Бала ютәлен дәвалау кирәкме?

9 Октября 2017

Укылган: 719 тапкыр

Автор: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Бала йөткерә башладымы, без, әниләр, ай-һай килеп баланың ютәлен дәваларга тотынабыз. Һәр балалы гаиләдә ингаляция ясау аппараты, төрле үлән җыелмалары, коры һәм юеш ютәлгә каршы препаратлар саклана.  Еш кына, табиб та чакырмыйча, без баланың йөткерүен барлык белгән ысуллар, дарулар белән даваламакчыбыз. Баксаң, кайбер очракларда йөткерүне гомумән дәвалау кирәкми икән.

Көзге-кышкы чор салкын тию, йөткерү-төчкерүләр чоры. Бигрәк тә балаларның чыныгып өлгермәгән иммунитеты төрле чирләрдән сакларлык хәлдә түгел. Әмма ютәл – ул чир түгел, ди педиатр Ландыш Иблиева. Йөткерү – ул организмнан лайлалы артык җыелмаларны чыгарырга мөмкинлек бирә торган саклагыч рефлекс кына, дип кисәтә ул.


Нинди ютәлне дәвалау кирәкми

Баланың көнгә 10-15 тапкыр йөткергәләп алуы – ул норма, дигән инану бар. Әмма, әлбәттә, санга карап кына эш йөртү дөрес түгел. Иң мөһиме ютәлнең нинди характерда булуын ачыклау.

Ландыш Иблиева аңлатуынча, күп вакытта кечкенә балаларның йокыдан торганнан соң йөткергәләп алуы бер дә куркыныч күренеш түгел. Бала бик озак горизанталь хәлдә була. Нәтиҗәдә, борындагы җыелмалар тамакка төшә. Бала торгач, бу җыелмаларны йөткереп тышка чыгара.

Теш чыкканда балаларның йөткерүе шулай ук норма.  Ютәл бу очракта да, организмдагы ниндидер тайпылышлардан түгел, ә баланың төкереге күп бүленеп чыгу һәм нарасыйның аны йотып бетерә алмавыннан килә.


Әти-әни күзәтә, табиб дәвалый

Әмма ютәл авыру билгесе булганда да, аннан тизрәк котылырга омтылып, бар белгән ысулларны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр дә баланың тән температурасы нормада, бала үзен яхшы хис итә, яхшы кәефтә икән, ютәл дарулар белән дәвалауны таләп тә итми икән. Иң мөһиме, бу очракта балага күбрәк су эчертү, дип киңәш бирә педиатр.

-  Ютәлнең иң киң таралган сәбәбе - тын юлларының вируслы респиратор инфекциясе.  Сәер тоелса да, ОРВИны дәвалауның төп ысулы – ул күп күләмдә су эчү. Авырганда баланың тән температурасы югары күтәрелә, каны куера, ул организмдагы суны күпләп югалта. Температура югарырак булган саен сулыш та авырлаша, бу, үз чиратында, организмдагы сыекчаны тагын да күбрәк югалтуга китерә. Нәтиҗәдә, сулыш органнарында җыелган лайла, какырык та куера, кибә. Әле, өстәвенә, без баланы төрәбез, янына җылыткыч куябыз. Шул рәвешле баланың хәлен катгыйландырабыз гына, - ди Ландыш Иблиева.

Аннары, буыла-буыла йөткергән балага ата-ана лайланы чыгарырга ярдәм итә торган яки ютәлне баса торган препаратларны бирә, берсе булышмый дип, икенчесенә күчә. Соңыннан исә табибларга мондый сансызлыкның күңелсез нәтиҗәсе – өзлегүләр белән көрәшергә туры килә.

Гомумән алганда, ютәл – ул күпкырлы проблема. Аны үзлегеңнән дәваларга һич ярамый, дип кисәтә белгеч.  

- Әнинең төп эше баланы күзәтү һәм табибка ютәлнең нинди сыйфатта булуын мөмкин кадәр төгәлрәк аңлатып бирү. Табиб исә, ютәлнең сәбәбен ачыклап, дәвалау билгеләргә тиеш, - ди Ландыш Иблиева.




Ингаляция дә зыянлы булырга мөмкин

Бүгенге көндә һәр балалы гаиләдә небулайзер бар. Ютәлне дәвалауда ингаляцияләр ясауны балалар табилары үзләре үк киңәш итә. Бала ютәлли башладымы, әниләр тизрәк шушы тылсымлы җиһазны эшкә җигә. Әмма, әйткәнебезчә, ютәл бары тик авыру билгесе генә, чирләр исә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә небулайзер куллануда да сак булырга кирәк.

Ингаляция аппаратларын да зур саклык белән кулланырга киңәш итә педиатр. Һич кенә дә баланы төрле үлән төнәтмәләре белән сулатырга ярамый, майлы эремәләр, минераль cу белән дә ингаляцияләр катгый тыела. Хәтта гади физраствор белән сулату да аерым чирләр  очрагында рөхсәт ителми.

Ингаляция ясаганда баланың температурасы 37,5 градустан югары булмаска тиеш, дип кисәтә белгеч. Әмма монысы да авыру төренә бәйле, билгеле. Шуңа да бу очракта да табиб белән киңәшләшеп эш итү генә хәерле.

Фикерләр








Җәмгыять

"Татар кызы 2017": җиңүче таҗы кемгә эләгер

24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар.  Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла