Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гүзәлия сихерли башлаган?

Җырчы, композитор Гүзәлиянең җырлары халыкны дәвалый башлаган. Алай гына да түгел, җырларында сихер бар, имеш. Бу хакта Гүзәлиянең үзенә әйткәннәр.

news_top_970_100
Җырчы Гүзәлия сихерли башлаган?
“Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле, тынычландыра, авыр вакытта ярдәм итә,” - дип еш яза башладылар. Хәтта “җырларыгыз дәвалый, аларда ниндидер сихер, аерым бер энергетика бар”, - дип язучы хатын-кызлар да бар. Авыру кешеләр, тол хатыннар күп яза”, - дип сөйләде Интертатка Гүзәлия.

Моннан тыш, Гүзәлия белән дуэт җырларга теләүчеләр дә бихисап икән. “Көн саен диярлек Интернетка яшь егетләрдән хатлар килә. Алар минем белән дуэт җырларга тели. Ни өчен минем белән дуэт җырларга телиләрдер – анысын аңлап бетерә алмыйм. Аларның барысы да – яшь егетләр! Мин моңа шаккатам, гаҗәп хәл бит!” - ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Гүзәлиянең яшь егетләр белән башкарган дуэтлары чыннан да бик популярлашып китә. Элвин Грей белән җырлаган “Яныңа агылам” җырыннан соң, бу ике җырчы да танылды. Җырның авторы – Гүзәлия үзе. Ә күптән түгел Гүзәлия җырчы Хәким белән яңа дуэт тәкъдим итте, хәзер ул да яшьләр арасында танылып килә. 

“Кайвакыт “Дуэтны үзегез тәкъдим итәсезме?” дип сорыйлар. Дөресен әйтәм, беркайчан да беркемгә дә дуэт җырлыйк әле, дип әйткәнем булмады. Илназ Баһка гына тәкъдим иттем, анысын да «Барс Медиа» киңәше белән. Башка егетләр-кызлар үзләре дуэт яздырырга тәкъдим итә”, - ди Гүзәлия.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100