Автосервистагы алдаулар: нәрсәләрне истә тотарга кирәк

11 Сентября 2017

Укылган: 592 тапкыр

Автомобильләргә хезмәт күрсәтү – табышлы бизнес, машиналарны сатуга караганда, дилерлар ремонтта күбрәк тә акча эшли. Шул ук вакытта, клиентны төп башына утырту һәм өстәмә керем алу теләге белән янучылар да җитәрлек. Ә моны бөтен җирдә (рәсми техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән алып шәһәр читендәге гараж сервисларына кадәр) дә эшли алалар. 
РИА Новости хәбәрчесе авторитейлер вәкилләре һәм рәсми булмаган сервисларның механиклары белән аралашып, автомобиль хуҗаларыннан ни рәвешле өстәмә акча алуларын ачыклады.

Автосервистагы алдау – башта ныклап урнашкан стереотип ул, һәм моның нигезе дә бар. СССР вакытында да, 90нчы елларда да илдә запас частьләргә зур кытлык хөкем сөрде, рәсми дилерлар бөтенләй юк иде, ә машиналарга хезмәт күрсәтүне беркем дә контрольдә тотмады. Ул вакытларда Тольятти, Ульяновск һәм Түбән Новгород заводларында хәтта яңа машиналарга да куллануда булган запас частьләр куялар иде.

2000 елларда бөтен җирдә чит ил брендларының вәкиллекләрен ачарга керештеләр, рәсми дилер челтәрләре барлыкка килде, һәм ремонт вакытында алдаулар саны геометрик прогрессия нигезендә арта башлады. Кечкенә гараж остаханәләреннән алып зур сервисларга кадәр – барысы да алдады. Соңгыларын автомобиль заводлары тикшереп торса да, барыбер акча эшләү җаен таптылар – көн саен диярлек ремонт остаханәләренә «Газель»ләр килеп, куллануда булган барлык агрегатларны кырып-себереп җыеп алды. Соңыннан әлеге запас частьләрне «яңартып», клиентларга сатып җибәрделәр. Ул вакыттагы алдау алымнарының күбесе әле бүгенге көндә дә очрый.

Алыштырмыйча алыштыру


Әлеге тема хакында һәр автомобиль форумында фикер алышалар. Машина хуҗалары раслаганча, двигатель яки тапшырулар тартмасындагы майны алыштырганда, чынлыкта аларга бернинди дә яңа май салмыйлар. Моны тикшерүе кыен, ә дизель моторларында махсус экспертизадан башка мөмкин дә түгел: конструкциясенең үзенчәлеге аркасында «авыр» ягулык белән эшли торган моторлардан майны тулысынча агызу мөмкин түгел, шунлыктан ул мизгел эчендә яңа сыеклык белән кушыла һәм төсе дә нәкъ искесе кебек була.


Автосервис

Мондый очраклар да күзәтелә: клиент диагностикага килгәч, сезнең машинагызга зур ремонт таләп ителә дип әйтәләр. Автомобиль ремонт зонасына озатыла, клиент кафега китә, ә берничә сәгатьтән аңа тулысынча «төзек» машинасын кире кайтаралар. Чынлыкта, бернинди ремонт та булмаган, әмма автомобиль хуҗасы мөстәкыйль рәвештә барысын да тикшерә алмаганлыктан, башкарылмаган эшкә һәм булмаган запас частьләргә шактый гына күләмдә акча чыгарып сала.

Иске запас частьләр


Мисал өчен, ремонт ясавын-ясыйлар, әмма машинага яңасы урынына куллануда булган запас частьләр куялар. Кагыйдә буларак, мондый детальләрне яхшылап юалар, чүпрәк белән ялтыраганчы сөртәләр һәм «яңа» запчасть сыйфатында тәкъдим итәләр. Машинага урнаштырылган запас частьләрнең тузу дәрәҗәсен махсус экспертизадан башка тикшерү мөмкин түгел диярлек.

Артык детальләр

Башкарылган эш өчен акча түләгәндә заказ-нарядны җентекләп өйрәнергә кирәк. Анда чынлыкта беркем дә кулланмаган, ниндидер сыеклык салынган ун баллон пәйда булырга яки берне генә алыштырсалар да, ике рычагны алыштырдык дип өстәп язарга мөмкиннәр. Тагын шунысына да әзер булып торырга кирәк: мастер ышанучан килентка заказ-нарядның дөрес тутырылуын ничек тә расларга тырышачак.


Ремонт цехы хезмәткәре автомобиль двигателендәге майны алыштыра

Төзек детальне алыштыру



Автосервисларда иң еш очрый торган алдау алымнарыннан берсе – ихтыяҗ булмаган эшләрне көчләп тагу. Әйтик, сез алгы колодкаларны алыштырырга килгәнсез, ди, ә кабул итүче мастер сезгә тагын дискларны да, бер уңайдан арткы барабаннарны да, тормоз сыекчасын да алыштырырга кирәк дип раслый. Әйе, барлык эшләр дә сыйфатлы итеп башкарылачак, әмма клиент кирәге булмаган хезмәтләр өчен дә түләячәк.

Контрафакттан файдалану


Нигездә, моның белән рәсми булмаган сервисларда шөгыльләнәләр. Алар контрафакт запас частьләрдән бик теләп файдалана. Бу рәвешле алдау шунысы белән дә куркыныч: шуның аркасында шактый яңа һәм төзек автомобиль кирәксез тимер-томыр өеменә әверелергә мөмкин. Мисал өчен, әгәр сыйфатлы мотор мае урынына двигательгә ялган май салган очракта.

Кайда – дөреслек, кайда – ялган?

Интернетта еш кына автосервистагы алдаулар хакында язалар, әмма әлеге хәбәрләрнең күбесе машина хуҗаларының үзләренең тәҗрибәсезлеге һәм күп әйберләрне белеп җиткермәве аркасында пәйда була. Мисал өчен, рәсми дилер сервисында кабул итүче мастер теге яки бу запас частьне, шулай ук 50 процентка гына тузсалар да, колодкаларны, тормоз дискларын һәм амортизаторны да алыштырсаң начар булмас иде дип әйтә. Машина хуҗасы үзен алдауларын сизеп, «соры» сервиска китә, ә анда, клиентны кармакка эләктерү өчен, аның шик-шөбһәләрен раслыйлар. Моның нәтиҗәсе буларак, машина хуҗасы форумда рәсми дилерның рәхәтләнеп тетмәсен тетә.


Автосервистагы клиент

«Рәсми дилерның техник хезмәт күрсәтү станцияләрендәге мастерлар клиентка автомобиль турындагы тулы картинаны ачып бирергә тиеш, - ди «Авилон» автомобиль төркеменең сервис һәм запас частьләр департаменты директоры Алексей Балашов. - Без һәрвакытта да клиентка, хәтта аларның тузу дәрәҗәсе әле берничә мең чакрым юл үтәргә мөмкинлек бирсә дә, куркынычсызлык өчен җавап бирә торган запас частьләрне алыштырырга тәкъдим итәбез. «Соры» сервисларда, гадәттә, әле бу деталь эшкә ярарлык, тагын берничә мең чакрым йөргәч килерсез диләр. Әмма без болай эшли алмыйбыз: машина хуҗасы озынлыгы 5 мең яки аннан да артыграк тәшкил иткән ерак сәяхәткә дә китеп барырга мөмкин бит. Без аны барысы турында да кисәтеп куярга тиеш, әмма клиентлар моны өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу кебек кабул итә».

Гарантия бирәләр – үтәмиләр

Автосервисларда тагын шундый хезмәтләр дә бар: алар чып-чынлап алдауга корылган һәм мөмкин кадәр файда алу өчен уйлап табылган, әмма клиентлар моны шулай тиеш дип кабул итә. Тиздән кыш җитәчәк һәм шин монтажлау хезмәтләре дә сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Әмма автомобиль хуҗалары моңа күнеккән инде, алар монда бернинди дә алдау юк дип саный. Әлеге вәзгыять авиабилетлар сатуга бик тә охшаган: әйтик, анда билетны алданрак алсаң, 17 мең сум гына түлисең, ә соңгы көнне генә юнәтсәң, ул 50 мең сумга һәм аннан да кыйммәткәрәк төшәчәк.


Клиент автосервис хезмәткәре белән аралаша

Автомобиль җитештерүчеләр дә алдауга бара, әмма, кагыйдә буларак, ул бик оста яшерелгән. Мисал өчен, кайбер компанияләр үз машиналарына киң гарантияләр тәкъдим итә. Kia һәм Lifan 5 еллык гарантия хакында хәбәр итә, икенчеләре өстәмә гарантия чорына пакетлар сата. Әмма килешүдәге шартларга яхшылабрак күз салсаң, өстәмә вакыт дәвамында җаваплылыкның сизелерлек кимүен, бушлай алыштыру күздә тотылган детальләрнең исемлеге сизелерлек кыскаруын күрәсең. Аның каравы автоҗитештерүчеләр тарафыннан «аерым» кайгыртучанлык тоярга теләгән клиент 5 ел буе дилерларга бәйле булып кала. Чөнки гарантия саклансын өчен, ул нәкъ менә шуларның хезмәтеннән файдаланырга мәҗбүр.

Белем дә, тәҗрибә дә ярдәм итми

Еш кына тәҗрибәсез машина хуҗалары намуссыз сервисларның корбанына әверелә. Алар кайчагында хәтта кышын туңмый торган сыеклыкны да кайда салырга икәнлеген белми. Мондый кешеләргә рәсми дилерларга мөрәҗәгать итү кулайрак.

«Рәсми дилерларны чит илдән автомобильләр кертү белән шөгыльләнүчеләр җентекләп күзәтә, - дип сүзен дәвам итә Алексей Балашов. - 2000 елларда алдау очраклары еш күзәтелде, әмма ул чагында техник хезмәт күрсәтү станцияләрендә чиратлар атналар буена сузыла, клиентлар исәпсез иде. Хәзер хәл башкача һәм клиентны җәлеп итүнең бердәнбер алымы – аның лояльлегенә ирешү. Әгәр аңа берәр нәрсә ошамаса, ул бу дилерга башка әйләнеп кайтмаячак, һәм иң начары: берәр форумда дилерны яманлап, аның репутациясенә тап төшерәчәк».

Шулай ук белем һәм тәҗрибә дә ярдәм итми. Мәскәүдәге «соры» сервисларның берсендә эшләүче механик (ул үзенең исемен язмауны үтенде) РИА Новости хәбәрчесенә теләсә кемне һәм теләсә ниди суммага алдарга мөмкин дип белдерде.

Зур шәһәрләрдә «соры» сервислар, кагыйдә буларак, рәсми дилерлар дәрәҗәсенә күтәрелергә тырыша һәм бәяләре дә шактый кулай. Аларның импортер алдында оригиналь запчастьләр куллану-кулланмау турында хисап тотасы юк, алар мастерларга дигән эш хакын кысып калдыра һәм тиешле квалификациясе булмаган персонал хезмәтләреннән дә файдалана ала. Мондый урыннарда алдаудан качуның идеаль алымы – мастерның эшен күзәтү. Клиентның моңа белеме җитәрлек һәм вакыты булса, бик яхшы, әмма кайбер эшләр көне буена, хәтта берничә көнгә дә сузыла – аларны башыннан ахырына кадәр күзәтү мөмкин дә түгел. Шулай ук эш башланганчы ремонтның бәясе турында килешергә кирәк. Һәр процедураның, әгәр инде ул гараж остаханәсе булмаса, башкарылу вакыты һәм бәясе күрсәтелергә тиеш.


Гаражлар

Әгәр клиент күп нәрсәләрдән хәбәрдар булырга теләсә, ремонт алдыннан аңа тематик форумнардан шундый остаханәләр турында язылган фикерләрне укырга яки шунда ук тәкъдим ителгән хезмәт күрсәтү нокталарын сайларга кирәк. Үз репутациясенә тап төшүен теләмәгән сервиста клиент ремонт зонасына бернинди каршылыксыз үтә ала. Биредә кулланылган бөтен запас частьләрне дә багажникка салып җибәрәчәкләр һәм клиентка барлык эшләр турында җентекләп сөйләячәкләр.

Фикерләр








Җәмгыять

Бөгелмәдә рутенийлы яңгыр яуган: халык шөбһәдә, Роспотребнадзор тынычландыра

 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, радиацион яңгыр яуган дигән хәбәр чыкты. Рутений-106 кисәкчекләре булган явым-төшемнәрнең нәтиҗәсе нинди булган?

Җәмгыять

Римзил Вәли Мәскәү татарларына: “Татарлар, Казанны саклагыз!”

Мәскәү татарлары телендә "Штаб" дип йөртелгән иҗади очрашулар үзәгендә Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист, блогер Римзил Вәли белән очрашу узды.  “Интертат” Римзил Вәлинең Мәскәү яшьләренә җиткергән фикерләре белән уртаклаша.

Җәмгыять

Күпбалалы әни Мөслимә Вәлиуллина: “Раббым, авыру сабыемны үзеңә ал, дип ялвардым..."

Бу бала яшәмәячәк, исән калган очракта да, гомерлек инвалид булачак – күрмәячәк, ишетмәячәк, берни аңламаячак дигән табибларның котычкыч сүзләре Мөслимә Вәлиуллинаның колагында әле дә яңгырый. Төпчек уллары, чыннан да, берничә тапкыр яшәү белән үлем арасында була. Әмма табибларның хөкем карарына, күпсанлы куркыныч диагнозларга карамастан, ул исән, ул яши. Әле алай гына түгел,  ул хәзер инде йөрергә өйрәнеп килә, сөйләшергә омтыла. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла