“Чәчне алгач, әни: “Балам үлгән икән”, - дип егылган. Соңыннан чәчем белән спектакль дә уйнап йөргәннәр әле

22 Июня 2018

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: автор
22 июнь сугыш башланган көндә һәм 9 май - Җиңү бәйрәмендә вафат булган сугыш ветераннарының сөйләп калдырган сүзләре искә төшә. Үзләре вафатыннан соң да, аларның сөйләгәннәрен диктофонымны кушып кабат тыңлыйм. Тыңлаган саен елыйм һәм оялам. Сугыш елларында кичергән газапларыннан кызганып, батырлыкларына сокланып елыйм. Без – аларны дәвам итүче буын булганга шөкер итми яшәвебездән оялам...

Тәскирә апа Бибарцеваның сугыш елларында күргәннәрен сөйләгән чаклары гел күңелемдә саклана. Сабабызның бик хөрмәтле кешесе иде ул.

"Муса Җәлил энә белән кәгазь галстук кадады"

–Мин Оренбург кызы, Советлар Союзы Герое, Ленин бүләкләре лауреаты, гильотинада башын өздергән Җәлилнең пионеры, – дип горурланып сөйли иде ул. – Муса Җәлил белән бер районнан, авылларыбыз бик якын иде. Аның инструктор булып эшләгән чагы. Авылларга килеп, пионер, комсомол оешмалары оештырып йөри. Иң беренче пионер оешмасын безнең Яңа Муса авылында эшләтеп җибәрде. Өченче сыйныфта укый идек, мәктәбебезгә ак күлмәктән, җиңнәре сызганулы, бер яшь егет килгән. Килештереп кызу-кызу йөри, шул үзе Муса Җәлил икән ул. Өстәлләрдә кызылга буялган кәгазьләрне күргән идек. Аларны галстук итеп кисеп алып, безгә бәйләде, дөресрәге энә белән кадады. Без пионерлар булдык. Кызыл сатин булмагандыр инде ул вакытта гына. Үзе безне бер рәткә тезеп бастырды, ул әйтеп торды, без кабатлап тордык, ант бирдек. 

Ватан сүзен беренче тапкыр Җәлил авызыннан ишеттем. “Укучылар, менә сез хәзер пионер булдыгыз, тырышып укырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, Ватанны сакларга, Ватан авылдан башлана”, - диде. Безне шулай Ватанга бирелгән итеп тәрбияләделәр.

"Мин сугышка барам, Муса Җәлил Ватанны сакларга әйтте"

Шул Ватанны ярату хисе, аны дошман кулына бирергә теләмәү сугыш кырына да илтә Тәскирә Хәсән кызын.

– Җәлил белән бергә укыган апам Мәгъмүрә Кремльдә Өлкә пионерлар җитәкчесе булып эшли иде. Җиденче сыйныфны бетергәч, мине Казанга педагогия училищесына алып килде. Анда 1939-1940 елларда укыдым. Аттестатларны тутырып бирделәр. Мине Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районына җибәрделәр. Олыяз авылында бер генә ел укыткач, мәгариф бүлегенә инспектор итеп алдылар. Эшләп кенә йөргәндә сугыш башланды. Кырык икенең апрелендә кызларга мобилизация игълан иттеләр. Тарихта күрелмәгән хәл бит. Мине дә райкомнан фронтка китүчеләр исемлегенә керткәннәр. Үзем теләп киттем. Калырга да мөмкинлек бар иде. Фронтка китәргә тиешле иптәш кызым белән икәү бергә кундык ул төнне. Төн уртасында бер ир кеше ишек шакый. “Бибарцева мондамы, сезне хәрби комиссариатка чакыралар”, – ди. Төн уртасында таныш булмаган ир-атка ияреп чыгып китмәдем. Иртән тиешле сәгатькә бардым. Ә военком Мәгъмүрә апам белән бергә укыган булган икән. “Сеңлем, нигә кичә килмәдегез, сугышка бармый кала идегез бит”, - ди. “Юк, мин барам, Муса Җәлил Ватанны сакларга әйтте. Антыма тугры калам, бәлки әле абыйны да күрермен”, – дидем. Абый ул чакта фронтта иде.

“Бомба төшкән урында чокыр ясала. Апрельдә аңа су тула, безнең яралылар, җир өстендәге мәетләр су өстендә йөзә”

Сугышка киттем. Тәкәнештән Кукмарага җыйдылар. Анда тимер юл бит, поезд тәрәзәләре аша башы бәйләнгән яралылар теге яктан килә. Ә бу яктан безне товар йөртүче поездларга төйиләр. Кызларын озатырга әниләре килгән. Җибәрәсе килмичә, вагонга кергәндә аякларыннан тарталар. Мин бер читтә торам. Казанда торып укыганда да әти-әниләрне күрә алмадым бит. Сугышка озатканда да юк, алар бит еракта – Оренбург ягында. Поезд белән Мәскәүгә казармага китереп төшерделәр. 

Ун көн карантин үттек. Минем толымнарым бик калын, озын иде. Барыбызның да чәчләрне кистеләр. Чия төстәге лента белән үргән идем, кисеп алалар да ташлыйлар. Сорап алдым да, моннан барган киемнәрем белән авылга җибәрдем. Чәчне алгач, әни: “Балам үлгән икән”, - дип егылган. Соңыннан чәчем белән спектакльдә уйнап йөргәннәр әле. 

Шуннан безгә хәрби киемнәр бирделәр. Мәскәүнең Кызыл мәйданына алып чыгып тезделәр. Трибунада – Сталин, Когонович, Ворошилов, Молотов, Орджоникидзе... Калинин чыгыш ясады. “Кызлар сез Ватанны сакларга килдегез. Сезнең хезмәтегезне, үзегезне беркайчан да онытмаслар”, – диде. Үзе күтәрелеп карамады. Митинг тәмамлангач, кайсыбызны кайсы якка тараттылар. Мин Мәскәү оборонасында прожекторчылар полкына эләктем. Противогаз, винтовка - янда. Прожекторның эчендә карандаштан озынрак, югары температуралы ике күмер. Рубильникка баскач, болар кабынып, унике чакрымга кадәр яктырта. Алар яна торгач кими, сүнеп беткәнче алыштырырга кирәк. Янган күмерне ялан кул алмаштырам. Кул тиреләрем пешеп, өч тапкыр алышынды. Авыртудан түзеп булмый, иреннәрне кан чыкканчы тешлим, алар кутырлап ярыла. Әмма бирешәсе түгел. Искесен алып, яңаны куярга кирәк. Озакларга ярамый, бомба төягән самолетлар очып кына йөри. Берсендә зенитчылар бер очкычны атып төшерделәр. 

Бомба төшкән урында чокыр ясала. Апрельдә аңа су тула, безнең яралылар, җир өстендәге мәетләр су өстендә йөзә. Яз җитүгә күз алдымда һаман шул хәлләр. Самолет тавышы ишетсәм, сикереп торам, киенә башлыйм. Бомба бер урынга чокыр ясаса, аннан күтәрелгән туфрак икенче җиргә тау булып өелә. Шул туфрак астында мин дә калганмын, әмма шинель итәгем чыгып калган. Медбратлар күреп чиркәүгә илткәннәр, анда госпиталь икән. Башыма контузия алып, сугышка яраксыз дип мине кайтарып җибәрделәр.

“Тәрәзгә әти килде, мине танымый”

– Авылга кадәр шәфкать туташы озата кайтты. Бер авылдан бер авылга кадәр бару өчен транспорт кирәк. Район үзәге – Шарлыкка кайткач та авылга кадәр 25 чакрым ара бар. Ат белән өй янына кайтып туктадык. Кучер да хатын-кыз, ирләр юк бит инде. Яшьлектер, шаяртып шәфкать туташына әйтәм:

– Фатирга кертмәсләр микән, тәрәзәгә шакы әле,–дим. Тәрәзгә әти килде, мине күрми.

– Юк, – ди әти. Тагын сорый теге кыз. Әти сөйли:

– Безнең белән рәттән Гөлсем исемле хатын үзе генә яши, аның ире фронтта, аңа барыгыз, – ди. – Атыгызны колхозга урнаштырып торам ди. Колакларыма тавыш ярамый, шунлыктан мамык тутырылып, башым бинт белән уратылган. Әти дә, әни дә куркыр, сүтеп алыгыз әле, дим кызларга. Әти чыкты.

– Әти, кертәсең дә килмимени, – дим.

– Тәскирә, син бит бу, – ди.

"Мин кайтасы көнне әни вафат булган"

Үзәкләрне өзәрлек очршау булды бу. Шуннан өйгә кердек. Өй түрендә бишектә яңа гына туган сабый. Әһә, әни тугызынчы баласын тапкан икән, дим. Ул сыер савучы булып эшли иде. Әтидән сорыйм, әни кая, сыерлары бозаулаганмы әллә, дим. Әти дәшмәде, чыкты да китте. Күрше авылдан әбине алып килгән. Әбигә барып елыштым.

– Балам, әниең юк инде, - диде әби. Мин кайтасы көнне иртән сабый туган, ә әни вафат булган. Миңа ул вакытта 22 яшь иде. Әти соңыннан өйләнде, яңа гаиләдә 7 бала туды. Ә мин кайткан көнне туган сабый өч ай яшәгәннән соң үлде.

Ветераннарның рухлары тыныч булсын иде

Тәскирә апа тормышындагы үзәк өзгеч вакыйгаларның бу бер өлеше генә. Аларны еламый гына тыңлау мөмкин дә түгел. Сугыштан кайткач та күп авырлыклар, югалтулар кичерә ул. Мәгъмүрә апасы чакыруы буенча, ике бертуган сеңлесе Фәния һәм Раяны җитәкләп Казанга килә. Аннан соң төрле елларда Актаныш, Солтан (хәзерге Балык Бистәсе), Мамадыш, Чүпрәле районнарында мәгариф бүлегендә инспектор, мөдир, “Октябрь юлы” газетасында мөхәррир булып эшли, укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Саба районына 1951 елда килә. Шулай итеп, Оренбург кызы бездә кала. Тумышы белән Чиләбе ягыннан булган Газиз абыйга тормышка чыгып, өч бала үстерәләр. 

Газиз абый да, Тәскирә апа да бүген вафат инде. Тормыш юлында нинди генә кыенлыкларга юлыкса да, Җәлил антына тугры калып, Ватан өчен дип яшәгән һәм эшләгән Тәскирә апа.Бөек Ватан Сугышы ордены, Жуков һәм “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы иде. Тәскирә апа кебек авыр елларны кичергән, үлем белән күзгә күз очрашкан буын янында, без яшьләрнең моң зары көлке тоела хәтта. Вафат булган ветераннарның рухлары тыныч, илләребез имин булса иде.

Фикерләр








Җәмгыять

«Хәния Фәрхи каберенә музейга йөргән кебек йөриләр»

Хәния Фәрхинең вафатына 27 июльдә бер ел була. Җырчының гаиләсе, туганнары, якыннары бер ел буе тоташ утта янса, яраткан, тугры тамашачысы да Хәниясен онытмый. Аның җырларын кат-кат соратып тыңлый, аның исеме белән бәйле концертларга зал тутырып килә, аны сагынудан шигырьләр яза.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла