Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: Прокурордан бүләк алган Элвин Грей, сәхнәгә яланаяк чыккан Ландыш, йодрык төйнәп торган Илсөя Бәдретдинова һ.б.

ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасыннан "Татар-информ" хәбәрчесе арып кайтканмы? Ни дисәң дә, концерт алты (!) сәгать барган бит!

news_top_970_100
ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы: Прокурордан бүләк алган Элвин Грей, сәхнәгә яланаяк чыккан Ландыш, йодрык төйнәп торган Илсөя Бәдретдинова һ.б.

“Пирамида” күңел-ачу сәхнәсендә елның тагын бер көтелгән тамашасы, “Татар җыры”ның "баласы" - “ТМТВ” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Елдагыча, премиягә дәгъва кылучы артистлар иң элек кызыл келәмнән узды.

Бу тантана сыйфаты буенча “Татар җыры”ннан аерылмый диярлек. Сәхнә бизәлеше, ут куелышы, композицияләр тел шартлатырлык булды. “Татар җыры”нда сәхнәдә бер генә зур экран куелса, биредә алар 11 (!) иде. Төрлесе-төрле зурлыктагы бу экранның иң кечкенә дигәне дә күпләрнең төшенә дә кермәс телевизор зурлыгында.

Тантананы Айдар Галимов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илназ Баһ, Иркә, Рифат Зарипов, Хәмдүнә Тимергалиева иң популяр җырларыннан берәр куплет җыр башкарып ачты.

Рифат Зарипов “Эх, кода-кодачалар” дип җыр сузгач, тантанада катнашучы барлык җырчы туйга җыелган сыман сәхнә түренә узды.

Гадәттә, кайбер концертларны халыкка әле яхшы ук таныш булмаган җырчы ачса, бу юлы үгезнең мөгезеннән эләктерергә булганнар. Концертны Радик Юльякшин һәм Бабек Мамедрзаев ачып җибәрде.

Алдан ук шунысын әйтергә кирәк: концерт 6 сәгатькә исәпләнгән иде. ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы өченче тапкыр узгач, “Пирамида”га килүче тамашачы үзен алты сәгатькә дип мораль яктан әзерләп килгән иде булса кирәк. Уфтанучылар, вакытыннан алда урыныннан кузгалучылар булмады. Ә концерт озак бару сәбәпле, тамашачы рәхәтләнеп ашый да, эчә дә алмады. Алты сәгать буе бар тирәсе бушап тормады.

Концертта Татарстан җырчылары белән бергә, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче артистлар да, Башкортстан кунаклары да катнашты.

Тамашаны 6 алып баручы трио булып берләшеп алып барды. Болар: Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Айрат Ильясов, Рифат Зарипов, Иркә һәм Рамил Шарапов. Бер-берсен аңлап, тоеп эшләгәнгә, кытыршылыклар сизелмәде. Буш сүз сөйләп тә халыкны ялыктырмадылар. Шунысы аеруча да ошады.



ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында күңелгә иң уелып калган мизгелләр

1. Радик Юльякшин концертны башлап җибәрде дигән идек. Беренче булып чыгыш ясагангамы, башка сәбәпме, ул берьюлы өч бүләккә лаек булды. ТМТВ премиясен аңа Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров тапшырды. Ришат Шакиров шулай ук Юльякшинга үз бүләген - "Законны иң хөрмәт итүче артист" бүләген дә бирде. Дөрес, сүздә генә. Әмма анысы да начар түгел. Прокурор бәясе - пүчтәк эш түгел.

"Мин аңа бу исемне аванс белән бирәм. Чөнки күптән түгел Радикның Хәмдүнә Тимергалиева белән бәхәсен караган идем. Армия сүзе кузгалгач, Радик "хезмәт итмәдем" дигән сүзләр әйтте. Син "законно" хезмәт итмәдеңме икән-юкмы?" - дип сорады.

Радик үзе исә: "Ул елларда мин җыр яздым", - дип акланды.

Юльякшинга шулай ук ТР Мәдәният министрлыгының  "Татар эстрадасын үстерүгә керткән өлеше өчен" Мактау кәгазе бирелде.

2. Мәскәү егетләре Айрат Сафин белән ди-джей Радик Казанда сирәк була. Шуңа күрә аларның сәхнәдән кереп китәсе килмәде. Алып баручы Айваз Садыйров аларны: “Булды, егетләр, сезне Мәскәү көтә. Хәзер поездыгыз китә”, - дип озатты.

3. Чәчкә дә тамашачы белән күрешүгә сусаган бугай. Үз чыгышыннан соң ул: “Минем кызым бар бит инде. Аңа кечкенә кәнфит бирсәң, башын әкрен генә селки. Зуррагын бирсәң, идәнгә кадәр иелә” дип, сәхнә идәнен үбә язардай булып баш иде.

4. Ландыш Нигъмәтҗанованы алып баручылар “Татарның Мэрилен Монросы” дип чакырды. Әллә каушап китте, әллә башка сәбәп: Ландыш сәхнәдә сөртенеп китеп, бер туфлие төшеп китте. Аптырап калмады үзе! Аяк киеменең икенче сыңарын да салып, бүләк алырга яланаяк чыкты. “Күз тидердегез!” диде ул алып баручы егетләргә. Премиясен алып кире төшкәндә исә аңа егетләр: “Мә, монысы бездән бүләк. Шул ук размер”, - дип, үз туфлиләрен тоттырдылар.

5. Номинантларны бүләкләргә чыккан модельер Рөстәм Исхаков белән көтелмәгән хәл булды. Аерым бер номинациягә тәкъдим ителгән җырчыларның исемнәре конверттагы исем белән туры килмәде. Аңа икенче конверт алып чыктылар. Үч иткәндәй, анда да юк тылсымлы исем. Өченче номинациядә генә, модельер кулындагы конверттагы исем “чыкты”. “Татарда юмор юк дигән булалар”, - дип көлдерде алып баручы Рифат Зарипов. Бу – тамашаның алдан уйланган фишкасы идеме, тамашачыларны көлдерү ысулы идеме – анысы билгесез.

6. Берничә ай элек кенә таркалып, кабаттан состав туплаган “Болгар кызлары” да ТМТВ премисенә лаек булды. Санаулы көннәр эчендә премия алырлык булып җитешкәннәр. Өлгерләр, молодцы!

7. Илсөя Бәдретдинова да премияне көтеп алган. Аны икенче бүлек тәмамланыр алдыннан гына бүләкләделәр. “Инде бирмәсләр ахры дип уйлап, соңыннан әйтергә дип матур сүзләр әзерләп куйган идем”, - диде ул бүләген алгач. Сүз уңаеннан, “Татар җыры”нда санаулы җырчы гына микрофонга сүз әйтсә, бу тантанада искәрмәләр булмады. Микрофон каршына һәркем баса алды.

8. Әнвәр Нургалиевны зал кабат чакырып чыгарып алкышлады. Башка җырчыларга андый бәхет тәтемәде. Ә Артур-Марат дуэтын халык аеруча көчле алкышлады. Чәчәкләр исә Илсөя Бәдретдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәлия, Эльмира Сөләйманова һәм Айдар Галимовка эләкте.

9. Җырчылар төрле номинацияләргә тәкъдим ителде. Бүләкләүчеләр аларның исемнәрен конверттан укып әйтте. Бары тик  Филүс Каһиров, Зөфәр Хәйретдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов һәм Салават кына теге яки бу номинациядә көч сынашмады. Алар үз номинацияләрендә бердәнбер номинантлар иде. Шулай итеп, Хәмдүнә Тимергалиева - "Татар эстрадасына керткән өлеше өчен", Зәйнәп Фәрхетдинова - "Иң яхшы концерт программасы", Айдар Галимов - "Халык мәхәббәте", Салават "Ел җырчысы" номинацияләрендә җиңде. "Алтын хитлар авторы" буларак Зөфәр Хәйретдинов һәм "Алтын тавыш" Филүс Каһиров бүләкләнде.

10. Концертны, гадәттәгечә, Салават тәмамлады. Икене җырлады. Аның алдыннан Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Хәмдүнә Тимергалиева чыккан иде сәхнәгә. Хәмдүнә Тимергалиева: “Яшь вакыт ничек тә үтә, картайгач арттан этүче кирәк”, – дип, “Барс-медиа” ширкәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Чыннан да, “барслар” белән хезмәттәшлек итә башлагач, Хәмдүнә Тимергалиева яшәрде, популярлашты һәм блогер ХәмдНюша га да әйләнеп куйды. Алып баручылар: “Хәмдүнә апа, сәхнә синеке!” дигәч ул: “Әлфия апа әйткәндәй, сәхнәдә үләрмен инде”, – диде. Бу вакытта күпчелек тамашачының күзләре яшьләнде...



Һәр нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга яратсам да, тантананың кытыршы якларын күрмәдем. Оештыру, сәхнә бизәлеше, сценарий, музыка һәм ут куелышына ныклы 5ле билгесе куйдым. Чыннан да, ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы – яшьләрчә, кызыктыргыч, мавыктыргыч һәм ялыкмыйча карый торган шоу. Ул миңа үзенең иркенлеге белән ошый. “Татар җыры” ничектер җитдирәк проект. Ә монда һәркем үзен иркен тота, иркен яши. Минем уйлавымча, Татарстанда әлеге шоуның көндәше дә, аналогы да юк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100