйный. Музыка мәктәбен бетерде, татар көйләрен уйный. Татар музыка мәктәбен бетермәде бит ул.

Берничә ел элек Язучылар берлегендә минем китапларның презентациясе булды. Аны Роберт Миңнуллин алып барды. Бу китапларны мактады-мактады да - концерт та куялар бит инде, минем малай баянда уйный - туктады да:

- Җәмәгать, беләсезме, Фатих Сәүбәновичның их яхшы китабы – бу, - ди. Анда биш китап иде. Ул Рәшитне әйтә, улымны.

Әле шыпырт кына мәчеткә якшәмбе мәктәбенә дә йөртеп алдым балаларны. Гади генә мәчет бар РКБ янында, агач мәчет, шунда барып хәрефләрен өйрәнделәр. Гарәп хәрефләрен белүнең зыяны юк бит. Догасын - “Әлхәм”, “Колһуаллаһны” өйрәнеп йөрделәр. Артыгын белегез, бөтенләй кереп бетегез дип мин кысмадым да. Алар фанат булырга тиеш түгел. Мин ул әйбергә каршы, безнең муллалар нәрсә дип кенә әйтсәләр дә, кеше аң белән, белем аша ышанырга тиеш дингә.

Мин, Ислам динен өйрәнеп, үземне эчтән мөселман дип саныйм. Гарәпләр белән бик күп урында килешмим. Чөнки гарәпнең язмасы - Коръән язылган вакыт ул бит инде кайчан? 600нче еллар. Ул вакытта авыз иҗаты телдән телгә күчкән булган. Ул кешегә тормыш алып бару өчен Конституция, аралашу кагыйдәләре дисәк тә була. Коръән бик кирәкле китап булган, ул чорда башка китап булмаган бит. Хәзер бүтән төрлеләре дә бар. Шуңа күрә мин дингә бөтенләй кереп бетәргә кирәк димим. Балалар укырга, белемле булырга тиеш. 

Болгардагы Ислам академиябездә татарча укыту да булырга тиеш. Анда русча белән гарәпчәне генә планлаштыралар, алай булмый. Чөнки Россиягә татар исламы кирәк. Традицион татар исламы кирәк безгә. 

Әбү-Хәнифә диләр. Ул үзе фарсы кешесе булган, гарәпчәдән тәрҗемә иткән дә, намазны фарсыча укыганнар, дип әйтәләр. Фарсыча укырга ярый, ә безнекеләр гарәпчә генә укырга ярый дип баралар. Ә нигә татарча түгел? Аллаһ Тагәлә безнеке дә бит ул, гарәпнеке генә түгел. Монда белгечләр әзерләргә кирәк безгә. Шул вакытта гына фанатизм, үзен-үзе шартлатып йөрүчеләр, гаепсез кешеләрне бетерү бетә. Болар барысы да - белемебез җитмәгәнгә. Шуңа анысын да белсеннәр дип әйтәсем килә минем. 

Тел мәсьәләсе татарның бик авырткан урыны. Без бер институт ачып яки институтка кергәндә татарча имтихан бирегез дип эшли алмыйбыз. Алай була алмый ул. Чөнки без укыганда 1967 елда ук институтлар татарча түгел, русча иде инде. Үзебезгә программасын төзеп, институт ачарга кирәк. Рәхмәт Президентка. Хәзер укытучылар әзерли торган институт университет составында буламы, аерым ВУЗ буламы – иң мөһиме кадрларны әзерлибез диделәр. Яңача итеп! Яңача, бәлки, укырга да җиңелрәк булыр.

Фатих Сибагатуллин Нурлатта татар мәктәбен ачуга каршы булган: "Наданнар мәктәбе!"

- Сез ничек уйлыйсыз, татар мәктәпләре кирәкме? Татар мәктәпләрен ачабыз дигәч, Нурлатта халык каршы чыкты дигән идегез.

- Саф татар мәктәбе - интернат мәктәп формасында ясарга мөмкин, әйтик, Арчада берәү, Чистайда берәү. Чиста татар мәктәбен мин бүген мәҗбүри кирәк дип уйламыйм.  

– Сез Нурлатта эшләгәндә татар мәктәбен ачмадык дигән идегез. Ни сәбәпле шулай?

– Нурлатта халык җыелып килде. Мин фамилияләрен дә әйтә алам, анда танылган фамилияләр дә бар: “Сез нишлисез, сез бит наданнар мәктәбе ачасыз!” - диделәр.


– Татар мәктәбе турында шулай әйттеләрме? 

– Әйе. Анда бит “өч”легә укыган, “Әйдә, ярар”га укыган укучылар керәчәк. Ә яхшы укып, югарырак китүчеләр, һичшиксез, русча укыячак, диделәр. Һәм шулай булып чыкты да – без аны маташтырып карадык. 

– Татар мәктәбе ачып карадыгызмы? 

– Әйе. Аннары икенче кызык әйбер килеп чыкты. Анда яши унсигез милләт вәкиле. Татар мәктәбендә бит татарлар гына була аннары. Ә нишләп минем малай андагы рус, чуваш, яһүди белән дә аралашып укымаска тиеш? Ул мәсьәләне болай гына карап булмый аны. Бу мәсьәләне Фәүзия Бәйрәмова әйткәнчә генә карап булмый. 

"Мин укытучы түгел, мин - профессор"

– Мәсәлән, математика, физика һәм башка фәннәр татарча укытылырга тиешме, Сез ничек уйлыйсыз? 

– Бөтендөнья стандарты бар. Без генә, безнеңчә шулай ул дип, шуннан китәргә ярамый. Кайсы вакытта, мәсәлән, башкорт теленнән кайбер сүзне аңламыйча торабыз бит - ул югыйсә үзе бер тел инде. Алай булырга тиеш түгел. 

– Мәктәптә татар теле ничек укытылырга тиеш? 

– Мин мәктәптә укытучы түгел, мин - профессор. Аграр университетта укытам мин. Ничек укытылырга тиеш икәнен әйтә алмыйм, яңа программа төзерләр. Бу яңа программа, яңача укыту дигән әйбер дә аңлашылмый бит. Ничек икән дип уйлыйсыз. Ә мин бу яңачаны бик тиз аңлыйм. 

Америкада булдым мин. Бездә ул вакытта калькулятор берән-сәрән генә иде. Без бит соңгы егерме елда гына бик тиз үсеп киттек. Америкада тапкырлау таблицасы өйрәтмиләр, ә без ятлыйбыз. Мин сорадым: “Ник тапкырлау таблицасы өйрәтмисез”, - дип. Укыту программасында юк. Тегеләр “тапкырлау таблицасы ятлыйсы булса, калькулятор нәрсәгә” диләр. Калькуляторга баса - ике икең дүрт. Бу бит инде яңа методология, яңача укыту. 

Мин укытучыларны әзерләү мәктәбе шушыларны эченә ала дип күз алдына китерәм үземчә. Ул безне алга да җибәрәчәк. Менә смартфонда нәрсә генә юк. Мин барысын да белмим, ә минем биш яшьлек малайлар айпадта нәрсә генә чыгармый, нәрсә генә тапмый. 

Фатих Сибагатуллин билбау бәйләп, аяк чалып көрәшүне нигез итеп алырга кирәк дип саный, классик татар көрәшенең киләчәге юк дип уйлый

– Татар телен укуга мотивация уятыр өчен халыкта нәрсә эшләргә кирәк, сез ничек күзаллыйсыз? 

– Горурлык уятырга кирәк. 

–  Ә ничек итеп?

– Мисаллар китерергә кирәк. Татар кешесенең горурлыгын арттырыр әйберләр бик күп. Мин аны уйлап йөрим, язып та куярга мөмкинмен. Әйттем бит, балалар үз телләрен белә. Мәктәпне әйттем, шуннан соң гореф-гадәт бара. Бик матур гореф-гадәтләребез бар, хәтта пешерә торган әйберләребез дә безнең бик тәмле. 

Шуннан - спорт. Дөнья, Казанда ушу көрәше бара дип, шау итә. Нәрсә бирә ул ушу, аның карап утырырга бер кызыгы да юк. Ә нигә безнең татар көрәше булмаска тиеш? Күрәсезме, Урта Азияләр ничек алга китте. Төрекмәнстан дөнья күләмендә уздырды Азия уеннарын. Безнең телевизор аны әйтми, ә аларда бит төп көрәш шул безнең көрәш. Аны безнең рус телевидениесе әйтми. Аларның төп көрәше - билбау көрәше, көрәш дип атала. Бездә ике-өч ел элек булды Дөнья чемпионаты, кырып кына салдылар кыргызы да, монголы да, кытае да, японы да. 

– Көрәш темасына кереп киткәнбез икән, Сезнең бу өлкәдә дә үз карашыгыз бар бит. Көрәшне ничек үстерергә була? 

– Бар. Мин башта, үзем көрәшкән вакытта, татарча көрәштән башка бүтәнне белми идем. Аяк чалуга каршы идем мин. Инде хәзер дөньяны йөргәч, күргәч, аннан соң, китаптан, тарихи чыганаклардан эзләнә башлагач, бу көрәш сугышчан әзерлекнең бер төре булып чыкты. 

– Татар көрәшеме?

– Татар көрәше. Билдә буган билбау. Сугышчыга көндәшен егарга кирәк, җиңәргә. Билдә күшәк белән йөргәннәр. Моның билендәге бавыннан тоткач, аны бит, аягы җирдән ычкынган мәле дип, күтәреп ятасы юк.  Тот та сал, аркасына бәр, маңгаена бир.

– Кем екты, шул җиңә? 

– Әйе. Шундый әзерлек булган. Бер көрәштә генә түгел, телдә дә, язмада да шулай ул безнең. Мин бик борчылам: бу академиядә дә ничек укытырлар, җәдидизм булырмы, кадимизм булырмы. Анда бит инде кадимизмны укытырга кирәк безгә дип чыккан Мөхәммәтшин (Рәфыйк Мөхәммәтшин - Болгар академиясе ректоры - ТИ). Кадимизм ул ваһабизм була. Көрәшне шулай үзгәрткәннәр бит инде. 

– Сез хәзерге вакыттагы татар көрәше дип аталган көрәшне дөрес түгел дип саныйсызмы? 

– Бу безнең өчен - Татарстан территориясендә дөрес. Анысында да әле теге кагыйдәсе бар, бу кагыйдәсе бар: аркага яткан, фәлән иткән, төгән иткән дигән. Ә Татарстаннан читтә бит бу көрәш юк. Без бит Татарстаннан читкә – Мәскәүгә чыгып көрәшә алмыйбыз бит. 

– Шуңа күрә билбау көрәшен үстерергә кирәкме?

– Бер көрәшне үстерергә кирәк – татар көрәшен.

Әйе, татар көрәше көрәш дип атала. Тегеләр дә көрәш ди, без дә көрәш дибез. 

Гер күтәрү, таяк тартыш, кул көрәше, ат чабышы һәм көрәш - татарның милли спорт төрләре

Безнең сугышчыларны әзерли торган спорт төребез булган. Ул алты төрле булган. 

Алтайдан халык Европага - Болгарга, Биләргә күчә. Үзәге Биләрдә булган, Болгарда булмаган ул. Болгар шәһәре Батый ханнан гына башлана. Алтайдан 1154 елда килгәннәр, алар һуннар дип атала, иң атаклысы Атилла бабабыз була инде. Гаиләләре белән кибиткаларга төялеп, терлекләрне алып киләләр, әкрен генә киләләр. Ә сугышка әзерләнүчеләр – егетләр. Болар кызу бара бит. Болар биш көн баралар да, ике көн ярыш. Ике көндә тегеләр куып җитә. Биш көн баралар да, ике көн ярыш. 

Беренчесе - ат чабышы. Икенчесе - бау тартыш. Бу атны далада тоту өчен генә кирәкле әйбер түгел. Дошманны бау ыргытып тартып төшерү өчен кирәк. Янына барып җиткәч, ул үзе сиңа кылыч белән кадарга мөмкин. Ерактан бау белән тартып алсаң, ул нишли инде җирдә? Атсыз бетте ул, әсир.

Өченчесе – кул көрәштерү, аны армрестлинг дип инглизләр үзләренә алган. Алар бөтенесен үзләренә алган - футболын да, башкасын да. Аларда чыккан спорт төрләре түгел берсе дә. Аның футболы да Латин Америкасыныкы. Алар армрестлинг диләр кул көрәштерүне. Аларның спорт төре бит шпага, шпагада бит кул чугының көче кирәкми. Кул көрәштергәндә кул чугы һәм беләк көче кирәк, бу көне буе ат өстендә кылыч белән сугышканда армас өчен кирәк. Тренировка уздырганнар.


Дүртенчесе – утырып таяк тартыш. Хәзер аны сабан туйларында бик кулланмыйлар. Бу безнең милли спорт төре. Таяк тартышканда кул көче кирәкми - кул ычкынмасын гына. Монда тез һәм бил көчле булуы кирәк. Ат өстендә иң беренче тез белән бил ара, шуңа тренировка бу.

Бабайлар элек сөйли иде гер күтәрү түгел, таш күтәрү дип. Таш күтәрү иде сабан туенда. Монысы инде таш ыргытырга күнегү. Сөйләүләре буенча, капка өстеннән ыргытып та уйнаганнар ташны. Көрәшчеләр дә герне ыргытып уйный.

Шундый алты спорт төре. Болар шуннан килеп чыккан. Кайда татар булган, шул урында көрәш бар. 

– Билгә бәйләп көрәшәсе, димәк, аяк чалу да ярыймы? 

– Билгә бәйләп түгел, билендә күшәк ич аның. Костюм озын булмаган, йөрергә комаучауламаган. Әлбәттә, буган пута инде.

– Ә хәзерге шикелле бер-берсенә бил бирмичә көрәшүнең киләчәге бар дип саныйсызмы сез?

– Моның киләчәге бары татар авылында гына булырга мөмкин күпмегәдер хәтле. Бөтен дөньяга без бит каршы килә алмыйбыз. 

– Шуңа сез әйткәнен үстерергә кирәк, әйеме?

– Шуңа шул көрәшне үзебезнеке итеп алып барырга кирәк. Бу безнең көрәш, татар көрәше. 

Фатих Сибагатуллин китаплары турында: Мин чама белән дөрес язам

Алла бирсә, тиздән китап чыга минем, анда ап-ачык язылган: Чыңгыз хан монгол булмаган, татар булган, ул кара татарлар нәселеннән дип мин утыз ел сөйләдем. Миңа “Фатих Сибагатуллин тарихчы түгел, ул белми” дип йөргән кешеләр булды. Хәзер тарих институтыннан документ алам, Алла бирсә, Президентка да бирәм берсен. Мин чама белән дөрес язам. Җитәкчеләр кушкан, патша кушкан, тегеңә ялагайланырга кирәк, тегеңә, милләтне мыскыл итәргә кирәк - шулай итеп язганнарны мин дөресләгәч, ул бик круто килеп чыга бит инде.

"Соңгы биш елда мин укый ала торган китап юк. Кызык түгел!"

– Китаплар турында сүз чыккач, сезнең татар әдәбиятенә дә карашыгызны ишетәсе килгән иде. Хәзер шундый бәхәсләр бара: язучылар укырга татар китаплары, романнары күп ди, ә укырга татар китабы юк дип әйтүчеләр дә бар. Сезнең карашыгыз нинди?

– Белмим, соңгы биш елда мин укый ала торган китап юк.

– Татар китабы юкмы?

– Юк. Мин татарча укырга яратам. Аргач, мин татарча укыйм. Бик арган вакытта Мөхәммәт Мәһдиевне укыйм.

Татар китабы юк дигәннән, нәрсә дип әйтим. Мин сезгә бер сорау, бирем бирәм. Без бергә бардык Тукай премиясенә. Вахит Имамовка “Утлы дала” дигән роман өчен Тукай премиясе бирделәр. Ничә кеше укыган “Утлы дала” романын, син миңа табып бир, кем укыган? Ркаилдән сорадым. Бик мактаналар шул алар, “Берсен генә укыган идем шул” диде ул, ә бөтен килеш китапны кем укыган? Мин укыдым аны, анда чама белән генә язылган, дөрес үк түгел. 

– Сез ни сәбәпле укымыйсыз, кызыклы түгелме?

– Кызыклы түгел. Хәзер акча бирмиләр, фәлән-төгән диләр дә, язучылар артык күбәйде хәзер. Алай булгач, әйдәгез, килешәбез сезнең белән. Нефть аркасында яшибез, моннан илле ел элек, артык та булмаса әле, Гариф Ахунов “Хәзинә” дигән роман язды, аннары Шамил Бикчурин “Каты токым” дигән роман язды. Боларга илле ел, нефть аркасында яшибез, нефть турында бер әсәр бармы йотлыгып укый торган? Юк.

Мин егет вакытта Вакыйф Нуруллин колхоз рәисләре турында “Аккан су юлын табар” дигән китап язды. Гарифуллинннар турындагы китап ул, бик яхшы китап. Бармы андый китап? Бер ВАМИН турында гына да биш китап язып була. Уйлаган кеше дә юк. Хәйруллин турында унны язып була. Бармы? Юк.

– Ә нигә андый китаплар юк дип уйлыйсыз? Җәмгыятьтә трендлар үзгәрдеме, язучыларның карашлары үзгәрдеме? 

– Монда язучыларның трендлары - хезмәт хаклары бетте. Элек гонорар исәбенә яхшы итеп яши ала иде ул. Бер роман язса, әле оныкларына бүләк алырга да җитә иде. Әһәмият бетте, җиңелчәгә күчтек. Роман элек 500 бит була иде, хәзер роман 150 битле. 

Мин үзем Татарстанда Язучылар союзында түгел, мин Россия язучылар союзында. 

"Мин укып кеше булдым"

– Сезнең хакта ул язучы түгел дип әйтүчеләр булды. Андый сүзләр үпкәләтмиме? 

– Нишләп үпкәләтсен? Дивана белән дөнья тулы бит. Бер китап укымаган аңгыра бүген әллә нәрсә дип әйтергә мөмкин. 

Үземнең үрнәктә әйтә алам - мин укып кеше булдым. Гади бер авыл малае идем. Әле дә гади мин. Көне-төне укыдым, көн саен бишәр сәгать укыдым. “Татары и евреи” дигән бер китапны чыгарыр өчен 124 чыганактан мәгълүмат алдым. Китап башта туа, аның өчен язучы булу кирәкми. Шушы башта туган эчтәлеген, скелетын язып куясың да һәм шуның буенча эзлисең. Минеке ул тарихи роман да түгел, матур әдәбият тә түгел, минем китап безнең татарның кемлеге турында. Шушы минем бурычым. Үлгәнче, шушы татарга реабилитация ясап үләсем килә. 


Иван Грозный - татар, Сөембикәне Кол Шәриф куган

Татар-монгол дигән әйбергә килгәндә. Табыгыз миңа бер монгол, судка бирәм, тапмасагыз. Булмаган монгол. Юк, булмаган бөтенләй. "Моног" - бер дигән, "ол" дәүләт дигән сүз. Менә сиңа монгол. Минем мәкаләдә бар ул. 

Чирен яшергән үлгән ди, мин әйткән кемнәргәдер ошамаска мөмкин. Әйтәм бит әле, Иван Грозныйны мактадым дип. Иван Грозный татар ул. Аннан соң Сөембикә, Сөембикә диләр. Сөембикәне Кол Шәриф ник куган? Кол Шәриф - баш мөфти, ник куган? Баш сәет дип аталган ул. Кол Шәриф исемендәге мәчетне салдык, ул бетергән булып чыга бит татарны. Андый әйбер күп инде. 

Фатих Сибагатуллин китапларын ничек язуы турында: "Мин эзләп табам да материалны, күчерәм"

– Сезнең китапларны укыйлармы? 

– Минем китапларны бик укыйлар да, бик мактыйлар да, рәхмәт тә әйтәләр.

– Шуның хәтле китап язгач, Сезгә китапны үзе язмый дип әйтүчеләр бардыр инде, безгә дә ишетергә туры килә андый сүзләрне. Сезнең үзегезгә дә, бәлки, шулай дип әйткәннәре бардыр? 

– Китапны мин үзем күп язмыйм, мин бит эзләп табам да материалны, күчерәм, аны сез белмисез генә. Чөнки сез ул материалларны эзләмәгән, белмисез, халык белми. Соңгы китапта халык белә торган әйбер күп чыга. “Сибагатуллин ул тарихчы түгел!” дип әйтмәсеннәр өчен, алган материалны чыккан фамилиясе белән бастырам. 

Әйтик, гаплогруппалар турында сүз булды соңгы арада. Рафаил Сибгатович (Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры - ТИ) янында Радик Римович эшли, аның гаплогруппалар буенча бар материаллары бар. Клесов дип тавыш та чыгардылар, мин Клесов яклы. Шуның аркасында минем бәхәсләшкәнем дә бар. Рөстәм Нургалиевич белән сөйләштек, “Әйдә, исбатла” диде бу. Анда Голонский дигән кеше безгә каршы, ә Клесов безнең яклы. Клесовның Бизнес-онлайнда чыккан мәкаләсен бастырдым китапка. 

Шуннан соң бар үземнең мәкаләләр. “Татарский ислам” турында материал бар, ул тәңречелек турында. Рәшит Әхмәтовның "Звезда Поволжья" гәзитендә өч санында чыккан иде “Голод” дигән мәкалә, шуны табып шап итеп тыгып куйдым. Менә китап!   

Аннары язалар славяннар дип. Монда көньяк славяннар, төньяк славяннар, көнчыгыш славяннар, көнбатыш славяннар, русский славяннар, славянорусы. Соң бит инде Кубань казагы белән Архангельск мужигы аерым, ничек славян булсын инде алар? Славян дигән сүзгә расшифровка ясадым эзләп. “Словин” дип атала, “склава” дип атала, “кол” дигән сүз. Безнең халыкта, Идел белән Енисей арасында коллык бервакытта да булмаган. Тәңречелек коллыкны якын китермәгән. Китапта ничек славян була ала, шуны яздым алга таба. 

"Россиядә татарга каршы көчләр юк"

- Татар телен укыту, татарлык турында сүз барганда федераль үзәкне гаепләү күзәтелә. Сез Дәүләт Думасында эшлисез, анда милли азчылыкларга, аларның телләрен укытуга каршы көчләр бармы?

- Мин үзебезгә комаучаулый торган кеше бар дип белмим. 

– Ә Россиядә? 

– Юк, минем үземә комачау итә торган кеше юк. Билгеле, телләр мәсьәләсе миндә түгел. Мин экологиядә. Безнең бит укытучы Илдар (Илдар Гыйльметдинов - РФ Дәүләт Думасы депутаты - ТИ). Ул татар, ул эшләргә тиеш. Ул сезнең депутат, мин теге яктан, ул бу яктан. Сезнеке ул, эшләтегез. 

Татарстан Фәннәр академиясенә карата тәнкыйть: "Анда бер КАИдан 14 академик утыра!"

– Татарстанда “Ат көне” уздырылды, татар атлары, татар токымлы атларны үрчетергә дигән хәрәкәт бар. Атлар белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтегез әле, сез моны ничек кабул итәсез? 

- Берсе икенчесенә комаучау итми. Минем бер утырып язарга да исәбем бар - аларны булдырабыз икән, кемгә зыян? Татар шуннан күтәрелә бит инде ул. Татарның шул аты, гөбәдиясе, көрәше - бөтенесе белән. Музыка кораллары да бар бит әле. Аларның кайсысы татарныкы икәнен белгән кеше дә юк. Музыка өлкәсендә мин белгеч түгел. Безнең Фәннәр академиясе дә бу мәсьәләдә начар эшли. Мине орышыр инде, әлбәттә, Мәгъсүм Хәлимуллович (ТР Фәннәр академиясе президенты - ТИ), ләкин Фәннәр академиясе ул бит физика яки булмаса фундаменталь математика, химия өчен төзелгән фәннәр академиясе түгел. Беренче чиратта, үзебезнең тарихыбыз, фольклорыбыз, иҗатыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез – ул безнең Татарстан өчен ачылган. Ә анда бер КАИдан 14 академик утыра. 

Фатих Сибагатуллин гектарыннан 90 центнер уңыш алып булу турында

– Сез авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәч, бу сорауны бирмичә калып булмый. Татарстан 5 миллион тонна икмәк җыеп алды. Республиканың авыл хуҗалыгы буенча алга китүендә нәрсә роль уйнады? 

– Бер елгы гына түгел инде ул. Монда күп еллардан бирле кергән алдынгы технологияләр роль уйнады. Мин министр булган вакытта без хәтта үзебездә техникасын да эшли башлаган идек. 

Аннан соң эшләргә дә өйрәндек, табигать шартлары да уңай килде. Ул бер генә күрсәткеч белән була алмый. Татарстан халкы тырыш, эшчән. Аны элек тә эшлиләр иде инде, ләкин нәрсәседер җитеп бетми иде. Финанс җитеп бетми иде, башкасы. 

Мин үзем Нурлатта эшләгәндә хәзергеләргә караганда яхшырак эшләдем. Минем уртача уңыш соңгы биш елда 52,5 центнер иде. Аны исбатладылар бит. Алып була икән бит шундый уңыш. Булмый диләр иде, Белосков (Владимир Белосков, "Земля-землица" газетасының редакторы - ТИ) килеп санады бит миндә. Ул исәндер әле, сорагыз. Аерым участоклардан гектарыннан 90 центнер уңыш алып булганны исбатладык бит.  


Мин фән буенча бөтенесен эшли идем. Гектарына 175 кг ашлама кертә идем мин, өч мәртәбәгә бүлеп. Безнең җирдә уңыш икенче елга да булсын, кимемәсен өчен, җирдән алып кына булмый бит инде, бирергә дә кирәк. Казан зонасында 110 кг кертергә кирәк ашламаны, ә кара туфраклы җирдә 90 кг кирәк кимендә.

– Андый уңыш була алмый дип агрономнар да язып чыктылар, 80 центнер була алмый, башакны тотып тора алмый дип.

– Юк, ул бит башакта түгел, ашлыкның куелыгында ул. Кисештереп чәчә идек, бер якка гына түгел, аркылыга да. Шулай уңышны 30% ка артык бирә. Ике йөз меңнән артык ашлык кайтты бит, тулды бит бөтен дөнья Нурлатта, ике йөз мең тоннадан артык! 

"Татар милләте нигезе авылда, ләкин какшап бара"

– Президентның әйткәне бар - татар милләтенең нигезе авылда дип. Сез шулай дип саныйсызмы? 

– Авылда, ләкин какшап бара. Авылда барысы да бертөрле түгел. 

– Бу нәрсә белән бәйле, шәһәрләшү беләнме? 

– Бу, иң беренче чиратта, авылда тиешле хезмәт хакы ала торган эш булмау белән бәйле. Аннан инде, “үзләре эшлиләр” дигән иркенлек тә китте бит. Нәрсәсен яшереп торасың инде? Авылга кайтып, әтине искә алып Коръән укытып килдек. Урамнарны әйләнеп чыктым. Бакчаның кечкенә генә җирендә бәрәңге, калган җирендә чирәм, печән. Арчадагы Апаз авылы. Шунда санадым - безнең урамда 11 йорт беткән. Без 27 бала идек. Хәзер 3 бала, аның да берсе безнең сеңелләрнеке булды.

Ул мәсьәләдә акыл өйрәтеп, үземә дошманнар әзерлисем килми. Әмма монда уйлана торган фактлар бар. Җитәкчеләрдән тора. Монда әйтү килешми инде - Нурлат сүнде ул, тиздән пенсионерлар шәһәре була.

"Нәрсә эшли ул Тәбрис?"

- Сез ничек уйлыйсыз - татар яшьләрен, татар халкын саклап калыр өчен кичекмәстән нәрсә эшләргә кирәк? Сезнең уйлаганыгыз бармы, әллә аның гади генә рецепты юкмы? 

- Юк, аны бертөрле рецепт белән генә эшләп булмый. Әйтәбез бит әле, баланы яшьтән үстереп эшләргә дип. Шул ук татар конгрессы, хәзер аның җитәкчесе - Милли Шура рәисе Васил Гаязович, ул хәзер татарлар яшәгән җирләргә йөри. “Карале, Фатих Сәүбәнович, сез дөрес әйткәнсез икән, күп җирдә шушы ике сабантуй белән бетә икән татарның эшләве”, - ди. Мин әйтәм: “Сез аны әле генә белдегезмени?” – дим. Миңнехановка ияреп ике сабан туена барып кайталар иде дә, эш бетте.

Әйтеп торам бит - нәрсә эшли безнең яшь егет, татар конгрессындагы Тәбрис? Аның нәрсә эшләгәне бар? 

– Мәсәлән, Печән базары фестивале уздырдылар. 

– Нинди Печән базары фестивале дип хыялланып йөрергә кирәк?! 

– Ә нәрсә эшләргә кирәк соң?

– Ипподромда көн саен кич студентларга биюләр оештырырга кирәк, бер кырыенда татарча, бер кырыенда русча. Валлаһи, үзем оештырам хәзер, аграр университеттан җыям да алып киләм, автобус кына бирегез. Бик гади. 

"Койрыкларын боручы юк, Закиров кызының бизнесы белән генә татар оеша алмый!"

Ат чабышы дибез, ат чабышын җомга көнне уздыралар бит. Җомга көнне кем ат чабышына бара алсын, эшли бит ул? Мәскәүдә ат чабышын ял көнне уздыралар, ипподром тулы була, ә бездә уздыралар җомга көнне. Менә татар! Юк эшләүче. 

– Кадрлар юкмы? 

– Кадрлар бар. Койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр. Аннан соң сәясәт юк бит, татар сәясәте юк. “Рөстәм Нургалиевич, шулай итик әле” дип барыр идек, нәрсә сорарга? Кайда нәрсә сорарга, нинди сәясәт, бер әйбер дә юк бит. Закиров (Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров - ТИ) кызының бизнесы белән генә татар оеша алмый бит. Алар бит шуның өчен генә тоталар. Сез дә барысын да беләсез бит, әйтмисез генә.

"Биетер идем мин сезне!" 

– Сез, әйтмисез дисез, әйткәнгә карап кына берәр нәрсә үзгәрәме?

- Үзгәрә. Мине бит мактаучы юк, сез бит Фәндәсләрне мактыйсыз. Фәндәс абый (Фәндәс Сафиуллин - 1999-2003 елларда Дәүләт Думасы депутаты - ТИ) депутат булып утырды, бер закон да кабул итмәгән, бер закон инициативасы да кертмәгән, бер! Ә минекен сораган кеше юк - ничек эшлисез дип депутат буларак. 

– Депутат буларак ничек эшлисез? Сез ничә закон инициативасы керттегез?

– Чутсыз. Экология буенча ел саен кимендә төп сигез-тугыз керә инде ул. Мин бит эшлим. Мин Путинның ике почет грамотасын алдым, берсен премьер-министр буларак, берсен Президент буларак бирде. Дәүләт Думасының почет грамотасы, аннан соң Россия Федерациясендә Парламентаризмын үстерүдәге казанышлары өчен дигән документым бар минем. Мөхәммәтшингә бирделәр аны, Ватанга хезмәт өчен 4 нче дәрәҗә орден бирделәр миңа. Сез Татарстанда бернәрсә дә бирмәдегез. Минем Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемем дә юк, ә бөтен кеше лаек дип саный. Шулай булгач, эшләмисез. Биетер идем мин сезне, татарны хәзер күтәреп чыгам мин аны. 

"Татар матбугатында кызыксындыру җитми"

– Татар матбугатында, рус матбугаты белән чагыштырганда, нәрсә җитми дип сорамакчы идем?

– Татар матбугатында кызыксындыру җитми, хезмәт хакы түләү. 

– Шул хакта язулар җитми әйеме? 

– Әйе, аннан язучының да хезмәт хакы яхшы булырга тиеш бит инде. Элек журналистлар бөтенләй хәерче түгел иде хәзерге шикелле. Хәзер дә хәерче түгел инде... Пропаганда җитми, идеология юк бит. 

Аннары, авылда бәрәңге утыртыйк дип әйтергә ярамыймыни?

– Газета сүзенә карап кеше ышанамы, ничек уйлыйсыз? 

– Бар, ник булмасын. Бер кызык әйтәм газетада язылган. Фоат абый Галимуллинның хатыны белән тора башлаганына илле ел икән. Һәм язылган - беренче никах дөрес, калган никахлар уен гына дип. Башисеме шулай, “Ватаным Татарстанда” бу. Ник, алайса, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сигез никахы уенмыни? Шуңа да башлары эшләми бит. 

Ә никах үзе нәрсә? Мин сиңа сорау бирәм. Нәрсә ул никах? Нәрсәне аңлата ул? Ятып йокладың - гаилә инде ул. Бездә никахны мулла укый, гарәптә кем укый? Теләсә кем укый гарәптә. Ә мәгънәсе нәрсәдә, нәрсәгә кирәк?

- Диннең кагыйдәсе шундый.

- Түгел, кагыйдәсе түгел. Моның бит аңлатмасы булырга тиеш. Анда кирәк ике шаһит, теләсә кайсы гарәп укый ала. Ике шаһит нәрсәгә? Мин бу хатынны фәлән сумга сатып алам дип әйтәләр – мәһәр. Һәм бу ир алдамасын өчен, мәһәрне бирсен өчен ике шаһит карап тора - аның бөтен мәгънәсе шунда

Шуның кадәр дә надан кешеләр гәзит чыгара. Мин бит “Ватаным Татарстан” газетасының 245 мең тиражлы вакытын беләм, ничә ул хәзер? 

– Ул вакытта бөтен газеталарның да күп иде бит инде тиражлары, “Азат хатын” да 300 мең иде, ул вакытта хәзерге кебек матбугат чаралары, мәгълүмат чаралары да юк иде, телевидениедә дә бер генә канал, шуңа күрә монда ул кадәр чагыштырып та булмыйдыр. 

– Юк, була, була. Анда кирәкле, тиешле яңалык, татарча юнәлеш белән булсын. Бөтен кешедә дә айпад юк, телефон да бөтен кешедә дә юк, мин телефоннан карыйм һәм нәрсә булганын беләм, ә гәзитне авылда укыйлар.

– Әмма элеккеге дәрәҗәдә түгел бит. 

– Элекке дәрәҗәдә булсын өчен идеология кирәк. Акчага әйләндереп калдырдык бит - бер төрле сафлык та, башкасы да калмады. Тукай әйткән бит: “Юктырсың ла, Аллаһ, әгәр булсаң, түзеп тормас идең бу эшкә!..

– Мәҗит Гафури...

- "Бөтен дөньяның матурлыгын алмаштырмас идең алтын-көмешкә!” дигән. 

"Татарның киләчәген хәзергедән начар күрмим"

– Хәзер Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз”ын еш искә төшерәбез. Сез татарның киләчәген ничек күрәсез?

– Татарның киләчәген мин хәзергедән начар дип күрмим, яхшырак дип күрәм. Заман үзгәргән саен халыкның аңы үсә. Бөтен татар да акыллы булып бетә алмый, акыллылары була, байлары була. Татар ул эшчән һәм булдыклы халык. 


Бер кызык әйбер әйтим әле, поскреби русского, найдешь татарина, диләр, әйеме.. Татардан килеп чыга була бит инде. Мин әйтә килдем гел, хәзер исбатладык, алай түгел, татардан чыкмаган. Әгәр татардан чыккан булса урыс, андый ялкау булмас иде, эшчән булыр иде. Эшчәнлек генетикадан килә. Генетик яктан татар эшчән. Минем үземне әйтәләр иде, эшчән гаилә баласы дип. Шулай булгач, монда шөгыльләнергә, эшләргә кирәк. 

Ничә еллар торгынлыктан соң мин Шәйхрәзиев Васил Гаязович (Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы - ТИ) селкетер дим. Яшь кеше. Татарны берләштерергә кирәк. Аннары кысу да юк бит инде элеккеге кебек.

"Татарны элекке кебек кысу юк"

Кысу дигәннән, мин беренче мәртәбә Казанга 1967 елның 6 июлендә килдем, ветеринария институтына укырга керергә. Документлар тапшырып, шуннан чыгып, 5 трамвайга утырдык бер иптәш белән. Күрәсе килә Үзәк мәдәният һәм ял паркын. Без киттек трамвайга утырып, эссе көн, июль бит инде, кеше күп, сөйләшеп барабыз татарча, русча белмибез бит инде, татар мәктәбе бетергән икебез дә, тирә-якта рус авылы юк, каян беләсең инде. Ике-өч тукталыш кала Красная Позициягә килеп җитәрәк, тотынды акырырга бер хатын - җәйге киемнән, култык астыннан йоннары күренеп тора. “Что за безкультурие, на каком то варварском языке” ди. Без оялып төшеп калдык. 

Шуннан зират буйлап киттек, мин уйлап барам - мин нәрсәм белән рустан ким дип? Ни гаебем бар инде минем русча белмәгәнгә? Ул нәрсәсе белән яхшы? Менә шуннан соң мин татарның тамырын эзли башладым. 

Миңа килеп эләкте беренче китап - Шәкүр карак турында “Конец атамана” дигән. Шәкүр карак Зөя утравыннан Казан Кремленә кадәр боз өстеннән чана белән кырык минутта килеп җитә торган булган. Ул ара утыз ике километр икән. Шуннан уйлыйм: “Нинди хан инде бу, утыр шунда Казанда, тегендә чыгып кылыч болгап кермә” дип. Утыз ике километрда төзеп ятсыннар? 

Шулай итеп эзләнә башладым мин, шуннан кереп киттем бу тарихка. 

Татарда пассивлык бар, ул буш сөйләгән кешеләрнең эше белән генә булмый. Мин аны әйттем инде, курыкмыйм да - Фәндәс абыйлар татарны күтәрә дә алмыйлар, төшерә дә алмыйлар, күпмедер комачау итәргә мөмкиннәр, Мәскәү чемчекләргә мөмкин, “тукта әле, өйрәтик без сезне” дип.

Фатих Сибагатуллин татар эстрадасы турында - "Салаватның вокалы юк"

Татарлар берләшергә, яхшы эшләп бай булырга тиеш. Шуңа күрә мин китап яздым яһүдиләрдән үрнәк алыгыз дип. “Татары и евреи” дигән китапта баегыз дигән сүз дә керә. Бүген кемнәрдер күпсенә, ТАИФ байый, теге итә, бу итә дип. Тагы да баесын, татар байый. Яңа заводлар салсын, бер миллиард урынына биш миллиардка җитсен, яңа завод, эш урыннары, салым, акча - зыянмыни? Менә нәрсә кирәк. Татарны шулай үстерергә кирәк, берничә генә булмасын, алар күбәйсен. Элеккеге кебек “Бу баеган, әйдә талап алыйк әле” дигән әйбер татарны күтәрми. 

Татарның чыксын җырчысы да, чыксын спортсмены да, башкасы да. Һәм шул ук вакытта мин әйткән татар спорт төрләре, татар спорт культурасы һәм башкасы үссен.

Рөстәм Нургалиевич татарның концертын “Үзгәреш җиле” дип эшләде бит. Ул - башлангыч. Менә алдынгылар слеты булды авыл хуҗалыгы буенча. Өч егет чыгып җырлады - “Казан егетләре”. Менә "үзгәреш җиле". Элек йөргән өчесе генә чыкса, алар ноль иде. Ә бу концертта әби белән бабайны да алып чыкканнар сәхнәгә. Бармы үзгәреш? Ул шундый формада булырга тиеш. Менә шулай булса карыйлар, татар концертына киләләр, игътибар итәләр. 

Ә минем концертын карыйсы килгән кешем юк. Мәрхүм Хәмәдиев (Рәшит Хәмәдиев, Чаллының элекке мэры - ТИ) әйтә иде, кемне карыйсың анда дип, кемне тыңлыйсың анда дип. Һаман саен Фердинант Сәлаховны гына тыңлап булмый бит инде.

Салават минем өчен тырыш кеше генә, җырчы түгел ул. Татар җырчысы “Кара урманны” җырлый алмаса, мин аны җырчы дип санамыйм. Салават көтүчелектән тырмашып чыккан кеше. Үрнәк итеп күрсәтерлек  - зарланып йөрмәгез арттан этүче булмагач чыгып булмый дип. Менә карагыз Салават нишли, күрәсезме, үрнәк алыгыз дип күрсәтергә кирәк. Аларын да күрсәтмибез бит. Салаватның роле безнең татар арасында менә шунда, җырлавында түгел. Аның җырлавында вокал юк.

Әле слетта костюм киеп чыккан иде матур итеп. Алайса күлмәк белән йөри иде Салават. Костюм да килешә икән бит. Яхшы итеп галстук алып бирәм әле. Үсә Салават.

Татарны шулай итеп кенә була. Баерга тырыш, ничек булса шулай, эшләргә һәм башкасы. Һәм татарның йоласы, сугышка кадәр ул гомумән аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган. Безнең әби әйтә иде - авылда тәмәке тарткан, аракы эчкән кешегә рәтле семья кызын кияүгә бирми иде дип, борынгы заманда. Татарның кызык-кызык җирләре бар аның. Әлегә җитәкчеләребез бик әйбәт. 

Фатих Сибагатуллин 1950 елда Арча районы Апаз авылында туган. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Арча, Балтач, Мамадыш районнарында эшли. 1990-1995 елларда Татарстанның авыл хуҗалыгы министры, 1996-2005 елларда Нурлат районы башлыгы, 2006 елдан Дәүләт Думасы депутаты.


Фикерләр








Җәмгыять

“Волжанка” шифалы минераль суы турында 10 факт

Идел буенда яшәүчеләр өчен “минераль су” дигән төшенчәнең нәкъ менә “Волжанка” исеме белән янәшә куелуы һәркемгә билгеле. Үз исемен алган бәһасез байлык, табигать могҗизасы бүгенге көндә Россиядә иң танылган продуктлар исәбенә керә.

Җәмгыять

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

Җәмгыять

"Бөтен тәнемә салкын йөгерде – балалар өчен курыктым". Түбән Камада физкультура укытучысы пычак тоткан исерекне мәктәп ишеге төбендә туктаткан

Физкультура укытучысы Данил Кизим пычак тоткан ир-атны мәктәп ишеге төбендә туктата, урамга алып чыга һәм полициядән качарга мөмкинлек бирми. 23 яшьлек егетнең батырлыгы турында җирле басмалар кыскача гына язып чыкты инде. Данил үзе булган хәлне кат-кат исенә төшерә һәм һөҗүм итүче мәктәпкә үтеп кергән булса ниләр майтарырга мөмкин булуы турында уйламаска тырыша. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла