“Авыл җирлеге башлыгы исерек килеш рульдә йөри”

12 Сентября 2017

Укылган: 2148 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Халык телендә “авыл советы” дип йөри торган авыл җирлеге башлыгының эше җиңелләрдән түгел. Багана башында ут янмаса да, урамда этләр йөрсә дә, аңа хәбәр итәсең, күршең белән сүзгә килсәң дә, җылы сүз өмет итеп аңа чабасың. Җитмәсә, без-журналистлар да, һәр хәбәрнең дөреслеген алардан раслатып торабыз. Авылдагы иң “престиж” кеше – авыл башлыгының эше күп, бик күп.

“Ике тапкыр эләктерделәр”

Редакциябезгә Чүпрәле районының Түбән Каракитән авылыннан 57 яшьлек Фатихҗан Измайлов шалтыратты.

“Авыл җирлеге башлыгы исерек килеш рульгә утырып “права”сын алдырды, аннан соң, кабат, хокуксыз килеш “гаишник”ларга тотылды. Эш машинасын алдылар, әмма шәхси машинасында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш җилдерүен дәвам итә”, – дип бер тында сөйләп бирде.

Кат-кат сораулар яудыра торгач, йомгакның башы да табылды кебек.

Фатихҗан әфәнде сүзләренчә, Марс авыл җирлеге башлыгы Рамил Мостафин салмыш килеш рульгә утырган һәм “гаишник”лар кармагына эләккән. Ә погонлыларга исә әңгәмәдәшем үзе үк ярдәм кулы сузган.

–Ике тапкыр эләктерделәр аны, – дип, тәфсилләп сөйләп китте Фатихҗан әфәнде. – Беренчесе, төгәл датасын хәтерләмим, җәй башындарак булды ахры. Дәүләт машинасына Рамилнең салмыш килеш утыруын күрдем. Шундук ФСБларга шалтыраттым. ЮХИДИ инспекторлары килеп, ел ярымга “права”сын алдылар. Суд да булды, 30 мең сум штраф түләде. Исерек җитәкче хөкүмәт машинасында йөрергә тиеш түгел дип булса кирәк, эш машинасын алдылар. Әмма ул үз машинасына утырды. Йөртү хокукы булмаган килеш, законны бозып. Мин исә, моны күрүгә, “112” бердәм коткару номерына шалтыраттым. Миңа исә: “Полиция хезмәткәрләренә шалтырат” диделәр. Аларга шалтыратып нәрсә! Бөтенесе камап алынган инде. Хәер, бер инспектор килеп, Мостафинның кулыннан тотты. Тик суд та булмады, черт та булмады. Исерек килеш “права”сын алдырган, аннары да кабат эләккән Мостафин һаман авыл белән идарә итә.

Рамил Мостафинның җитәкче булып эшли башлавына ноябрьдә дүрт ел була. Авылдашы белән ике арадан кара мәче узган соң? Әллә Фатихҗан әфәнде үзе бу “төшемле” урынга кызыгып йөриме? Эше тавык чүпләп бетермәслек булса да, әлеге вазыйфада 20 мең тирәсе акча түлиләр.

Элеккеге хезмәттәшләргә ни җитми?

Баксаң, Рамил Мостафин белән Фатихҗан Измайлов 8 ел буе хезмәттәшләр дә булган әле. Мостафин мәдәният йорты җитәкчесе, Измайлов киномеханик хезмәтен башкарган. Кулга-кул тотынышып, дус яшәгәннәр, кыскасы. 4 ел элек Рамил Мостафин югарыракка сайлангач та, элеккеге хезмәттәше тарафыннан ул-бу сизелмәгәнен. Измайловлар каршына ут куйдырганын, алар яшәгән урамга юл салдырганын сөйләде хуҗа. Ике арадагы упкын шактый соңрак барлыкка килгән.

“Татар-информ” хәбәрчесе Фатихҗан Измайлов биргән мәгълүмат эзеннән, Марс авыл җирлеге башлыгы Рамил Мостафин белән дә элемтәгә керде.

“Салган идем, яшермим”


Рамил Мостафин. Фото: vk.com

“Фатихҗан Абдуллаҗанович – безнең авылның танылган кешесе”, – диде ул сүзнең кем турында баруын аңлап. Һәм булып узган хәлләрне сөйләп бирде.

–7 март көнне булды бу вакыйга, – диде ул. – Коллективтагы хатын-кызларны бәйрәм белән котлагач, үзем дә азрак салып алдым, яшермим. Әмма эштән кайттым да, капкадан башка чыкмадым. Тик төнге уннар тирәсендә “теща”мның кан басымы 200 гә кадәр күтәрелде. Алар авылның икенче очында яши. Шуңа күрә рульгә утырырга туры килде. Хатыным белән шунда чыгып чаптык. Мине күзәтеп йөрүче булган, күрәсең. Кире кайтканда инспекторлар туктатты. Үз гаебемне тулысынча таныйм.

Дөрестерме-юкмы, әмма Рамил әфәнде шушы көнгә кадәр моның махсус оештырылган аяк чалу икәнен белмәгән. ЮХИДИ инспекторларының авылга килүен исә ул, бәйрәм алдыннан махсус рейд дип кенә уйлаган.

–Суд булды, штрафын да түләдем, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителдем. Район башлыгы әйткәч, эш машинасын да илтеп куйдым. Шуннан бирле кирәк җиргә үз машинама кеше утыртып йөри башладым. Шофер белән йөрим дип инде үзем. Дус-иш, туганнар ярдәм итә, шул. Аңа түләрлек акча юк бит, – ди башлык.

“Арттан күзәтүләрен белмәдем”

Фатихҗан әфәнде тәкърарлаган икенче очрак бар бит әле...

–Август урталарында булгандыр. “Авария, подстанция яна” дип хәбәр иттеләр, – ди Рамил Мостафин. – Мин бит инде кул кушырып утыра алмыйм. Шәхси машинама утырып, чыгып чаптым. Әмма һәр адымымны тикшереп, күзәтеп йөрүчеләр бар дип уйлап та карамаганмын. Аннан кайтканда исә, тагын юлымны бүлделәр.

Фатихҗан әфәнде “Хөкем ителгән кеше нигә һаман җитәкче вазыйфада?” - ди. Әмма “права”дан колак кагу – җинаять җаваплылыгына керми. Шуның өстенә, ул, үз гаебен танып, штрафын да түләгән, киләсе елның декабренә кадәр рульгә дә утыра алмый. Моңа өстәп, икенче очрак өчен, аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эш тә билгеләнгән.

“Өемә тентү кертте”

Шулай да, элеккеге хезмәттәшләр арасыннан кара мәче нигә үткән соң?

Фатихҗан әфәнде, бу сорауга болай дип җавап бирде:

–Шартлаткыч матдәләр, утлы корал саклый дип, тентү китертте ул миңа. Өемә берьюлы 8 полиция хезмәткәре бәреп керде.

Авыл җирлеге башлыгы исә, Фатихҗан әфәнденең теш кайравын башкада күрә.

–Суррогат аракы сатып ятты ул. Тентү килгәч, мин җибәргән дип, мине дошман күрде. Экспертиза, чыннан да, эчемлекнең эчәргә яраксыз икәнен раслады. Үз күзләрем белән күрмәдем, әмма иртәнге якта сөт сатарга чыккач, күршесе белән сүзгә килеп, аны пистолет белән куркыткан дип сөйләделәр. Аннан соң да полицияләр килде. Менә шул “бәхетсезлек”ләрнең барысында да ул мине гаепли, – диде Рамил Мостафин.

Район башлыгы: "Контрольгә алырлар"


 –Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның әлеге мәсьәләгә карата җавабы мондый булды: "Суд карары буенча нәтиҗә чыгарылган иде. Әгәр ул хокуксыз килеш, кабат рульгә утыра икән, бу - тәртип бозу дип атала инде. Авыл халкы сөйләү бер хәл, факт икенче мәсьәлә бит әле ул"

– Авылдашлары аны нәкъ шулай машина иярләвен, "гаишник"ларга эләгүен дә күргән, – дим башлыкка.

– Монысын әйтә алмыйм, мин Марс авыл җирлеге башлыгы артыннан күзәтеп йөрмим. Әгәр кеше машина йөртү таныклыгын алдырган икән, ул рульгә утыра алмый, дөресме? Бу – административ хокук бозу дип атала. Әгәр тагын тәртип боза икән... ЮХИДИ начальнигына күрсәтмә бирербез, контрольгә алырлар, – диде Александр Валерьевич. 

"Салмыш йөрүче ул гына түгел"

Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында рәхәтләнеп, тәмләп эшләүче бар микән? Күргән-ишеткәннәремнән чыгып әйтәм, юктыр. Авылда зур кеше саналса да, бер минут тынычлыгы юк аның. Рамил әфәнде дә инкарь итми моны. Ул бүген үк җитәкче кәнәфиен калдырып, 27 ел буе эшләгән клубына кабат кайтырга теләвен әйтте. Ярый, хуш, моннан китте дә, анда килде, ди. Фатихҗан абый белән арасы ничек булыр? 

Кем әйтмешли, “служебное положение”сыннан файдаланып, салган булса да, рульгә утыручылар азмы әллә бездә? Кемдер җайлый-майлый, берәүгә дә сиздерми-нитми, эшне ябып куя. Рамил Мостафин исә, әнә, инспекторларның үткен тырнагыннан ычкына алмаган.

Фатихҗан Измайловны да гаепләп булмый. Ул да бит тәртип яклы! Әмма, тәртип саклыйм дип, үзе дә тәртипсезләнмәсен иде кеше!

Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла