Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ каналындагы "Яшьләр тукталышы" алып баручысы Айзилә Батырханова ни өчен фотога төшәргә ярата?

“Яшьләр тукталышы”ның алып баручысы Айзилә Батырханова “Татар-информ” хәбәрчесенә телевидениедә төшәр өчен кайда киенгәнен, кайчан кияүгә чыгачагын һәм Иван Остроумов белән булган мөнәсәбәте хакында сөйләде.

news_top_970_100
ТНВ каналындагы "Яшьләр тукталышы" алып баручысы Айзилә Батырханова ни өчен фотога төшәргә ярата?
– Айзилә, бүген яшьләрнең нинди проблемалары бар?

– Яшьләрнең ачылып яткан проблемалары юк та кебек. Яшьләрнең төп проблемалары гаилә коруга килеп терәлә. Бик күп тырыш кызлар кияүгә чыкмый, егетләр өйләнми кала. Егетләр гаиләдә торганда “әни малайлары” була. Миңа калса, бу зур проблема. Бер калыпка саласым килми, ләкин хәзер егетләр “егет” була белмиләр. Кызлар активлашты, ә күп кенә егетләр әниләренең сүзенә буйсына. Шуның аркасында бик күп яшь гаиләләр таркала. Егетләрдә ирлек сыйфаты булсын, инициативаны үз кулларына ала белсен иде.

– Социаль челтәр аркылы танышуга ничек карыйсың?

– Интернет аша танышуга тискәре карыйм. Хәзер күп яшьләр социаль челтәрләр аша таныша. Миңа калса, кешене Интернет аркылы тулысынча ачып булмый. Безнең әти-әниләребез заманында димләү булган, син бер-береңнең нәселен белгәнсең. Бу бит бервакытта да начар түгел, чөнки нәсел җепләрен белгән очракта син егетеңнең әти-әнисен, әби-бабасын алар нинди булганнарын да чамалыйсың. Мин кеше белән якыннарымның киңәше буенча гына танышырга тырышам.



– Хәзерге заман яшьләре нинди яклары белән алга киткән?

– Хәзерге заман яшьләре бик активлашты, алар барысына да өлгерә. Берьюлы берничә җирдә эшлиләр. Шул ук вакытта аларның капма-каршылары да бар. Кемнәрдер ата-ана китереп биргәнне көтә. Хәзерге замана бик авыр, аңлыйм. Әмма “миннән булмый, мин булдыра алмыйм” дип көтеп утыручыларны яратмыйм.

Без “Яшьләр тукталышында” да “сез үзегезне бер генә юнәлештә алмагыз, һәрвакыт төрле өлкәләрдә күрсәтегез” дип пропаганда ясыйбыз. Хәзерге заман яшьләре үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәтә алулары белән алга киткәннәр дип саныйм.

Эш барышында бик күп яшьләр белән очрашабыз. Шул ук “Яшьләр тукталышы” тапшыруында “Алгарыш” сәхифәсе бар. Без анда талантлы яшьләребезне күрсәтеп барабыз. Дөрес, мин хәзерге Татарстан яшьләренә бик сокланып карыйм. Алар үзләрен нинди генә проектларда күрсәтмиләр. Шулай ук республиканың “Кадровый резерв” дигән проектын билгеләп үтәсем килә. Анда сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга алга таба үсү мөмкинлеге бар. Казан федераль университеты да бу яктан яшьләргә күп мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә яшьләр бер стипендиягә генә ябышып ятмый, укуны да, эшне дә бергә алып бара. Үзем дә шул “режим”да эшлим.

– Күптән түгел КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзелде. Шул исәптән,"Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә һәм бу атама кулланылмый башлаячак дигән мәкалә дөнья күргән иде. Бу турыда ни уйлыйсың?

– Татар журналистикасы ябыла, бюджет урыннары бетерелә дигәч тә моны бик авыр кабул иттем. Кеше балачактан ук тырыша, укырга барам дип бара... һәм бер мәлдә бөтен хыяллары челпәрәмә килә. Мин үзем дә кечкенә вакытымнан, җиденче сыйныфта укыганда ук, журналистика белән әсирләндем, атаклы тележурналистларның тапшыруларын карап үстем. Аларның алып барганнары миңа кызык иде, аларның интервьюларын укып бардым һәм шуңа күрә дә ул миңа бер омтылыш булды. Авылдагы яшьләр белән күп очрашырга туры килә, алар миңа “эх, минем дә сезнең кебек татар телевидениесендә эшлисем килә”, диләр.

ТНВ каналында да “Әйдә, ТНВга” проекты барды. Рекламаларын үзем урнаштырдым, танышларым, дусларым “ничек эләгеп, катнашып була” дип шалтыраттылар. Әлбәттә, ТНВ телеканалы зур ярдәм күрсәтте.

Күптән түгел татар телендә алып барыла торган “Шаян-ТВ” балалар телеканалы ачылды. Әйтик, бала рус бүлегендә укып, татар журналистикасына кагылган сүзләрне белми икән, ул анда киләчәктә тулы компетенцияле хезмәткәр булып эшли алмаячак. Шуңа күрә дә бу ситуацияне бик аяныч хәл дип уйлыйм. “Кешенең хезмәте 90% тырышлыктан, 10% уңыштан тора” дип әйтәләр. Журналистика фәнендә бар әйберне дә белергә кирәк. Әйтик, кеше юрист булса, ул күп очракта юристлык өлкәсен генә белә, ә журналист тарихны да, телләрне дә, аның нигезен дә, бүгенге вәзгыятьне дә тирәнтен белергә тиеш. Ягьни, журналист булам дисәң, син бар яктан да эрудицияле булырга тиешсең.

– Татар телен саклауга карата фикерең нинди?

– Гомумән, телебезгә хәзер төрле яклап һөҗүм бара. Аллага шөкер, ярый әле татар телевидениесе, татар журналлары бар. Шулар аркылы булса да без туган телебезгә ярдәм итәргә тырышабыз, төрле сюжетлар чыгарабыз. Без күп кенә әйберне белемгә таянмыйча, үзебездән генә чыгып эшлибез. Ә бит ул алай булырга тиеш түгел! Татар телевидениесенә дә татар телен белә торган кешеләр кирәк. Алар үз фәннәрен 100 % белеп, тәҗрибәдә дә файдаланып эшләргә тиеш.

Татар телендә интервью бирә алырлык кешеләрне эзләп табу бик читен. Әмма без аларга стимул бирәбез. Мәсәлән, бер очрак булды. Бер бала татарча белми, әмма татарча текстны ятлап килгән иде. Бер җөмлә әйтә дә, туктый. “Русча гына әйтеп чыкмассыңмы, тәрҗемә белән бирер идек” дим. “Юк, мин үлсәм дә, татарча текстны барыбер үзем әйтеп чыгачакмын, чөнки мине дәү әнием карый. Мин үземне татар итеп күрсәтергә тиеш”, – диде. Нишлисең, бу балага ата-анасы татар телен өйрәтмәгән. Күп әйбер ата-аналардан тора. Татар телен өйрәтү гаиләләргә калды хәзер.

– Телевидениедә эшләгән кеше буларак, сиңа киемнәрне еш алмаштырырга туры киләме? Киемнәрне кайлардан аласың, кием сатып алырга акчаң җитәме?

– Мин телевидениегә моннан өч ел элек “аяк бастым”. Беренче хезмәт хакымны бары тик киенергә генә тоткан идем. Үземә ошаган төрле-төрле күлмәкләр алдым. Шуннан соң, “Айзилә, тукта әле, болай булмый, ниндидер башка вариантлар уйларга кирәк” дип үз-үземә әйттем. Сәүдә үзәкләренә барып, сораштыра башладым. Кибетләргә кердем, миңа бик шикләнеп карадылар. Киемне сатып алуы гына бер хәл, аны бит әле, “фәлән-фәлән киемне шул вакытка, бернинди тапсыз, исләндермичә, чиста килеш кайтарам” дип, күпме кәгазь документлар тутырырга кирәк! Кайсыдыр вакытта съёмкалар озаккарак та сузыла, ул чакта кыенга туры килә, соңга калып биргән өчен администратордан да эләккәне булды. Әмма хәзер инде мине таныйлар, белеп бетерделәр! Икенче ягы да бар: кием алгансың икән, син, һичшиксез, фотога төшәргә тиеш, ә съёмкалар белән ул онытылып та китәргә мөмкин.



– Узган ел син яшьләр форумы вакытында теплоходта “үзенчәлекле итеп” фотога төшкән идең. Халык моны ничегрәк кабул итте? Сүгүчеләр булдымы?

– Кешенең ни рәвешле фотога төшүе, ул бит әле аның эчке ягы нинди булуы турында сөйләми. Шундый фотолар куйгач, “ул җилбәзәк, өстен уйлаучан” дип уйлаучылар күп. Бу берничек тә алай түгел. Миңа калса, кеше тормышта төрле булырга тиеш. Алай булса, яшәве кызыграк та. Кеше сине төрле яклап ачарга тиеш. Бертөрлелек туйдыра мине. Хәтта гаиләдә дә хатын-кыз иренә үзен төрле яклап күрсәтергә тиеш. “Фотоларыгыз да ихлас, үзегез дә бик ягымлы” дип язучыларны хөрмәт итәм, кеше тарафыннан әйтелгән фикерне бернинди затлы әйбергә дә алмаштырып булмый. Ул аларның шәхси карашы. Кешеләрнең ихлас теләкләрен укып, моңсу вакытымда хәтта кәефем дә күтәрелеп китә.

Фотога төшү миңа рәхәтлек һәм ләззәтлек бирә, аны җилбәзәклек билгесе дип санамыйм. Мин кыенсынып тормыйм, социаль челтәрләргә төрле фотолар чыгарам. Фотоларны мин кәефемә карап куям. Интернетка фото урнаштыру минем көнемне билгели. Әгәр дә инстаграмга бер фото да куймасам, минем көнем узмаган кебек. Инстаграм – ул минем көндәлегем. Гадәттә, беренче фотоны кешеләргә “хәерле иртә” теләп иртүк урнаштырам. Минем фотоларым ике төргә бүленә: фәлсәфи һәм репортаждан булганнары. Фәлсәфи фотоларым – ул минем махсус төшкән фотосессияләрем. Теплоходта төшкән фотолар да фотосессия булды. Фотограф Рамил Гали белән махсус сөйләшеп, истәлеккә калсын өчен, фотога төштем. Һәркөнне берничә фәлсәфи фотомны урнаштырып, мин кешеләргә үземнең халәтемне, хис-кичерешләремне җиткерәм. Ә репортаж булганда, кеше белән очрашканда яисә чарадагы фотоларны кертәм.

Без Ваня (“Яшьләр тукталышы”ның икенче алып баручысы – ИТ) белән съемкалар вакытында булган кызыклы хәлләрне инстаграмга куярга тырышабыз, ул да бит кешенең кәефен күтәрә! Кайбер кеше: “Сез моны уйнап ясыйсыз” – ди. Гадәттә, безнең оператор съёмка вакытында камераны сүндерми, чөнки минем тормышта да шундый икәнемне белә. Ягъни, минем “эчемдәге тышымда”.



– Тискәре мөнәсәбәттә булган кешеләрнең комментарийларына ничек карыйсың? Андый кешеләргә ничек җавап бирәсең, йөрәгеңә якын аласыңмы?

– Интернеттагы комментарийларга мин берничек тә каршы яктан карамыйм. Кешенең төрле фикере була. Мин мәче дә, акча да түгел, мине бөтен кеше дә яратып бетермәскә мөмкин. Әмма минем төп киңәшчеләрем – яраткан гаиләм. Әнием, әтием һәм апам. Мин бары тик аларның сүзләренә генә чын-чынлап таяна алам.

– Егетләрне үзеңә ничек каратырга уйлыйсың? Кияүгә чыгарга җыенасыңмы?

– Бу минем өчен бик тә четерекле сорау. Мин үземне егетләрне карата беләм дип санамыйм. Мин бервакытта да егетләрнең муеннарына асылынмадым. 20 яшькә кадәр бер егеткә дә тотынып караганым булмады, чөнки укыдым, вакытым тыгыз иде. Хәзер дә егетләр белән йөрим дип мактана алмыйм. Икенче яктан, карьера да бар бит әле. Эш табып, матур яшисе килә.  

Шул ук вакытта дусларыңны күрәсең, тормышка чыкканнарына сөенәсең. Әлбәттә, яшь кыз өчен иң зур бәхет – хатын-кыз бәхете. Бу яктан, мин үземне карьеристика дип санамыйм. Әгәр дә мин ул егеткә тулысынча ышанам икән, мин ике дә уйламый аңа кияүгә чыгарга әзер.



Тырыш, тәртипле, уңган кызлар күп очракта үзләренә тиң булган егетне ни өчендер авыр таба. Килеп чыкмый. Син үзеңнең яныңда да шундыйрак типтагы кешене күзаллыйсың. Мин бик күп мондый мисаллар беләм. Кызлар минем белән килешер дип уйлыйм.

– Сиңа нинди егет туры килә дип уйлыйсың?

– Хатын-кызның бөтен бәхете ир-атта. Бик күп психологлар белән дә сөйләшкәнем бар. Алар миңа сабыр холыклы егет кирәген әйтте. Килешәм. Үземнең махсус идеаллаштырылган егетем юк. Егет кеше, иң беренче чиратта, хатын-кызны күбрәк яратырга тиеш дип уйлыйм.



– “Яшьләре тукталышы”н Ваня белән алып барасыз. Бер-берегезгә нинди мөнәсәбәттә сез, егет белән кызмы яисә дулар гынамы?

– Безне Ваня белән дә димләп карадылар, күпләр мине Ваня белән йөри дип уйлый. Без бик якын дуслар. Гомумән, мин башка егетләр белән дә фотоларны куям, алар белән кочаклашып та төшәм. Гастрольләргә, командировкаларга чыкканда да кешеләр миңа “сез Ваня белән бик тә туры киләсез” дип әйтә. Беләсеңме, “телевизион пара”да эшләү бер төрле әйбер, ә тормышта үз парыңны табу бөтенләй икенче мәсьәлә. Ваня белән мөнәсәбәтебез әлегә сер булып калсын.

– Егет белән кыз арасында дуслык барына ышанасыңмы?

– Егет белән кыз арасында дуслык бар, чөнки минем үземнең дә бик күп егет дусларым бар. Ә кайбер егетләр ни өчендер ул моментны аңлап бетерми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100